Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Химия-биология укытучылары семинары 26.04.2018

25.04 көнне Богады мәктәбендә районның химия-биология укытучылары һәм бакчачылары катнашында семинар үтте.Анда узган уку елында куелган тәҗрибәләр һәм яңа уку елында куелачак тәҗрибәләр турында презентация белән чыгышлар ясалды. Семинарда безнең мәктәптән химия-биология укытучысы Хабиров Г.А. чыгыш ясады.
-
"Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар" 26.04.2018

25.04.көнне Актаныш туган як музеенда "Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар" исемендә район фәнни-гамәли конференция үтте. Анда безнең мәктәпнең 8нче класс укучылары Гәрәева Фирүзә-җиңүче, Әбүдәрова Зилә-призер булдылар. Җитәкчеләре-Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы. Әфарин!
-
“Чиксез балачак” Халыкара иҗат фестивале 21.04.2018 “Чиксез балачак” Халыкара иҗат фестиваленең район этабына йомгак ясалды. Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 1 нче класс укучысы Миргалимова Зәлиянең, 4 нче класс укучысы Хәйдәрова Илвинаның, 6 нчы класс укучысы Калинина Эльвинаның, 7 нче класс укучысы Миргалимов Рифатның эшләре призлы урыннар яуладылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез. Җитәкчеләре – Миргалимова Э.В.

-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 20.04.2018

"Театр яктылыкка, нурга илтә" балалар театр коллективларының район бәйгесендә безнең мәктәп укучылары Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" әсәрен башкарып 3нче урынны яуладылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр.Җитәкчеләре - Хәбирова М.Ф. Әфарин!
-
Баскетбол ярышлары 20.04.2018

Район буенча баскетбол ярышлары башланды.Уеннар урта мәктәпләр арасында 2 төркемдә, төп мәктәпләр арасында 4 төркемдә зоналарда барды. 19.04 көнне безнең егетләр командасы Күҗәкә мәктәбендә зона ярышында 2нче урынны яуладылар. Молодцы!
- Китап тәкъдир итү кичәсе 20.04.2018 19 нчы апрель көнне Теләкәй мәктәбе тарихын үз эченә алган “Кыңгыраулы мәктәп еллары” исемле китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Аның авторы Теләкәй авылы кызы – Резеда Гыйльмуллина. Чарада аның классташлары, дуслары, укучылар, укытучылар катнашты.
-
Рус теленнән сочинение конкурсы 19.04.2018

18.04 көнне Актаныш №2 мәктәбендә 8нче класслар арасында рус теленнән ОГЭ(ТДИ) форматында сочинение конкурсы үтте. Безнең мәктәптән Әбүдәрова Зилә призер булды. Җитәкчесе - Солтанова Г.С. Молодцы!
-
Математик регата 19.04.2018

20.04 көнне Зөбәер мәктәбендә район мәктәпләренең 7-8класс укучылары арасында "Математик регата" ярышы узачак. Анда безнең мәктәпнең 8нче класс укучылары Гәрәева Фирүзә, Әбүдәрова Зилә, 7нче класс укучысы Миргалимов Рифат катнашачак. Сезгә уңышлар телибез!
-
ВПР 18.04.2018 Мәктәптә 4нче һәм 5нче классларда график буенча ВПР(всероссийские проверочные работы)үткәрелә башлады. Укучыларга уңышлар телибез!

-
Баскетбол ярышлары 18.04.2018 Район буенча баскетбол ярышлары башланды.Уеннар урта мәктәпләр арасында 2 төркемдә, төп мәктәпләр арасында 4 төркемдә барачак. Җиңүче командалар район беренчелегендә катнашачаклар. 19.04 көнне безнең егетләр командасы Күҗәкә мәктәбендә көч сынашачак. Сезгә уңышлар телибез!











