Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
КВН "Мы чудеса пришли творить..." 02.03.2013
1 нче мартта АСОШ № 2 КВН ярышлары узды. Безнең мәктәп командасы 2 нче урынны яулады. Команда җитәкчесе 10 сыйныф укучысы Халилов Рәфис "Прорыв года" номинациясе Дипломы белән бүләкләнде. Алда да уңышлар телибез.
-
КФУ да 26.02.2013
26 февраль көнне КФУ ның кече ИФИ да читтән торып укучы, мәктәп укучыларының, президент Р.Н. Миннеханов белән очрашуы булды. очрашу дәрес формасында барды. Дәрес Актаныш һәм Саба гимназияләре белән берлектә онлайн рәвештә үтте. Безнең мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Зарипова Ландыш, М. Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"нә багышланган бу дәрестә катнашып, кызыклы мәгълүматлар туплап кайтты.
-
Спартакиада 22.02.2013
22 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең Кышкы Спартакиадасы узды. Республика районнары арасында дартс буенча Алексеевск командасы 1 нче урынны алды, ә шәхси зачетта Галимов Илгиз Нургаләм улы 3 нче урынны яулады. Без бик шат. Алда да уңышлар телибез.
-
VII район сәләтле яшьләр фестивале 22.02.2013
22 февральдә районда VII сәләтле яшьләр фестивале узды. 2012 елда уку, иҗат, спорт һәм башка юнәлешләрдән 350 яшь кеше районны таныткан. Безнең мәктәптән дә 5 укучы Диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.
-
"Ягез әле, егетләр!" 21.02.2013
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә егетләр катнашында ярыш узды. Ике команда көч сынашты. Бәйрәм бик күңелле һәм оешкан рәвештә узды.
-
Фәнни-гамәли конференция 21.02.2013
КФУ да "Татар лингвокультурологиясе: проблема һәм перспективалар" темасына фәнни-гамәли конференция булып узды. Бу бәйрәмнең 21 нче февраль Туган тел көне белән туры килүе икеләтә бәйрәм булды. Безнең мәктәптән 11 сыйныф укучысы Зарипова Ландыш шушы конференциядә катнашып сертификат алып кайтты.
-
"Муса Җәлил"гә карата чара 18.02.2013
16 февральдә мәктәптә Муса Җәлилгә 107 ел тулу уңаеннан класстан тыш чара узды. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын тыңладылар. Татар теле укытучысы Ахметзянова И.Р. укучыларны Муса Җәлил музеена виртуаль экскурсиягә алып барды.
-
Башлангыч сыйныф укытучылары семинары
15.02.2013
Бүген мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары семинары узды. Семинарның темасы: "Методика использования ИКТ в начальной малокомплектной школе в условиях введения ФГОС НОО". 1 сыйныфта математикадан ачык дәресне Сунаева Л.Х., 2 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресен Зарипова Р.Р. үткәрделәр. Семинарга килгән укытучылар тарафыннан дәресләргә уңай бәя бирелде. Киләчәктә дә укучыларга укуларында, ә укытучыларга эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
-
Башлангыч сыйныф укытучылары семинары 15.02.2013
Яңа стандартлар балаларга көнозын мәктәптә булырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшләр хәзер укту процессының бер өлеше булып санала. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен узган семинарда да "Барысын да беләсем килә" дигән дәрестән тыш эшчәнлек һәм класстан тыш "Энҗе бөртеге" түгәрәге эше күрсәтелде.
-
Казанга экскурсия
11.02.2013
9 февральдә 8 һәм 10 сыйныф укучылары К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Йосыф һәи Зөләйха" спектаклен карадылар.
Укучылар һәм укытучылар исеменнән автобус белән ярдәм итүе өчен район мәгариф бүлеге мөдире Симашева А.В. рәхмәт әйтәбез.