Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422877, РТ, Алькеевский район, с.Старое Алпарово,ул. Центральная, д. 1. |
| Телефон: | +7(843)-467-25-48 |
| E-Mail: | Salpar.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Алпаровская СОШ |
| Руководитель: | Гатауллин Раиль Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Коррупция белән Халыкара көрәш көне. 09.12.2016 Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясы коррупциягә каршы көрәш көнен 9 нчы декабрьгә билгели."Коррупциягә каршы" Федераль закон (25.12.2008 N 273-ФЗ) кабул ителә.Ришвәт алу җинаять җаваплылыгына тарту белән тәмамлана. Мәктәп укучылары коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтүдә актив катнаштылар. 5-7 сыйныфлар рәсемнәр ясады, 8-11 сыйныфлар "Без коррупциягә каршы!" флеш-моб оештырды, 6 сыйныф укучылары инша язды.

-
9 декабрь- Ватан геройлары көне. 09.12.2016

9 нчы декабр Россиядә Ватан геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу тарихи көн Ватан алдында хәрби бурычларын үтәгән якташлар, Советлар союзы геройлары, Хезмәт батырларын искә алу көне. Тәрбия сәгатьләрендә безнең төбәкнең геройлары белән таныштылар, музейга сәяхәт оештырылды.
-
Ярдәм итик! 09.12.2016 Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга тимур отряды даими ярдәм күрсәтә. Өлкән буын абый -апаларның өйләрендә була, кушылган эшләрне башкара.

-
Билгесез солдат көне 03.12.2016

Россиядә ел саен "Билгесез солдат" көне билгеләп үтелә. Бу көн илебез территориясендә һәм аннан читтә булган сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган хәрбиләрне искә алу көне. Батырлар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәкләр куйдык.
-
Тукта! Куркыныч авыру СПИД! 01.12.2016 Йогышлы авырулар белән зарарланган кешеләргә теләктәшлек белдерү символы "Кызыл тасма". Яшьләр арасында СПИДны кисәтү максатыннан әңгәмәләр үтте.

-
Халыкара толерантлык көне 30.11.2016 "Халыкара толерантлык көне"нә багышланган ачык тәрбия сәгатен 7 нче сыйныф җитәкчесе Шәйхетдинова А.Р. күрсәтте.

-
Әниләр көне 25.11.2016 Әниләр көне бәйрәмен башлангыч сыйныф укытучысы Ахметшина Р.Н.үткәрде. Әниләр бәйрәмдә утырды, уеннарда катнашты.

-
Без юнармеецлар! 24.11.2016 Юнармия сафларына мәктәбебезнең 10 укучысы кабул ителде.

-
Сәламәт булыйк! 12.11.2016 Мәктәп беренчелегенә теннис һәм шашка ярышлары үткәрелде. Укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

-
Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2016 Халыклар бердәмлеге көне! Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.










