Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
“Татарча диктант” акциясе / Акция “Диктант по – татарски” 07.11.2024
Уразай мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Татарча диктант” акциясенә бик теләп кушылдылар. Шәриф Камал әсәреннән өзек яздылар. Табигать күренешләре бик матур сүрәтләнгән әсәр барыбызга да ошады. “Татарча диктант” туган телгә мәхәббәт тәрбияләүнең бер ысулы./ Учащиеся и учителя Уразаевской школы с удовольствием присоединились к акции “ Диктант по - татарски”. Написали отрывок из произведения Шарифа Камала. Нам всем понравилось произведение, в котором очень красиво изображены природные явления. Диктант - один из способов воспитать любовь к родному языку.
-
Ярминкә / Ярмарка 03.11.2024
Ял көне район үзәгендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган ярминкә узды. Биредә шәхси хуҗалыкта җитештерүчеләр, мәгариф хезмәткәрләре дә катнашты. Мәктәбебез укытучылары бик күп ассортиментта яшелчә, үрдәк,кышка әзерләнгән банкалар алып төштеләр. Көн салкын булуга карамастан, сатып алучылар да продуктларны сатып алдылар. / В райцентре прошла ярмарка, посвященная Дню работника сельского хозяйства. В нем приняли участие и производители, и работники образования. Учителя нашей школы привозили большой ассортимент овощей и других продуктов. Несмотря на холодную погоду, покупатели тоже покупали продукты.
-
Ата-аналар җыелышы/Общешкольное родительское собрание 25.10.2024
2024 нчы елның 25 нчы октябрендә Уразай мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Валиева Г.С җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләп узды. Укытучы һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә мәктәптә укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара.
Җыелышта Актаныш технология техникумы җитәкчесе Шамсунова Ландыш Явдатовна "Һөнәри юнәлеш " буенча чыгыш ясады . Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак 9 сыйныф базасында һәр елдагыча, тракторчы-машинист,механик, пешекче, кондитер, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, гомуми туклану продукциясе технологиясе, тегүче һөнәрен сайлаучылар, хисапчы белгечлекләре буенча укырга теләүчеләрне кабул итә. Ландыш Явдатовна бүген техникум нинди сулышта яши, алдагы уку елында нинди үзгәрешләр, яңалыклар көтелүен дә бик теләп аңлатты.
Шулай ук ата-аналарның игътибарын хокук бозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтелде, профилактик эш алып барылуының мөһимлеге аңлатылды. Җыелышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга заманча яшүсмерләр мохитендә булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итү иде.
Салахова В.Х. укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 1нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. 9 нчы класста укучы ата-аналар белән БДИ хакында да сөйләшү булып узды.
Мәктәп администрациясе әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Бу очрашу бик уңай тәэсирләр калдырды.
Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар сыйныфларга таралыштылар. Җыелыш классларда дәвам итте
-
Информатика укытучылары семинары / Семинар учителей информатики 24.10.2024
24 октябрь көнне Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә информатика укытучыларының "Мәктәпнең мәгълүмати-белем бирү мохите шартларында укучыларның универсаль уку гамәлләрен формалаштыру"темасына семинары булып узды. Югары категорияле информатика укытучысы Газизов Гадел Фирдәвис улы 9 нчы сыйныфта "Таблицалы мәгълүмати модельләр"дигән темага ачык дәрес үткәрде. Аннары чыгыш ясаучыларга сүз бирелде: Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле информатика укытучысы Әхмәдуллина Р.З., Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Гатина Р.Ф. Семинарның икенче өлешендә 2-9 класс укучылары кунакларны биология, экология буенча үз проектлары белән таныштырдылар. Алар проект идеяләренең ничек барлыкка килүе һәм гамәлгә ашыру барышы турында сөйләделәр.
-
"Сөмбелә" бәйрәме/Праздник "Сөмбелә" 24.10.2024
24 октябрь көнне Куян балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте. Көзге муллык- ул уңышлар басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Бу бәйрәм туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияли, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыта. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыра. Безнең балалар да бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунакка килгән Сөмбелә балалар белән төрле уеннар уйнады, табышмаклар әйтеп, тапкырлыкларын сынады./ В Куянском детском саду прошел праздник “Сөмбелә". Ранее праздник “Сөмбелә” проводили при равенстве дня и ночи. Осеннее изобилие -это урожай, собранный с полей, овощи, фрукты. А их польза для нас очень велика. Этот праздник воспитывает любовь к родной земле, родному языку, уважение к труду земледельца, хлебу, уважение к национальным традициям нашего народа, закрепляет знания через стихи, песни, загадки, пословицы.
-
Куркынычсыз интернет / Безопасный интернет 22.10.2024
Информатика укытучысы Газизов Гадел Фирдавис улы укучылар белән “Куркынычсыз интернет” дәресе уздырды. Куркыныч сайтларга кермәскә, телефон белән ничек эшләргә һәм башка яңалыклар белән таныштырды. Дәрес кирәкле һәм файдалы булды. /Учитель информатики Газизов Гадел Фирдависович провел с учащимися урок “Безопасный Интернет”. Он рассказал, как не заходить на опасные сайты, как работать с телефоном и другие новости. Урок оказался нужным и полезным.
-
“Китап укучы гаилә” конкурсы / Конкурс ”Читающая семья" 22.10.2024
Республикакүләм уздырылучы “Китап укучы гаилә” конкурсының муниципаль этабында катнашу өчен төрле номинацияләрдә эшләр җибәрелде. Для участия в муниципальном этапе республиканского конкурса “Читающая семья” были направлены работы в различных номинациях.
-
“Сөмбелә” бәйрәме 22.10.2024
21 нче октябрь көнне Уразай мәктәбендә көзгә багышланган “Сөмбелә” бәйрәме уздырылды. Элек сентябрьгә туры килүче ай “Сөмбелә” дип йөртелгән. Әби-бабаларыбыз аны уңыш җыеп алу вакыты гына түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш-уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр, һәм ул алтын-сары толымлы, сөмбел чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган. Һәр Сөмбелә бәйрәмендә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендергән, биегән, жырлаган, күңел ачкан. Бездә дә бу чара бик күңелле билгеләп үтелде. Укучылар командаларга бүленеп, төрле биремнәрне үтәделәр: Сөмбелә чыгышы, концерт номерлары, күргәзмә яклау, төрле камыр ашлары пешереп алып килү,экомода һ.б. Чараның икенче өлеше уеннардан тора иде: күз бәйләп бәрәңге чүпләү, яфрак тану уены, чиләккә алма җыю, кыскасы, күңелле уеннарның берсе дә читтә калмады. Зирәклектә, җитезлектә сынаштылар алар.
-
“Көзге байлык” дип исемләнгән кургәзмә/Выставка ко днюУрожая 21.10.2024
Уңыш бәйрәме алдыннан Уразаи мәктәбе укучылары “Көзге байлык” дип исемләнгән кургәзмә тәкъдим иттеләр./Ко дню Урожая учащиеся МБОУ “Уразаевская ООШ” представили свои выставки под названием “Осеннее богатство”.
-
Әтиләр көне/День отца 21.10.2024
21 октябрь көнне Куян балалар бакчасына йөрүче балалар әтиләрен “Әтиләр көне” белән котлап открытка ясадылар.