МБОУ «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
Телефон: | 8 - (85552) 5 - 55 - 01 |
E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" Актанышского района РТ |
Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 57 учащихся |
У нас учат: | 15 педагогов |
МБОУ «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Тукай әсәрләре геройлары/ Герои произведений Тукая 12.05.2022
Тукай әсәрләре геройларын укучыларыбыз төрле материаллардан үз куллары белән әзерләде.
Учениками начальных классов были созданы герои произведений Тукая.
-
Карга боткасы/Праздник весны и труда 05.05.2022
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.
Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.
Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп карр-карр килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.
Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык,гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.
Әлеге уку елында укучыларыбыз өчен Карга боткасы бәйрәме оештырылды, балаларга йомырка тәгәрәтү һәм башка ярышлар ошады.
-
Бакчада язгы эшләр/ Трудовое воспитание 05.05.2022
Мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр башланып китте. Технология дәресләре кысаларында җыештыру, орлыклар чәчү оештырыла.
Началась работа на пришкольном участке.
-
Татар сүзе/ Благодарственные письма 05.05.2022
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырылган "Татар сүзе" бәйгесендә укучыларыбыз актив катнашты. Алар: Гизетдинова Зәлия(2 класс), Мухтаров Самат(4 класс),Мингазова Алинә(5 класс), Шәемова Илсөя(6 класс), Әюпов Әмир, Шакирова Зәлия,Вахитова Индира(7 класс). Әлеге укучыларыбызга Рәхмәт хатлары килде.
Участники конкурса "Татар сүзе" получили благодарственные письма от оргкомитета.
-
Бәйге/ "Полицейский Дядя Стёпа" 05.05.2022
2022 елның 4 маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге район Мәгариф идарәсе белән берлектә, эчке эшләр органнарында хезмәтнең абруен күтәрү һәм полиция эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан, 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар арасында "Полицейский Дядя Стёпа" Бөтенроссия балалар иҗат конкурсының муниципаль этабын үткәрде. Әлеге бәйгедә 2 нче класс укучылары класс җитәкчесе Исламова А.Ф. җитәкчелегендә катнаштылар.
Был проведен Всероссийский конкурс поделок "Полицейский Дядя Стёпа". На муниципальном этапе конкурса приняли участие ученики 2 класса. Классный руководитель Исламова А.Ф.
-
Әтиләр советы утырышы/Заседание совета отцов 28.04.2022
28 нче апрель көнне Актаныш районы Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әтиләр советының чираттагы утырышы узды. Чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакирова Р.М, аның тәрбия эше буенча урынбасары Мусина Г.М., методист Зиннурова Р.Р., мәктәп директорлары һәм Әтиләр советы җитәкчеләре катнашты. Утырыш эшлекле формада үтте.
Кунак буларак, ялгызы ике бала тәрбияләп үстергән әти - Такталачык табиблык амбулаториясе җитәкчесе, гомумпрактика табибы, табиб-нарколог, атказанган табиб Минхуҗин Ленар Сәүбән улы, лаеклы ялдагы мөгаллим, музыка җанлы шәхес Фәйрушин Камил Батырхан улы катнашты.
Кунакларны укучылар әтиләре турында язылган шигырьләре белән каршы алды. Шулай ук сәнгать мәктәбе филиалының рәсем бүлегендә шөгыльләнүче балалар иҗатына багышланган күргәзмә эшләде. Үз һөнәрләренең остасы булган әтиләрнең хезмәтләрен бәяләп бирелгән мактау һәм рәхмәт хатлары, оста куллы әтиләр ясаган җиһаз-предметларны туплап әзерләнгән күргәзмә дә беркемне дә битараф калдырмады. Якташыбыз М.Мутин исемендәге музейда кунакларны укучыларыбыз тематик чыгышлары белән каршы алды.
Такталачык Әтиләр советы рәисе Әюпов Айнур Шамил улы әтиләр һәм балалар, мәктәп белән берлектә алып барылган эшкә анализ ясады. Мәктәптә тәрбия эшен оештыруны чагылдырган видеоязма каралды. Чара Әтиләр советының күчмә символын тапшыру һәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек/ Внеурочка 28.04.2022
2 нче класс укучылары, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, яз аенда туган классташларының туган көн кичәсен уздырды. Кызыклы уеннар укучыларга ошады. Класс җитәкчесе Исламова А.Ф.
Во 2 классе был организован день именинника.
-
Дәүләт символикасы/25 апреля - Единый день поднятия государственного флага 25.04.2022
Сегодня для обучающихся день начался с торжественной церемонии поднятия государственного флага нашей страны. Ведь 25 апреля — единый день поднятия флага РФ.
Данную инициативу предложил представитель молодёжного детского центра «Артек» в рамках видеоконференции, и ее поддержал президент России Владимир Владимирович Путин.
Каждое государство имеет свои государственные символы, это знаки его суверенитета — герб, гимн и флаг. Символы государства – это и история страны и ее сегодняшний день. Они выражают особенности исторического пути страны и ее отличия от других стран.
Одним из важнейших государственных символов нашей России является государственный флаг.
-
Тукай әсәрләренә нигезләнеп кул эшләре/ По произведениям Тукая 23.04.2022
2 нче класс укучылары Тукай әсәрләренә нигезләнеп кул эшләре әзерләделәр. Класс җитәкчесе Исламова А.Ф.
Ученики 2 класса сделали поделки по произведениям Тукая.
-
Экояз. Шимбә өмәләре башланды/Субботник 23.04.2022
"Экояз-2022" акциясе кысаларында шимбә өмәләре башланды.
В рамках акции "Эковесна-2022" начались субботники.