Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 30 учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Җиңү көне. 09.05.2014
Бүген, 9 нчы май көнне Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митинг узды. Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлап укучылар концерт номерлары бүләк иттеләр.
-
Экологик десант.
07.05.2014
Тирә - якны чистарту - безнең бурычыбыз! Шул максаттан барлык укучылар һәм укытучылар бүген авылны чүп - чардан чистартуда бик актив катнаштылар. Тирә - ягыбызның чистарып калуыннан һәркем канәгать калды.
-
Һәйкәл янында өмә. 06.05.2014
6 нчы май көнне 8 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Давлетшина Г.Х.) һәйкәл янын җыештырдылар.
- Исәннәрнең кадерен бел, 30.04.2014
-
“Без – бергә!” 30.04.2014
Бүген, 30 нчы апрель көнне сыйныфларда “Без – бергә” дигән сыйныф сәгатьләре уздырылды. Укучылар Кырым Республикасының Россиягә кушылу нигезләмәсе белән таныштылар. Кырым тарихы, кырым татарларының фаҗигале язмышы турында мәгълүмат алдылар. Бу дәрестә Урта Тигәнәле авыл советы депутаты Камалова Энҗе Миндхәт кызы катнашты. Дәрес бик эчтәлекле узды.
-
"Балачак көйләре"
30.04.2014
29 апрельдә Балалар иҗат үзәге оештырган, "Балачак көйләре" дигән музыкаль конкурс узды. Бу конкурста безнең мәктәптән 8 сыйныф укучысы Валиуллина Илсинә 2 нче урынга лаек булды (җитәкчесе Галиева Р.З.). Котлыйбыз!
-
Мәктәптә - өмә. 30.04.2014
Әйләнә - тирәбезне чиста тоту һәркемнең бурычы. Шул уңайдан һәрбер сыйныф мәктәпнең тирә - ягын чистартуда үзенең көчен куйды. Бүген мәктәп тирәсен чистартуда 9 - 11 нче сыйныф укучылары катнашты.
-
Тирә - якны чистарт! 28.04.2014
Башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары дәресләдән соң авыл урамнарын чистартуда катнаштылар.
-
Урман утырту көне. 26.04.2014
Бүген "Бөтенрәсәй урман утырту" көне акциясе уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары Тигәнәле елгасы тирәсенә төрле агачлар утырттылар.
-
Сөекле шагыйребезнең туган көне 26.04.2014
Бүген 3 нче, 4 нче сыйныф укучылары белән берлектә Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан "Сөекле шагыйребезнең туган көне" дигән темага дәрес үткәрелде.