Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422877, РТ, Алькеевский район, с.Старое Алпарово,ул. Центральная, д. 1. |
| Телефон: | +7(843)-467-25-48 |
| E-Mail: | Salpar.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Алпаровская СОШ |
| Руководитель: | Гатауллин Раиль Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Поздравляем! 24.03.2017 23 марта на базе СК "Алина" команда Алпаровской СОШ заняла 1 место в Кубке ДЮСШ Алькеевского района по волейболу среди девушек 2003-2004 года рождения. Поздравляем!

-
"Гомуми куркынычсызлы тәэмин итү" буенча ата-аналар җыелышы 22.03.2017 "Гомуми куркынычсызлы тәэмин итү" буенча ата-аналар җыелышы. Көн тәртибендә: 1.3 чирек нәтиҗәләре һәм тәрбия юнәлешендә башкарылган эшләр. 2."Балаларның өйдәге һәм мәктәптәге проблемалары". 3.Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү. 4.Укучылар сәламәтлеген кайгырту: сыйфатлы тукландыру һәм буш вакытларын дөрес файдалану. Тыңланды: Чирек нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчеләре белән сөйләшүләр. Балаларның өйдәге һәм мәктәптәге проблемалары буенча Мортазина Г.Н. чыгышы. Балаларның куркынычсызлыгы һәм ата-аналар җаваплылыгы турында Гельмутдинов Р.Р. чыгышы. Районнан килгән вәкилләр чыгышы. Карар: Балаларның язгы каникул чорында куркынычсызлыгы өчен җаваплылыкны ата-аналарга йөкләргә.

-
Батырлык дәресләре 16.03.2017 Барлык сыйныф җитәкчеләре тәрбия сәгатьләрендә ун минутлык блок оештыралар. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында таныштыралар. Тарих укытучысы Дәүләтшина Г.Н. бөек җиңүнең һәр этабы буенча әңгәмәләр алып бара."Бөек халыкның - бөек җиңүе " дигән стенд төзелде.

-
2017 елны экология һәм җәмәгать урыннары елы 10.03.2017 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елны экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан итте. Әлеге карарның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, төзекләндерү мәсьәләләренә җәлеп итү. Шул уңайдан быел да шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны төзекләндерү дәвам иттерелә. Аеруча зур игътибар йорт яны территорияләрен яшелләндерүгә биреләчәк. Моннан тыш йорт һәм юллар төзелешенә яшел стандартлар кертелү дәвам ителеп, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, чистарту корылмаларының эффективлыгын арттыру буенча эшләр башкарылачак. Россиядә дә 2017 ел Экология елы исеме атсында уза.Алпар мәктәбе укучылары авыл урамнарын, су буйларын чистарту буенча актив эш алып баралар.

-
"Озын толым" бәйгесе 09.03.2017

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тел укытучысы Нуруллина Г.К."Озын толым" бәйгесе үткәрде.Татар халкының чын гүзәлләре исеменә лаек булырлык кызларыбыз бәйге барышында үзләренең осталыкларын, зирәклекләрен исбатлап күрсәттеләр. Бәйрәмгә әниләр дә чакырылды. .Уен ахырында бүләкләүләр һәм көчле алкышлар булды. Бәйрәмне оештыруда зур тырышлык күрсәткәне өчен Нуруллина Г.К. рәхмәт белдерелде.
-
Экологик дәрес. 03.03.2017 Табигатьне ярату ул аның матурлыгына, байлыгына һәм көченә соклану гына түгел. Без – хәзерге буын вәкилләре өчен табигатькә мәхәббәт беренче чиратта аны кайгыртудан гыйбарәт булырга тиеш. 2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде.Бу уңайдан мәктәбебездә экология дәресләре үткәрелде.Республикада шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны төзекләндерү эшләре быел да дәвам итә.Экологлар безнең планетада чүплекләр катастрофик тизлектә арта, дип чаң суга. Алар уңдырышлы җирләрне юкка чыгара, үсемлек һәм терлекләр үлеменә китерә, кешеләрне агулый. Быел бу хакта сөйләшүләр күп булачак, экологик проблемаларны хәл итү юллары да эзләнәчәк. Безнең бурыч – табигатькә, димәк, үз-үзебезгә зыян салмау.

-
Сулыкларда беренче ярдәм. 28.02.2017 Сулыкларда беренче ярдәм. Һәр сыйныф "Батучы кешегә беренче ярдәм" видеоролик белән таныштылар.

-
Туган тел көне 21.02.2017

21 февраль- Туган тел көне үткәрелде.Туфан Миңнуллин иҗаты белән таныштылар. "Әлдермештән -Әлмәндәр " спектаклен карадылар.
-
Математика атналыгы 10.02.2017 Бу атна математика атналыгы буларак үтте. Фән укытучылары ачык дәресләр, чаралар күрсәтте. Балалар, математик кроссвордлар, ребуслар чиште.

-
Парламент дәресе-2017 10.02.2017 Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы һәм дәүләт советы депутатлары тәкъдиме белән 2009 елдан Татарстанда парламент дәресләре үткәрелә. Бу дәресләр укучыларга хокук культурасын өйрәтү, граждан активлыкы, Россия Федерациясе законнарын өйрәтүне максат итеп куя."Без бәхетле, чөнки Татарстанда яшибез. Безнең республиканың мирасы бай, без аны сакларга һәм үстерергә тиеш. Безнең алда- киләчәк.2030 елга Сез-өлгергән, белемле, һәр яктан камил шәхес булырга тиеш!" Парламент дәресенең темасы: "Татарстан-2030 ел: республиканың киләчәгенә минем керткән өлешем."










