Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном» 23.09.2024
23 нче сентябрь көнне Уразай мәктәбендә дәресләр «Мөһим сөйләшү» дәресеннән башланды. Төп темалар хәзерге Россиядә кеше тормышының төп аспектлары белән бәйле. Бүген мәктәпнең 1-9 нчы классларында класс җитәкчеләре түбәндәге темага дәрес уздырды : “Икмәк үткән юл”./ 23 сентября в МБОУ “Уразаевская ООШ” классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». «Разговоры о важном» — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час проводится на тему: «Путь зерна»
-
Кросс наций-2024 21.09.2024
2024 нче елның 21 нче сентябрендә Уразай мәктәбенең 1-9 нчы сыйныф укучылары ел саен Россиядә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм россиялеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә торган «Милләт кроссы» бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар. Мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылары мәктәп территориясендә җиңел атлетика йөгерешендә үз көчләрен сынап карадылар./21 сентября 2024 года учащиеся 1-9 классов нашей Уразаевской школы приняли участие в Всероссийском дне бега «Кросс Нации», который ежегодно проводится в России с целью популяризации здорового образа жизни и привлечения россиян к регулярным занятиям физической культурой и спортом. Все учащиеся и учителя школы попробовали свои силы в легкоатлетическом забеге на территории школы.
-
ЭКСКУРСИЯ В ЗООПАРК / ЗООПАРККА СӘЯХӘТ 19.09.2024
19 сентябрь көнне Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Ижау шәһәренең «Удмуртия дәүләт зоология паркы»нда экскурсиядә булдылар. Экскурсия балаларның хайваннар дөньясының күптөрлелеге турында күзаллауларын формалаштыру, балаларның зоопаркта яшәүчеләр турында белемнәрен киңәйтү ,әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.Укучылар төрле кошларны һәм хайваннарны күрделәр һәм карадылар. Бу хайваннарның яшәү тирәлеге, аларның мәнфәгатьләре турында бик күп яңалыклар белделәр. Балалар бик канәгать калдылар, алар уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке рух алдылар./19 сентября учащиеся МБОУ «Уразаеская ООШ» побывали на экскурсии в «Государственном зоологическом парке Удмуртии» в городе Ижевск. Экскурсия была организована с целью формирования представлений детей о многообразии животного мира, для расширения знании детей об обитателях зоопарка , привить любовь к окружающему миру.Ученики увидели и рассмотрели различных птиц и животных. Узнали очень много нового о среде обитания этих животных, об их интересах. Дети остались очень довольны, они получили море положительных эмоции и заряд бодрости.
-
Куркынычсызлык бишминутлыгы /Пятиминутка безопасности 18.09.2024
18 сентябрь көнне иртән Уразай мәктәбендә " Куркынычсызлык бишминутлыгы» үтте. Бу балалар белән видеороликлар карау - аларны тормышта очрарга мөмкин булган «куркыныч тозаклар» турында кисәтү максатыннан оештырылды./18 сентября в Уразаевской школе утром прошла «Пятиминутка безопасности». Это занятие с детьми – настроить их на мысли об опасности и «ловушки», которые могут встретиться в жизни.
-
"Туган як"музеена Экскурсия /" Туган як " музеена экскурсия 16.09.2024
2024 елның 16 сентябрендә Уразай мәктәбе укучылары районның «Туган як» музеенда булдылар . Әлеге экскурсиянең максаты-укучыларда гражданлык-патриотик сыйфатлар формалаштыру, дөньяга карашларын киңәйтү, танып белү мәнфәгатьләрен һәм сәләтләрен тәрбияләү.Балалар өчен төрле экспозицияләр белән музей залы буйлап кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрелде, алар ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы тарихлар белергә ярдәм итте. Мәсәлән, "татар өе" ндә балалар борынгы татар әйберләре: кисәү агачы, бишек, чуен, борынгы савыт-саба, көянтә, урак һ.б. белән таныштылар. Балалар музейга барудан зур ләззәт алдылар. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды. Экскурсия тәмамлангач, балалар экскурсоводларга кызыклы хикәяләре өчен рәхмәт белдерделәр./16 сентября 2024 года учащиеся Уразаевской школы посетили районный краеведческий музей . Цель данной экскурсии - формирование у учащихся гражданско- патриотических качеств, расширение кругозора, воспитание познавательных интересов и способностей. Для ребят была проведена очень интересная и познавательная экскурсия по залу музея с разными экспозициями, которые помогли понять и увидеть быт наших предков, узнать интересные истории об отдельных экспонатах музея. Например,в "татарской избе " ребята познакомились с предметами татарской старины: кочергой, ухватом, чугунами, старинной посудой, коромыслом, серпом и др. Ребята получили большое удовольствие от посещения музея. Осталось много впечатлений от увиденных экспонатов. По окончании экскурсии ребята поблагодарили экскурсоводов за интересный рассказ.
