Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Соңгы кыңгырау 28.05.2012
Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.
Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде укучыларыбыз, канат чыгарып, үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда сынаулар көтә.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына саулык-сәламәтлек, матур һәм бәхетле киләчәк, һәркайсына үзләре теләгән уку йортларының студенты булырга язсын. Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
-
Пионерия туган көн 21.05.2012
19 майда пионер оешмасына 90 ел тулды. Бу көн әйдаманнарга, балалар хәрәкәте остазларына гына түгел, ә бүгенге көнгә кадәр балалар оешмасында эшләүчеләргә дә бик якын һәм кадерле.
Ул бала чакларында пионер булган өлкән буын кешеләренең дә күңелендә. Юбилей датасы уңаеннан мәктәптә мәктәпкүләм бәйрәм узды. Баштан линейка булды. Бәйрәм иртәге гимнастика белән башланып китте. Укучылар станцияләрдә уеннар уйнадылар һәм бәйрәм мини футбол белән тәмамланды.
-
Благодарственное письмо 21.05.2012
Из национального исследовательского университета "КАЗАНСКИЙ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ ТЕХНОЛОГИЧЕСКИЙ УНИВЕРСИТЕТ" пришло БЛАГОДАРСТВЕННОЕ ПИСЬМО на педагога МБОУ Большетиганской СОШ Насыховой Ф.А. за успешную подготовку участников конкурса письменного перевода среди школьников Республики Татарстан, проведенного с 18.03.2012г. по 06.04.2012г. кафедрой "Иностранные языки в профессиональной коммуникации". Участники: Гимаева Гузель, Зарипова Ландыш, Миндубаева Гульгена, Сибатова Алсу и Хаметшина Зухра получили СЕРТИФИКАТ.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары 17.05.2012
17 майда безнең мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары булып узды. Семинарның темасы: "Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүдә сыйныф җитәкчеләренең роле".
-
Хәтер көне 14.05.2012
Әшнәклеләр һәм Зур Тигәнәлеләр Ватаныбызны фашист басып алучыларыннан азат итүнең чираттагы 67 еллыгын, һәрвакыттагыча, тантаналы төстә һәм бәйрәмчә билгеләп үттеләр. Бәйрәм, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митинг белән башланып китте. Укучылар тыл хезмәтчеләренә һәм Бөек Җиңүне яулаган бөтен кешегә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Безнең барыбыз өчен дә бу шатлык, җан әрнүе һәм ул ерак вакыйгалар турында истәлекләр белән тулган үзенчәлекле көн.
-
9 май- Җиңү көне 09.05.2012
9 нчы Май – Җиңү бәйрәме! 4 ел буена сугыш газаплары кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көне! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез!
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хәзмәтчәннәре! Чын йөрәктән сезне изге, бөтен халык бәйрәме – Җиңү көне белән котлыйбыз! Бүгенге язгы гүзәл көннәрдә чагыштыргысыз патриотизм, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп кешелек дөньясының киләчәген яклаган ватандашларыбызга бөтен дөнья үзенең хөрмәтен күрсәтә.
Байрак элдек без бүген урамга
Җиңү бәйрәме булганга.
Әйдә, зур бәйрәм, шатлык белән кил
Сине каршылый бөтен Туган ил. -
Татар-башкорт көрәше 08.05.2012
7 майда Әлки районы Б. Матакта Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган татар-башкорт көрәше булып узды. Безнең мәктәптән 9 сыйныф укучылары Кадиров Нияз һәи Халилов Рүзәл катнаштылар. Халилов Рүзәл җиңү белән кайтты. Ул үз авырлыгында 2 нче урынны яулады. Афәрин егетләр!
-
"Victoria Road" 28.04.2012
27 апрельдә районда ел саен үткәрелә торган "Victoria Road" конкурсы булып узды. Быел безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе катнашты. Ул "Җыр" номинациясендә 2 нче урынны яулады. Афәрин, Энҗе! Энҗегә һәм җитәкчесе Фәния Әсхать кызына алда да уңышлар телибез.
-
"Толстой укулары" 23.04.2012
20 апрельдә Казанда Л.Н.Толстой исемендәге Х республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциядә 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе "Маршакның иҗатында бәхетле балачак темасы" дигән эзләнү эше белән чыгыш ясады һәм грамота белән бүләкләнде. Энҗегә һәм җитәкчесе Айсылу Нәҗип кызына алда да уңышлар телибез.
-
Гагарин кубогына ярыш 23.04.2012
Шимбә көнне, 21 апрельдә, 2 нче спорт комплексында (бассейн) район предприятиеләре һәм оешмалары арасында IV Спартакиада кысаларында Юрий Гагарин кубогына йөзү буенча ярышлар булды.
Ярышлар ике төрдән: йөзү һәм эстафета буенча узды. Йөзү буенча безнең мәктәптән физкультура укытучысы Галмов Илгиз Нургалям улы катнашып 2 нче урынны яулап кайтты. Шулай ук күптән түгел узган бадминтон ярышында да 2 нче урынны алды. Аны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!