• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алексеевский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26
Телефон: +7(843)-413-42-14
E-Mail: Sstig.Alx@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Среднетиганская СОШ
Руководитель: Хаметшин Марат Зиннурович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 30 учащихся
У нас учат: 13 учителей

Новости Среднетиганской СОШ

Изге Болгар җирләре.

Опубликовано: 14.10.2010

Шәһәр белән танышу өчен уңайлы юл
Тарихи ташлар
Төньяк төрбә
Археология музее
Көнчыгыш төрбә
Хан мәчете
 Кече минарет
Хан төрбәсе
Кара пулат
 
Болгар җирендә эпилог
   Изге Болгар җире бүген тирән тынлыкта. Без килгәнне генә көткән диярсең... Тыныч талгын һава, күңелгә тынычлык бирә. Уйланырга, рәхәтләнеп эшләргә җирлек бар. Хәрабәләрнең гомерләрен озайтырга алынган ташчы-осталарның гына келт-келт иткән чүкеч тавышлары ишетелеп ала. Дәүләтебез-хөкүмәтебез Болгар җиренә җан өрергә алынды. Бик кирәкле бу эшнең җиренә җиткерелә- сенә ышанган хәлдә тулы өметләр белән кайтыр алдыннан юлга чыгарбыз. 922 елда Болгар илендә Ислам дине кабул ителүне мәңгеләштерүче һәйкәл буласы урында урнаштырылган символик таш янына тукталдык.
  Тарих тагын бөтереп үзе эченә алып кереп китте.
  ... X гасырда Болгар иленә бердәнбер сәяхәт кылучы Әхмәт ибн Фадлан үзенең язмасында бер генә шәһәр турында да сүз кузгатмый. Галимнәр ул чорда Х гасыр башында шәһәр гомумән булмаган дигән фикердә торалар.
Бездә кабул ителгәнчә, Х-ХII гасырның I яртысында Идел Болгарстанның баш шәһәре Идел ярында урнашкан Болгар дип әйтелә. Тышкы сәяси вакыйгалар дулкынында 1236 елда монголлар килгәнче баш шәһәр булып Биләр торган. Моңардан тыш, Идел ярында урнашкан Болгарда 922 елда, янәсе Алмас хан чакыруы буенча Багдадтан килгән илчелекне каршы алганнар һәм монда рәсми рәвештә Ислам кабул ителә.
   Тик мондый нигезләмә дөреслеккә туры килми дип яза Фаяз Хуҗин. Ибн Фадлан һәм аның юлдашларының Болгарда булулары бәхәсле. Галим мондый шәкелне Ибн Фадланның сәяхәт маршруты язмаларына нигезләнеп бирә. "”..и мы уехали из страны этих людей (башкир-Ф.Х.) и пере-правились через реку Джарамасан (р. Большой Черемшан), потом через реку Уран (р.Урень), потом через реку Урам (р.Урым), потом через реку Байнах (р.Майна), потом через реку Ватыг (р.Утка), по – том через реку Нийасана (р.Бездна, Неясловка), потом через реку Джавшыз (Малый Черемшан?)”.
   Әгәр дә шушы маршрутны күзәтергә алынсак без илчелекнең Болгар шәһәрен читләтеп үткәненә ышанырбыз. Болгар (Неясловка) елгасын кичеп илчелек Чулман елгасыннан 1 фарсах (6.7 км) ераклыкта Ахтай елгасы районында тукталган булырга тиеш. Болгар (шәһәр) белән саубуллашып кайтыр якка юл алгач та, тыныч кына агып утыручы Бездна елгасына салынган күпер өстендә басып торганда да безнең әңгәмәбез шул турыда булды.
   Сәяхәтебез ахырына якынлашты. Күңелләребезгә тынычлык алып, килгән сәяхәтчеләрне теркәп бара торган журналга рәхмәтебезне әйтеп, үзебезнең имзаларыбызны куеп, Изге Болгар җире белән саубуллашып кайтыр юлга чыктык.


К списку новостей