Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
| E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
| Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 347 ( 348 ) 349 350 >>
-
Кырлайга туп- туры киттек карап... 28.04.2011

“Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр...” Тавыклары чыннан да “ җырлай” диеп җырлыйлар микән? Габдулла Тукайның шушы шигырендә яратып язган Казан арты Кырлайны күреп кайту нияте белән без ерак сәфәргә чыгып киттек. Без дигәнебез- Урта Тигәнәле урта мәктәбенең театр түгәрәге әгъзалары һәм бар эштә дә актив катнашучы 10 нчы сыйныф укучылары. Сәфәргә чыгу- үзе бер күңелле вакыйга инде ул. Барыбызның да күңелләре күтәренке. Табигатьнең дә уянып килгән вакыты. Кырлар кардан арынган. Ямь-яшел уҗымнар, без калын кар астыннан исән- сау чыктык дип, яшәреп, кырларда яшәү бизәге булып торалар. Юл шактый ерак булса да,барып җиткәнебезне сизмичә дә калдык. Автобус эче аерым бер күңелле дөнья иде: җырлар да җырладык, уеннар да уйнадык, рәхәтләнеп көлештек, үпкәләүләргә урын юк иде монда. Артта Шәле авылы, Биектау районы, аның авыллары, язучылары, артистлары белән дан тоткан Арча калды. ...Менә ул кечкенә Тукайны сыендырган авыл- Кырлай! Тавыклары нәрсә дип җырлыйлардыр, ишетмәдек,ләкин гүзәл,мәһабәт музей бинасы алдында үсеп утырган төз чыршыларда нинди генә кошлар сайрамый. Дөрес әйткән бөек шагыйребез “монда театр,оркестр”да шул дип. Бу сайраудан күңелләр тетрәнеп китә. Ул төп- төз ак каеннар,зәңгәр чыршылар, кечкенә генә инеше! Әйе, мондый гүзәл табигать нечкә күңелле Габдулланы шагыйрь ясагандыр да ,мөгаен. Аның Кырлай урманнары турында язган шигырьләре аеруча сихерле бит: монда җен-пәриләр, шүрәлеләр, күз ачып йомганчы бер чиләк җыярлык җиләкләр,урманы да- оркестр,театр. Ә бу чыннан да шулай икән.
Музей эченә кергәч,тәмле нарат исенә бер мәл “исереп” куясың.Дөрес, монда экскурсовод сөйләгәннәрнең күбесен без дәресләрдән дә беләбез.Ләкин Тукай йөргән урамнан барганда, Сәгъди абыйның йортына кергәндә,аягы киселгән бәрәңге бакчасын караганда,күңелләргә ниндидер аңлатып булмый торган рәхәтлек керә. Үз күзләребез белән бу якларны күрергә насыйп булды бит! Музей паркында агачтан ясалган Шүрәле сыннарына карап, музейның архитектурасына сокланып,кешеләрнең осталыкларын,сәләтлелеген күреп, куанып та,горурланып та куясың. Сынчы,рәссам Бакый ага Урманчының иҗаты татар халкының бөек шагыйрен онытылмаслык дәрәҗәдә яктырткан. Әйе,мондый даһи,үз халкы өчен янып- көеп яшәүче кешеләр булганда татар милләте чын мәгънәсендә яшәр. Музей белән саубуллашыр вакыт җиткәч, без яттан Г. Тукайның шигырьләрен сөйләдек, үзебезнең укытучыбыз Бәдертдин Гильмутдиновичның шагыйрьнең 125 еллыгына аталап язган шигырен бүләк итеп калдырдык.
Без бу сәяхәтебездән бик канәгать калдык. Җитәкчеләребез Энҗе апа, Рәшидә апа, берсүзсез автобус биргән “Керамика-кирпеч” заводы җитәкчесе Кабиров Рәмис Рәисовичка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Без,балаларга,шатлык бүләк иткән өчен,Аллаһы Тәгалә эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек теләп торсын.
Барлык укучылар исеменнән 10 нчы сыйныф укучысы Валиева Гөлзада.
Урта Тигәнәле,урта мәктәбе.
-
Кошлар көне. 28.04.2011

Безнең мәктәптә кошлар көне узды. Бу бәйрәмне балалар өчен организатор Курмаева Р.Н. әзерләде. Рәшидә апа баларда шигырьләр, җырлар аша кошларга карата сакчыл караш уятты. Балалар үз куллары белән сыерчык ояларын ясап килгәннәр.
-
"Зарница" 27.04.2011

27 апреля на базе нашей школы прошла спортивная игра "Зарница" - зональный этап. Мы очень рады за наших ребят, которые заняли первое место.
-
Артисты в школе. 25.04.2011

25 апреля к нам в школу приехали артисты из г.Казани. На представлении прозвучали весёлые стихотворения, инсценировки из произведений великого поэта Г.Тукая.
-
Район балалар думасына депутат сайлау
22.04.2011
Район балалар думасына депутат сайладык - 7нче сыйныф укучысы Чапчакова Венера.
-
"Без - Тукайлы халык."
22.04.2011
"Мәгариф" журналы редакциясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, татар халык шагыйре Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан оештырган "Без - Тукайлы халык" дигән әдәби викторина бәйгесендә 2 нче урынны алган 10сыйныф укучылары Эльза Фоат кызы Сафина, Рәсилә Рәвис кызы Хәйруллина (фәнни җитәкчеләре - тарих укытучысы Бәдертдин Гыйлҗметдин улы Шәйхетдинов) әлеге Мактау грамотасы белән бүләкләнә һәм аңа "Мәгариф" журналының иң зирәк Тукай варисы дигән мактаулы исем бирелә.
-
В день рождения великого татарского писателя. 22.04.2011

22 апреля в клубе нашего села Сафина Р.М. и классные руководители учащихся 1-5 классов провели праздник в честь дня рождения великого татарского поэта Г. Тукая. На котором можно было услышать выразительное чтение стихов, увидеть инсценировки по сказкам писателя.
-
Конкурс "Victoria Road" 21.04.2011

21 апреля на базе Алексеевской школы №1 состоялся конкурс "Victoria Road". Это конкурс любителей иностранного языка. На данном мероприятии можно было увидеть как выразительно читают на иностранных языках учащиеся района, какие красивые инсценировки были приготовлены и как красиво пели ребята. Из нашей школы тоже участвовала ученица 8 класса Закирова Миляуша. Она заняла 3 место среди учащихся среднего звена, хотя обучение иностранному языку у нас ведётся только второй год. Учитель: Баязитова Э.А.
-
Кырлайда кунакта. 21.04.2011

-
Соревнования по волейболу.
16.04.2011
16 апреля среди учащихся 9-11 классов прошло зональное соревнование по волейболу. Наши ученики заняли 1 место по зоне.
Наши волйболисты: 9класс: Зарипов Рамзиль, Хамматов Салават
11 класс: Валиуллин Инсаф, Галиев Ильфат, Зарипов Разиль.








