Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Муниципаль олимпиадага әзерлек 31.10.2019 Муниципаль олимпиадаларга әзерлек максатыннан Актанышта "Бүләк" лагерендә үткәрелгән укуларга тарих, биология һәм башка фәннәр буенча укучылар фән укытучылары белән йөриләр. Аларга уңышлар телибез.

-
“Яшәү рәвеше – сәламәтлек” республика бәйгесе 31.10.2019

“Яшәү рәвеше – сәламәтлек” республика бәйгесенең район этабында катнашып "Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларның үз-үзен тотышына бәйле профилактика буенча күрсәтмә өләшү материалы» (плакат) номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Гилмеразиева Алия II урынга ия булды.
-
1нче чирек тәмамланды 31.10.2019 29.10. көнне 1нче чирек тәмамланды. Мәктәп буенча 1 отличник(Галиева Адилә Рәсүл кызы), 20 ударник(65% сыйфат). Укучылар кабинетларны җыештырып, инструктаж үтеп каникулларга таралдылар.

-
Оста гармунчыны олылау 26.10.2019 Бүген мәктәптә авылыбызның танылган гармунчысы Тимиров Рәсүл Хәмит улын юбилее белән котлау чарасы үтте. Рәсүл абый, авылга укып кайтып эшли башлаганнан бирле, мәктәптә үткән барлык чараларда баяны белән катнаша. Аның хезмәтләрен хөрмәтләп мәктәп директоры Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы, директорның укыту-тәрбия буенча урынбасары Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы, тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм профсоюз рәисе Миңнеәхмәтова Земфира Мөхәррәм кызы, "Дуслык" балалар бакчасы мөдире Солтанова Гөлчәчәк Сәлах кызы, юбилярның балалары, оныклары котлады. Кичәне башлангыч класс укытучылары Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы һәм Гәрәева Флүсә Сабит кызы алып барды. Кичә җыр-моңнар белән үрелеп барды.

-
Мәктәп ихатасында эшләр 26.10.2019

Мәктәп ихатасында төзекләндерү, көзге бакча эшләре дәвам итә.Укытучылар укучылар һәм техник хезмәткәрләр 100м искергән койманы сеткага алыштырдылар.
-
Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре 26.10.2019

Актаныш районы мәгариф бүлегенең приказы нигезендә 24 июня ноябрь к IIнне II Халакара «улил укулары» әдәби бәйгесенең муниципальные этабы үтте. Безнең мәктәптән Ногманова Алинә, Мухаметов Рәзил, Ногманова Дилә, Галиев Рөстәм, Гыйлмеразиева Алия, Иске Җияш башлангыч мәктәбеннән Миргалимова Зәлияләр катнашты. «Джалиль на языках мира» номинация 9 - 13 яшьлекләр арасында 7 нче класс укучысы Галиев Рөстәм (укытучысы - З.М.Миннәхмәтова) - 3 нче урын; «Джалиль на русском» номинация 9 - 13 яшьлекләр арасында 5 нче класс укучысы Ногманова Дилә (укытучысы –Г.Ф. Сабирова) 3 нче урын алдылар.
-
Бакчадагы көзге эшләр 25.10.2019 Бакчада көзге эшләр дәвам итә.Сарымсак утыртылды,кура җиләге участогы тәртипкә китерелде, спонсорлар ярдәме белән бакчага торф кертелде, җир эшкәртелеп куелды.

-
“Җәлил укулары” бәйгесе 25.10.2019

24 нче октябрь көнне “Җәлил укулары” республика бәйгесенең район этабы булып узды. Укучыларыбыз “М.Җәлил татар телендә”, “М.Җәлил рус телендә”, “М.Җәлил дөнья телләрендә” номинацияләре буенча чыгыш ясадылар.
-
“Халыклар бердәмлеге көне” 25.10.2019 4 нче ноябрь – “Халыклар бердәмлеге көне” буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 24.10 көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы И.Ф.Газетдинов укучылар белән ачык дәрес үткәрде.

-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары 24.10.2019 24 нче октябрь көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” темасы астында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары булып үтте. Семинарда мәктәпнең тәрбия эшәлре буенча директор урынбасары З.М.Миңнәхмәтова катнашты.











