Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Фатих Әмирхан исемендәге конференция 21.04.2012
20 апрель көнне Россия тарихы һәм Татарстан Республикасы тарихи -мәдәни мирасы елына багышланган Фатих Әмирхан исемендәге бишенче республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференция Казан шәһәренең 170 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә оештырылды. Безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Хаметшина Зөһрә катнашты һәм 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Фәнни эшнең темасы: "Фатих Әмирханның хатлары һәм көндәлекләре". Зөһрәне һәм җитәкчесе Айгөл Таһир кызын җиңү белән котлыйбыз. Алда да уңышлар телибез.
-
"Чисталык көне" 18.04.2012
Яз җитү белән озын кыш айларында җыелган бөтен чүп-чар күренә башлады. 18 апрель көнне 7-10 сыйныф укучылары мәктәп бакчасын чүп-чардан чистарту максатыннан эшкә чыктылар. Укучылар бик тырышып эшләделәр.
Шулай ук 20 апрельдә 6-7 сыйныф укучылары мәктәп янын чистарттылар. Мәктәп яны территориясе чистарып, ямьләнеп китте. Яңгырдан соң үләннәр башларын күтәрделәр. Мәктәбебез чиста булсын!
-
Шигырь сөйләүчеләр конкурсы
18.04.2012
17 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып узды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы театр эшчәннәре союзы үткәргән конкурста безнең мәктәптән 5 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат һәм 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе катнашып диплом алып кайттылар. Укучыларга алда да уңышлар телибез.
-
Даты тестирований 6,8,10 классов 17.04.2012
Даты тестирований 6,8,10 классов снова изменились. Все даты являются примерными. Первое тестирование 24.04.12 - 10 классы русский язык
-
"Алтын балык" конкурсы 12.04.2012
Безнең мәктәптән Балык-Бистәсе районы "Балалар иҗат үзәге" оештырган "Алтын балык" дип аталган ачык республикакүләм күргәзмә-конкурста 6 сыйныф укучысы Садыйкова Энҗе катнашып сертификат белән бүләкләнде. Алда да Энҗегә уңышлар телибез һәм җиңүләр.
-
График тестирования 10.04.2012
ГРАФИК ТЕСТИРОВАНИЯ УЧАЩИХСЯ НА САЙТЕ
-
Бадминтон ярышы 09.04.2012
7 апрельдә безнең укучылар бадминтон ярышында катнашып, Мустафин Рифат (4 класс) 3 нче урын, Зарипов Алмаз Ш. (8 класс) 3 нче урын һәм Зарипов Алмаз И. (7 класс) 4 нче урын яуладылар. Алар Үзәк лига Татарстан Республикасы беренчелегенә көрәшеп республикага чыктылар. Афәрин егетләр! Алда да сезгә уңышлар теләп калабыз.
-
Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов белән очрашу 07.04.2012
2012 елның 7 апрелендә Үзләшкән дини оешма –ТР мөселманнары Дания нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов безнең районга эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район башлыгы Владимир Козонков белән очрашты. Шулай ук ул Зур Тигәнәле Сәлих Баттал исемендәге “Туган якны өйрәнү” музеенда безнең укучылар белән очрашты. Очрашу барышында райондагы дин торышы, мөселман өммәтенә кагылышлы сораулар турында фикер алыштылар. Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов укучыларга һәм абыстайларга вәгазьләр сөйләде һәм күпләгән сорауларга җавап бирде.
-
О безопасности детей в сети Интернет 07.04.2012
-
"Кошлар" көне 06.04.2012
Бүген 6-10 сыйныф укучылары "Кошлар" көнен билгеләп үттеләр. Ул ике өлешкә бүленеп үткәрелде. Беренче өлештә кошларның тышкы һәм эчке төзелеше, үзенчәлекләре турында сөйләшенде. Ә икенче өлешендә кошларның табигатьтә һәм кеше томышындагы әһәмияте ачыкланды. Укучылар булган белемнәрен генә ныгытып калмадылар, ә тагын да яңадан-яңа мәгълүматлар тупладылар.