Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 26.05.2019 25.05 көнне мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бик күңелле үтте.Башта алдынгыларны котлау булды.Чыгарылыш 9нчы һәм 4нче класс укучылары сценарий буенча чыгышлар ясадылар, укытучыларын котладылар, мәктәп, укытучылар турында җырлар җырладылар, вальс әйләнделәр. Килгән кунаклар, укытучылар, ата-аналар балаларны бәйрәм белән котладылар. Соңыннан, тантаналы рәвештә һавага шарлар очыргач, бергәләп истәлеккә фотога төшү,яшләр гимнын җырлау булды.

-
Праймериз 26.05.2019

Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар күрсәтү буенча праймериз үтте. Безнең мәктәп коллективы Татар Суыксу авылының мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына барып тавыш бирде.
-
Агро - НТИ - 2019 14.05.2019 15,16нчы май көннәрне педагог-организатор Хабирова Сиринә Рәдис кызы җитәкчелегендә 9нчы класс укучылары Минигулов Айдар, Сәетгәрәев Инсаф Казан авыл хуҗалыгы Академиясе оештырган "АгроНТИ(национально технологические инициативы) - 2019" конкурсына катнашырга баралар. Аларга хәерле юллар һәм уңышлар телибез.

-
Геология конкурсы нәтиҗәләре 14.05.2019 Приказ РМБ дән күчермә.№- 190- ОД 7.05.2019. "Геология һәм без" исемендәге район конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. 7нче класстан Калинина Эльвина «Геологические объекты и памятники природы» номинациясендә 2нче урынны, «Геологическая фантазия» номинациясендә 5нче класстан Хайдарова Эльвина 2нче, 6нчы класстан Ахметов Ильмир 3нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре - Газетдинов Илнар Флүр улы. Молодцы!

-
Җәйге спартакиада 13.05.2019 11нче май көнне Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган Җәйге спартакиада ярышларында 7нче класс укучысы Ахметов Раушан 400м га йөгерүдә 3нче урынны яулады. Ярышларда Ахметов Ильмр, Калинина Эльвина, Әхнәфов Әлфис, Гарифуллина Рәмилә катнашты. Молодцы!!!

-
Бөтенрәсәй акциясе «Игелек классы. Безнең заман геройлары» 10.05.2019 23 апрельдән 9 майга кадәр «Игелек классы. Безнең заман геройлары» Бөтенрәсәй акциясе игълан ителде. Акциянең максаты-укучыларда «Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы вакытында яшь балаларның батырлыгы, XXI гасыр геройлары турында " дигән бәйрәм турында күзаллау формалаштыру. Шул максаттан 4 нче май көнне мәктәбебездә бердәм сыйныф сәгате узды, күп кенә сыйныф җитәкчеләре аны "Зур сугышның кечкенә геройлары" турында тәкъдим ителгән видеоролик кулланып үткәрде.

-
Митинг 10.05.2019 8 нче май көнне Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг үтте. Әлеге митингка тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар үз хәтирәләре белән бүлештеләр, бәйрәм белән котладылар. Һәйкәлгә венок салынды. Укучылар тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде.

-
Патриотик һәм әхлакый тәрбия буенча бердәм сыйныф сәгате 10.05.2019

Җиңү бәйрәме турындагы күзаллауларны баету, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгына карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 6 май көнне мәктәбебездә патриотик һәм әхлакый тәрбия буенча бердәм сыйныф сәгате үтте.
-
"Теплые ножки" иганәчелек акциясе 06.05.2019

"Теплые ножки" иганәчелек акциясендә актив катнашкан өчен 6нчы класс укучысы Галиев Рөстәм, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миннахметова Земфира, мәктәп директоры Газизов Гадел "Благодарение" иганәчелек фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Молодцы!
-
"Тукай укулары" конкурсы 25.04.2019

Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 2нче класс укучысы Миргалимова Зәлия район буенча үткән "Тукай укулары" конкурсында 3нче урынны яулады. Укытучысы - Гәрәева Флүсә Сабит кызы. Молодцы!










