Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Уразаевской ООШ
Ата-аналар җыелышы/Общешкольное родительское собрание
Опубликовано: 25.10.2024
2024 нчы елның 25 нчы октябрендә Уразай мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Валиева Г.С җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләп узды. Укытучы һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә мәктәптә укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара.
Җыелышта Актаныш технология техникумы җитәкчесе Шамсунова Ландыш Явдатовна "Һөнәри юнәлеш " буенча чыгыш ясады . Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак 9 сыйныф базасында һәр елдагыча, тракторчы-машинист,механик, пешекче, кондитер, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, гомуми туклану продукциясе технологиясе, тегүче һөнәрен сайлаучылар, хисапчы белгечлекләре буенча укырга теләүчеләрне кабул итә. Ландыш Явдатовна бүген техникум нинди сулышта яши, алдагы уку елында нинди үзгәрешләр, яңалыклар көтелүен дә бик теләп аңлатты.
Шулай ук ата-аналарның игътибарын хокук бозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтелде, профилактик эш алып барылуының мөһимлеге аңлатылды. Җыелышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга заманча яшүсмерләр мохитендә булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итү иде.
Салахова В.Х. укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 1нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. 9 нчы класста укучы ата-аналар белән БДИ хакында да сөйләшү булып узды.
Мәктәп администрациясе әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Бу очрашу бик уңай тәэсирләр калдырды.
Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар сыйныфларга таралыштылар. Җыелыш классларда дәвам итте
К списку новостей