-
МЧС вәкилләре белән очрашу/Встреча с сотрудниками МЧС 06.09.2024
Бүген Рәсәйнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Актаныш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитов 1-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Чара барышында укучылар ” Янгынны булдырмыи калу “ соравына җавап алдылар, коткаручы, янгын сүндерүче профессияләре белән таныштылар. Балаларны кызыксындырган сорауларга инспектор Илгиз Айрат улы бик теләп җавап бирде, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә ныклап аңлатып үтте. 9 нчы сыйныф укучылары МЧС хезмәткәре булыр өчен кайларда белем алып булуы, нинди имтиханнар кирәк булуы турында мәгълумат алдылар./ Сегодня ученики 1-9 классов встретились с сотрудником МЧС по Республике Татарстан управления Актанышского отдела.
-
Ата-аналар җыелышы 06.09.2024
2024 нчы елның 6 нчы сентябрендә Уразай мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Валиева Г.С мәктәпнең 2023-2024 уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Укытучы һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә мәктәптә укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара.
Җыелышта ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы үзенең чыгышында бу елның беренче яртыеллыгында булган статистика белән таныштырды, балаларга юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының “ФОРПОСТ” Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге “ директоры Кирамова Ландыш Рәдиф кызы чыгыш ясады.
Грипп һәм ОРВИ профилактикасы чараларын үтәү буенча Валиева Г.С. чыгыш ясады. Чыгышның төп максаты ата-аналарны мәктәп яшендәге балалар белән гаиләләрдә вирус авыруларын профилактикалау чаралары белән таныштыру, үз балаларының сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тою һәм вакцинацияләүгә уңай караш тәрбияләү торды. Ахырда ул ата-аналарга балаларын җитди куркыныч астына куймаска, үзләренә һәм гаиләсенә даими рәвештә вакцинация үткәрергә чакырды.
Шулай ук ата-аналарның игътибарын хокук бозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтте, профилактик эш алып барылуы, мәктәптә хокук бозулар статистикасы турында җентекләп сөйләде. Яшүсмерләрнең девиант тәртибен формалаштыру, баланың үз-үзен тотышында тайпылышлар нигезендә гаиләдә, мәктәптә, яшүсмерләр мохитендә "аерым" мөнәсәбәтләр булуы билгеләп үтелде. Мәктәптә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтү үз эшен башкара, индивидуаль профилактик эш алып барыла торган, укучыларны мәктәп эчендәге исәпкә кую тәртибе, шулай ук учеттан төшерү тәртибе әйтелде. Җыелышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга заманча яшүсмерләр мохитендә булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итү.
Мәктәп администрациясе әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Беренче очрашу булды һәм уңай тәэсирләр калдырды.
Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар сыйныфларга таралыштылар. Җыелыш сыйныфларда дәвам итте.
-
Белем бәйрәме/ День знании 02.09.2024
2 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме.
Ул балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн. Әлеге бәйрәм көнендә без мөхтәрәм мөгаллимнәребезгә рәхмәт әйтеп баш иябез, тырыш укучыларыбызга исә яңа уку елы уңышлы булсын дип матур теләкләр телибез.
Кадерле укытучыларыбыз,!Сезне дә әлеге күркәм бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Хәерле имин сәгатьләрдә./ 2 сентября-День знаний, праздник знаний. Это День детства, который хранится в душе каждого из нас. В этот праздничный день мы благодарим наших уважаемых учителей и желаем всем нашим трудолюбивым ученикам успехов в новом учебном году. Дорогие учителя!Поздравляем и вас с этим замечательным праздником. В добрый час. -
Акция: " Цветочное обновление " 07.05.2024
Акция: " Цветочное обновление "
#ЭКОкультураБЧ#БудетчистовТатарстане, #ЗеленаякомандаБЧ, #ЭКВЕСТ24 -
Акция: " Помоги хвостатому другу" 07.05.2024
Акция: " Помоги хвостатому другу"
#ЭКОкультураБЧ#БудетчистовТатарстане, #ЗеленаякомандаБЧ, #ЭКВЕСТ24