• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4
Телефон: +7(855)-525-37-23
E-Mail: urazai@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Уразаевская ООШ"
Руководитель: Валиева Гульназ Сагитзяновна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 18 учащихся
У нас учат: 10 педагогов

Новости Уразаевской ООШ

“Сөмбелә” бәйрәме

Опубликовано: 22.10.2024

 

 

21 нче октябрь көнне Уразай мәктәбендә көзгә багышланган “Сөмбелә” бәйрәме уздырылды. Элек сентябрьгә туры килүче ай “Сөмбелә” дип йөртелгән. Әби-бабаларыбыз аны уңыш җыеп алу вакыты гына түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш-уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр, һәм ул алтын-сары толымлы, сөмбел чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган. Һәр Сөмбелә бәйрәмендә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендергән, биегән, жырлаган, күңел ачкан. Бездә дә бу чара бик күңелле билгеләп үтелде. Укучылар командаларга бүленеп, төрле биремнәрне үтәделәр:  Сөмбелә чыгышы, концерт номерлары, күргәзмә яклау, төрле камыр ашлары пешереп алып килү,экомода һ.б. Чараның икенче өлеше уеннардан тора иде: күз бәйләп бәрәңге чүпләү, яфрак тану уены, чиләккә алма җыю, кыскасы, күңелле уеннарның берсе дә читтә калмады. Зирәклектә, җитезлектә сынаштылар алар.



К списку новостей