Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 30 учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
“Алтын - битлек” бәйгесе. 10.02.2014
10 нче февраль көнне Урта Тигәнәле мәдәният йортында “Алтын - битлек” исемле бәйге булып узды. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары татар халкының “Үги кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкияттә катнашкан укучыларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм алдага бәйгедә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Отчёт җыелышыннан. 07.02.2014
7 нче февраль көнне Урта Тигәнәле мәдәният йортында “Алга” колхозы идарәсе һәм авыл җирлеге үзидарәсенең еллык җыелышы булып узды. Мәктәп укучылары тарафыннан кул эшләре күргәзмәсе һәм ярминкә оештырылды. Шулай ук укучылар катнашындагы концерт номерлары барлык халыкның күңеленә хуш килде. Район башлыгы В. К. Козонков кызларның сәхнә тутырып матур, оста итеп биюләренә үзенең рәхмәтен җиткерде.
-
География укытучылары семинары. 05.02.2014
Бүген, 5 нче февральдә, Урта Тигәнәле мәктәбе базасында география укытучыларының район методик берләшмәсе семинары булды. География укытучысы Баязитов Р.Р. 7 нче сыйныфта “Көньяк Америка” темасы буенча күрсәткән ачык дәрес килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
-
Күренекле язучы Афзал Шамовка багышланган Республикакүләм фәнни – гамәли конференция. 05.02.2014
Бүген, ягъни 5 нче февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә күренекле язучы Афзал Шамов укулары уздырылды. Бу Республикакүләм фәнни – гамәли конференциядә безнең мәктәптән 2 нче сыйныф укучысы Камалов Самат уңышлы гына чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлегеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
“Ачык ишекләр” ае. 01.02.2014
Февраль ае 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларның ата – аналары өчен “Ачык ишекләр” ае дип игълан ителде.
-
Ленинград блокадасы. 27.01.2014
27 нче гыйнварда Бөек Ватан сугышы тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан саналган Ленинград блокадасы өзелгәнгә 70 ел тула. Дәһшәтле камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Ленинград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. Нева буендагы шәһәрне дошманнан азат итүдә Татарстаннан 100 меңгә якын сугышчы катнаша. Шуларның 48 меңе батырларча һәлак була. Аларның җирләнгән урыннарын ачыклау хәзер дә дәвам итә.
Ленинград янындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен 17 татарстанлыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Әлеге уңайдан бүген Ленинград чолганышын искә алып мәктәптә линейка уздырылды.
-
Ата – аналар җыелышы.
24.01.2014
24 нче гыйнвар көнне мәктәптә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен ата – аналар җыелышы уздырылды. Җыелышта ДЙА һәм БДИ га кагылышлы яңа үзгәрешләр турында сөйләнде. Мәктәп директоры ата – аналарны экзамен тәртибе белән таныштырды һәм намус белән әзерләнергә чакырды.
-
Болгарга экскурсия. 18.01.2014
18 нче гыйнвар көнне район администрациясе тарафыннан Болгарга экскурсия оештырылды. Безнең мәктәптән бу экскурсиядә 4 укытучы катнашты.
-
Педсовет. 15.01.2014
15.01. 2014 г. в школе проведён педсовет: «Мотивация учения – основное условие успешного обучения.»
Повестка дня
1.Итоги 2 четверти.
2.Выступление учителей математического цикла.
3.Мастер класс «Доделаем сами»
-
Поздравление Деду Морозу. 10.01.2014
Участвуя в республиканском конкурсе – выставке декоративно-прикладного творчества «Поздравление Деду Морозу», в номинации «Новогоднее панно», ученица 2 класса нашей школы, Зарипова Р.Р. (руководитель Заббарова Г.Р.) и ученица 4 класса Розыева С.Р. (руководитель Гимадеева Г.Х.), получили сертификаты.