Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Яшь укытучылар форумы 21.08.2018 Безнең мәктәпнең яшь рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хабирова Сирина Рәдис кызы 20 август көнне Казан шәһәрендә 180 нче гимназияда үткән яшьукытучылар форумында катнашты. Анда алар төрле мастер-класслар карадылар, тренингларда катнаштылар. Р.Борханов, Р.Валиев, Ю.Прохоров, И.Гафуровлар белән очрашу булды. Яшь укытучыларга ноутбук алырга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

-
Мәктәпләрнең әзерлеген карау 21.08.2018 Кичә район башлыгы белән директорлар мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген карап йөрделәр. Безнең мәктәпнең әзерлеге уңай яктан бәяләнде.

-
Мәктәпне яңа уку елына әзерләү 04.08.2018 Мәктәпне яңа уку елына әзерләү эшләре бара.Яшелчә саклау урыны һәм туалет агартып куелды. Ир - егетләр ашханәдә һава суыру җайланмасын ремонтлыйлар.Буяу эшләрен мәктәпне кабул итүчеләр килгәнче бетерәчәкбез.

-
Зернотокта эш 04.08.2018 "Таң" хуҗалыгында урып - җыю эшләре башланды.Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр зернотокка график буенча 17.00дән 20.00 гә кадәр эшлиләр.

-
Бакчадагы эшләр 01.08.2018

Бакчада укучылар җәйге практика эшен график буенча эшләүләрен дәвам итәләр.Җиләк - җимешләр җыелып бетте. Хәзер сарымсак һәм суганны йолкып саклауга куйдылар. Укучылар тырышып эшлиләр.
-
Яшь укытучы 11.07.2018

2018-2019 нчы уку елында яшь укытучы – Хәбирова Сирина Рәдис кызы хезмәт юлын безнең мәктәптә башлаячак! Рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирәчәк. Ул“Наш новый учитель”(МО и нРТ 27.05.2016.№ 1033/16) ГРАНТ иясе дә булды!!! Котлыйбыз! Уңышлар юлдаш булсын, СИРИНА!
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогы 11.07.2018

Мәктәп яны тәҗрибә участогы укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр тарафыннан тәртиптә тотыла. Бәрәңгеләр шау чәчәктә, җиләкләр өлгерде, карлыганнар җитешә. Сатып алу өчен заказлар кабул ителә.Тел. 8-937-578-11-60.
-
Мәктәп директоры 05.07.2018

5нче июль көнне мәктәп директоры вазифалары Газизов Гадел Фирдәвис улына тапшырылды. Мәктәп коллективы белән уртак тел табып, тагын да яхшырак үрләр яуларга язсын!
-
Чыгарылыш кичәсе 25.06.2018 Теләкәй мәктәбен 2017 – 2018 нче уку елында 2 укучы тәмамлады: Миргалимов Илфат Ришат улы, Мусин Алмаз Айдар улы. Һәр елдагыча ОГЭны укучылар “2”леләрсез , уңышлы тапшырдылар. Афәрин! 25 июнь көнне чыгарылыш класс укучыларын изге теләкләр теләп, олы тормыш юлына бөтен мәктәп укытучылары озатып калды. Бәйрәм табыны әзерләгән ата – аналарга – Эльвира, Ришат Миргалимовлар һәм Гөлнара, Айдар Мусиннарга бик зур рәхмәт.

-
Мәктәп яны лагере
21.06.2018
1 – 21 нче июнь аралыгында мәктәп яны лагере Миңнегулова Светлана Шәехтимировна җитәкчелегендә оештырылды.










