Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Фән олимпиадалары дәвам итә 01.10.2019

Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә.Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Бакчадагы көзге эшләр 30.09.2019 Укучылар бакчадагы көзге эшләрне төгәлләп киләләр. Ашханәдә туклану өчен кызыл чөгендер, кишерне алып бетереп, базга салып куйдылар. 5 – 9 класс укучылары бик тырышып эшләделәр.

-
Фирдәвес Шәемов исемендәге “Алтын көз” җиңел атлетика кроссы 28.09.2019

28 нче сентябрь көнне район үзәгендә уздырылган Фирдәвес Шәемов исемендәге “Алтын көз” җиңел атлетика кроссында катнашып, мәктәп командасы II урынга лаек булды. Команда сосотавында: Камил Вагыйзов (V класс), Илмир Исмәгыйлов (V класс), Илмир Ахметов (VII класс), Әлфис Әхнәфов (VIII класс), Раушан Ахметов (VII класс)(шәхси 2нче урын), Рәмилә Гарифуллина(VIII класс), Эльвина Калинина(VIII класс).Җитәкчеләре - физкультура укытучысы Гиздатуллин Илсур Мансурович. Сезне җиңүегез белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. Молодцы!!!
-
Афәрин, Раушан!!! 28.09.2019 Фирдәвес Шәемов исемендәге “Алтын көз” җиңел атлетика кроссында катнашып, мәктәбебезнең VIII класс укучысы Ахметов Раушан II урынга лаек булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
"Росток" семинары 26.09.2019 26 нчы сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Росток" үзәге белгечләре тарафыннан оештырылган семинарда директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары З.М.Миңнәхмәтова катнашты.

-
Республика күләм интернет-олимпиада 25.09.2019 5 октябрь көнне Sakla сайтында 5-6 класс укучылары өчен юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча интернет-олимпиада уза. Шул уңайдан укучыларны регистрация үткәрү процессы бара.

-
Бөтенрәсәй һәм республика фән олимпиадалыры 23.09.2019 23 нче сентябрьдән бөтенрәсәй һәм республика фән олимпиадалырының мәктәп туры башланып китте. Укучыларыбыз олимпиадаларда үзләренең көчләрен сыныйлар. Аларга уңышлар телибез.

-
"Бөтенрәсәй йөгерү көне- Милләтләр кроссы 2019" 21.09.2019 "Бөтенрәсәй йөгерү көне- Милләтләр кроссы 2019" бәйгесендә укучыларыбыз Ахметов Раушан – I, Әхнәфов Әлфис - II, Ахметов Илмир – III урынны яуладылар. Шулай ук мәктәбебез командасында катнашкан Гарифуллина Рәмилә, Калинина Эльвина һәм Әхнәфов Әлфис тә уңышлы чыгыш ясадылар.

-
Экологик диктант 19.09.2019 18.09 көнне 8 һәм 9нчы класс укучылары Бөтенроссия экологик диктантын яздылар. Барысы 7 укучы катнашты. Җитәкчеләре - биология укытучысы Хабиров Г.А. эш нәтиҗәләрен күрсәтеп,оештыру комитетына отчет җибәрде. Һәр катнашучы сертификат алды.

-
"Чиста яр буе" акциясе 19.09.2019

18.09 көнне 8нче һәм 9нчы класс укучылары биология укытучысы Хабиров Г.А. җитәкчелегендә "Чиста яр буе" операциясендә катнаштылар. Алар Шәбез һәм Бәрдәш инеш буйларын, "Тау чишмәсе" янын чүп-чардан чистарттылар. Шунысы куанычлы - чүп сирәк очрады.










