Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
Телефон: | |
E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 59 учащихся |
У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
ММБ утырышлары/ заседания ШМО 01.04.2024
Каникул чорында укытучыларның методик утырышлары узды.Узган атнада гуманитар, класс җитәкчеләре, башлангыч класс укытучылары һәм төгәл фәннәрнед методик берләшмәләре җыелды. Утырышта метдик берләшмә җитәкчеләре чиреклек нәтиҗәләр буенча чыгыш ясады һәм укытучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
В каникулярный период различные ШМО провели заседания.
-
Педсовет 30.03.2024
Каникул чорында педагогик киңәшмә узды. Утырышта барлык укытучылар да катнашты. Укытучылар чиреклек нәтиҗәләр белән таныштырдылар һәм "Ачык мәгълүмати тирәлек" дигән темага чыгышлар тыңланды.
В период каникул был проведен педсовет. Учителя ознакомили с итогами третьей четверти. Такңе были выступления на тему "Открытоя информационное пространство".
-
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә театр атналыгы/Неделя театра 25.03.2024
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, мәктәпнең тәрбия
планы чаралары нигезендә, театр атналыгы оештырылды. Атналыкны 15
март көнне башлангыч класс укучылары ачты. 1нче класс укучылары
“Сертотмас үрдәк”, 2 нче класс укучылары “Ике кыз” әкиятен, 3 нче класс
укучылары “Серле ачкыч” , 4 нче класс укучылары “Әбиләрдә кунакта”
әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
19 нчы март көнне 5-8 нче класс укучылары атналыкны дәвам итте.
Укучылар сәхнәдә күрсәткән әсәрләр урыны белән шаян, көлкеле булды,
урыны белән уйланырга мәҗбүр итте. 5 нче класс укучылары “Сак-Сок”
бәетен, 6 нчы класс укучылары “Табигать балалары”, 7 нче класс укучылары
“Кызыл алмалар”, 8 нче класс укучылары “Кабак” әсәрен сәхнәләштерделәр.
Чарага әзерлек эшләре дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, класс
җитәкчеләре тарафыннан оештырылды. Күрсәтелгән сәхнә әсәрләре гаилә,
балалар һәм әти-әниләр, экология, патриотизм, сугыш афәте, белемгә хөрмәт,
туган телгә хөрмәт һәм сак караш, туган телне саклау кебек тәрбияви
темаларны ачты. Укучыларның, остазларның хезмәте тиешенчә бәяләнде.
Атналыкны 9 нчы класс укучылары Г.Камалның “Банкрот” әсәре белән
йомгаклый.
С 15 по 22 марта в МБОУ “Такталачукская ООШ” была организована
неделя театра. Неделю открыли учащиеся начальных классов. 15 марта 1-4
классы показали свои творческие постановки. 19 марта учащиеся 5-8 классов
продолжили театральную неделю своими интересными пьесами. -
Өченче чирек тәмам/ Третья четверть закончилась 22.03.2024
Вакыйгаларга бай булган, бик тә катлаулы чирек - өченче чирек үтеп тә китте. Укучылар түзесезлек белән көтеп алган каникулларына таралыштылар.
Класс җитәкчеләре укучылардан һәм ата-аналардан язгы каникул чорына инструктажлар алып, балаларны каникулага озаттылар.
Наконец наступил конец долгожданной третьей четверти. Учителя взяли инструтажи у учеников и у родителей.
-
Биреп карау БДИ/ Пробные ОГЭ 21.03.2024
9 нчы класс укучылар бу атнада мәҗбүри һәм сайланма фәннәр буенча БДИ биреп карадылар. Безнең мәктәп укучылар химия, биология,татар теле, информатика сайланма фәннәреннән һәм рус теле белән математика мәҗбүри фәннәреннән көчләрен сынадылар. Нәтиҗәләр уртача, укучылар һәм фән укытучылары алга таба әзерлекләрен дәвам итәрләр.
Ученики 9го класса на этой неделе сдавали ОГЭ по обязательным и выборочным предеметам.
-
Истәлекле дата/ Памятная дата 18.03.2024
Бүген, моннан ун ел элек Кырым Россия белән янәдән кавышты. Бу истәлекле датаны Такталачык мәктәбендә дә билгеләп уздылар.
Сегодня ровно 10 лет назад Крым воссоединился с Россией. Эту памятную дату отметили и в нашей школе.
-
«Һөнәри дебют»/ "Профдебют" 16.03.2024
9 класс укучылары көч сынаша: Актаныш технология техникумында янәдән «Һөнәри дебют»
Ученики 9го класса сегодня соревнуются в Техникуме села Актаныш по рабочим профессиям.
-
Әти янәшәдә/ Папа рядом 16.03.2024
Республикакүләм "Әти янәшәдә" фотоконкурста Мухаметшиннар, Гайсиннар 2-3 урын, ә Фатыйзховлар гаилләсе 2 нче урын яуладылар.
На республиканском фотоконкурс "Папа рядом" семья Мухаметшиных и Гайсиных заняли 2-3 места, а семья Фатиховых 2 место.
-
Татар телчеләренең район семинары/ Районный семинар учителей татарского языка 12.03.2024
12 нче март көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә районның татар теле укытучылары семинары узды. Чара "Белем бирүнең яңартылган ФДББС шартларында туган тел аша функциональ грамоталылкны формалаштыру" темасы астында узды. Семинар ачык дәрес, мастер-класслар һәм концерт программасы белән үрелеп барды. Килгән укытчылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм семинарга югары бәя биреп киттеләр.
12 марта на базе Такталачукской основной обәеобразовательной школы прошел районный семинар учителей татарского языка и литературы.
-
Атна башы/ Начало недели 02.03.2024
Атна башы гадәттәгечә флаг күтәрү һәм гимн җырлаудан башланып китте. Шулай ук директор тарафыннан "Йолдызлык-Созвездие" уңышлары белән таныштыру һәм бүләкләү оештырылды. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе лаеклы 3 нче урын алды.
ачало недели началась с поднятия флага и исполнения гимна. Также директор поздравил участников "Йолдызлык-Созвездие" и вручил дипломы участникам фестиваля.