Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Шәфкатьлелек бизи кешене 04.10.2018

Бүген классларда “Шәфкатьлелек бизи кешене”, “Олыласан олыны,олыларлар үзеңне” темаларына багышланган тәрбия сәгатьләре үтте. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең әби-бабаларына багышлап котлау открыткалары да ясадылар.
-
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. 03.10.2018 1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Хөрмәтле Өлкәннәребез,әтиләр,әниләр!!! Сезне барчагызныда бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз!!!. Гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы телибез.

-
Хезмәт ветераны белән очрашу 03.10.2018 Бүген 9 нчы класс укучылары Сиринә Рәдис кызы җитәкчелегендә өлкән буын Нәҗибә апа янына очрашуга барып, аны бәйрәм белән котлап кайттылар.

-
Көзге район ярминкәсе 30.09.2018 Көзге уңышлар җыеп алынгач, бүген район үзәгендә зур ярминкә оештырылды. Теләкәй мәктәбе дә үзенең продуктлары белән катнашты. Укытучыларыбызга (Газизов Г.Ф., Газетдинов Г.Ф.,Гыйздәтуллин И.М., Хәбирова М.Ф., Хәбирова С.Р.)ярминкәдә катнашулары өчен зур рәхмәт!

-
Мәктәп олимпиадалары 25.09.2018 Бүген график буенча мәктәп олимпиадалары башланып китте. Беренчесе тарихтан. Катнашучыларга уңышлар телибез.

- “Көзге кросс” ярышлары 23.09.2018 22 нчесентябрьдә район буенча Фирдәвес Шаемов призына “Көзге кросс” ярышлары үтте. 7 сыйныф укучысы Әхмәтов Раушан 800 м дистанциядә 2 урынны яулады. Киләчәктә дә уңышлар телибез. Укытучысы Гиздатуллин Илсур Мансур улы.
- Департамент тикшерүе 13.09.2018 Кичә безнең мәктәптә обрнадзор департаменты тикшерүе булып үтте. Мәктәп эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде.
-
Белем бәйрәме 01.09.2018 Бүген мәктәптә "Белем бәйрәме" үтте.Бәйрәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы әзерләгән сценарий буенча барды.

-
Грант ияләре 28.08.2018 Бу уку елында безнең мәктәпнең ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы "Оста мөгаллим", рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хабирова Сирина Рәдис кызы "Безнең яшь мөгаллим" исемендәге грант ияләре булдылар.Әфарин! Котлыйбыз!

-
Мәгариф хезмәткәрләре конференциясе 27.08.2018

Районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләренең секцияләрдә утырышлары эшлекле чыгышлар белән мәктәпләрдә үтте. Ә конференция 25нче августта район мәдәният йортында "Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше - уңышлы белем бирүнең нигезе" темасы буенча барды. Безнең мәктәпнең рус теле һәм әдәбият укытучысы Солтанова Гөлчәчәк Сәлах кызы РФ нең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!










