Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259
-
Профилактик отряд эшчәнлеге 23.05.2012

23 нче май көнне мәктәптә эшләп килүче профилактик отряд эшчәнлеге тикшерелде. Өлкән сыйныф укучылары белән очрашу барышында әлеге юнәлештә эшләүче сайт белән таныштырдылар.
-
Байсар аланы 18.05.2012

15-17 май көннәрендә мәктәбебезнең укучылар һәм укытучылар командасы, традицион рәвештә Байсар урманында оештырылучы турслетта булдылар. Газета чыгару, ориентлашу, туризм техникасы, ККМ буенча уңышлы чыгыш ясаган укытучыларыбыз командасы гомуми 3 урынга лаек булды. Команда составында Р.З. Исхаков, Р.Р.Гайсин, З.А.Исламова, И.И.Шайхразиева ККМда 2, туризм техникасында 2 урынга лаек булдылар; шәхси беренчелектә Р.З.Исхаков ориентлашу буенча 1 урынны алды. Укучыларыбыз да уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучылар командасы мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Афәрин!
-
Поволжский Всероссийский ноучно-практическая конференция 15.05.2012

Учителя нашей школы Р.С.Амирова и Н.Х.Хазиева участвовали в Поволжской Всероссийской ноучно-практической конференции.
-
Балаларны яклау көне 14.05.2012

14 май көнне мәктәп күләмендә Балаларны яклау көне узды. Класс сәгатьләреннән соң барлык укучылар да табигатькә юл алды. Башлангыч сыйныф укучылары дару үләннәре җыйды, сәламәтлекне ныгытуга юнәлтелгән уеннар уйнадылар. 5-11 класс укучылары ориентлашу, туризм техникасы кебек ярыш төрләрендә үзләрен сынадылар.
-
Җиңү көне! 10.05.2012

8 май көнне һәйкәл янында митинг узды. Әлеге митингка сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде.
-
Интернет олимпиада. 06.05.2012

5.05 7 класс укучылары математика фәненнән КФУ уздырган олимпиадада катнаштылар.
-
Конкурс нәтиҗәләре 06.05.2012

18 марттан 6 апрельгә кадәр КГТУ тарафыннан уздырылган язмача тәрҗемә конкурсында катнашып 9 клсс укучысы Р.Р.Амиров һәм 10 класс укучысы А.Р. Зарипова сертификатларга ия булдылар. Әлеге конкурска яхшы катнашучылар әзерләгән өчен инглиз теле укытучысы Р.С. Амирова рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Афәрин!
-
Интернет олимпиада. 04.05.2012

3.05 физика фәненнән КФУ тарафыннан abiturient.kpfu.ru сайтында уздырылган олимпиадада балалар кызыксынып катнаштылар.
-
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын! 26.04.2012

Такталачык авылы мәдәният йортында китапханәче Д.Ш.Гайсина оештырган "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!" дип аталган чарада коррекцион мәктәп һәм урта мәктәп укучылары бик теләп катнаштылар. Чара Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләренә нигезләнгән иде. Авылыбызның Ак әбиләре тарафыннан мөнәҗәт һәм вәгазьләр әйтелде.
-
Өмә! 23.04.2012

Мәктәп территориясен һәм бакчасын чүп-чардан арындыру максатыннан шимбә көнне өмә оештырылды. Өмәдә барлык укучылар да һәм укытучылар да теләп катнашты.










