Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Хоккей 04.02.2015

Укучы балалар арасында хоккей ярышлары башланып китте. Безнең мәктәпнең "Такталачык" командасы Тат. Суксу мәктәбе командасы белән очрашып, 2:0 исәбе белән җиңү яулады. Әфәрин, егетләр!
-
Республика күләмендә призлы урын 30.01.2015

Шушы көннәрдә Казанда җәмгыять белеме буенча олимпиаданың Республика этабы үтте. Безнең мәктәптән бу сынауда 8 нче сыйныф укучысы Газетдинова Гүзәл катнашып (җитәкчесе Газетдинова А. ) уңышлы гына чыгыш ясап 3 нче урын яулады.
-
Физика елы
28.01.2015
Физика елы кысаларында үткәрелгән районкүләм физика дәресе эшкәртмәләре бәйгесенең "Иң яхшы традицион дәрес эшкәртмәсе" номинациясендә Гайсин Р. Р. I нче урын яулады. Аны чын күңелдән бу җиңүе белән котлыйбыз.
-
Конкурс эссе по английскому языку 27.01.2015

27 января прошел конкурс эссе по английскому языку среди учеников 9-11 классов. Участники в течении 90 минут должны были написать свои мысли по выбранной теме. Из нашей школы на конкурсе участвовала ученица 10 класса Хурматуллина Гульназ.
-
"Салют, Җиңү!" 23.01.2015

10 нчы класс укучылары арасында "Салют, җиңү!" дигән темага сочинениеләр конкурсы үткәрелде (укытучысы Нуриева Ә. Г.) Яппарова Алисәнең эше иң яхшысы дип табылды.
-
Сочинениеләр конкурсы
21.01.2015
Мәктәбебезнең 3, 4 нче класс укучылары район күләмендә үткәрелүче сочинениеләр конкурсына әзерләнәләр. Әдәби әсәрләр укыйлар, төрле иншалар язып үзләренең көчләрен сыныйлар. Аларга уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы
17.01.2015
IX класста ата-аналар җыелышы булып узды (Класс җитәкчесе Нуриева Ә.Г.). Көн тәртибендә ОГЭ га әзерлек мәсьәләсе каралды. Ата-аналар, укучылар һәм мәктәп администрациясе белән берлектә ОГЭ га кирәкле документлар тутырылды.
-
География олимпиадасының республика этабы
16.01.2015
8 нче сыйныф укучысы Габдуллина Энҗе география фәне буенча Россия күләм олимпиаданың Республика этабында катнашу өчен Казан каласына китте. Җитәкчесе: Хаҗиева Н. Х.. Уңышлар телибез сезгә.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 15.01.2015

Башлангыч класс укучылары дәрестә, дәрестән тыш вакытларда саф һавада уеннар уйныйлар, чана, чаңгы шуалар, боз мәйданчыгында тимер аякта шуу серләренә төшенәләр.
-
Район мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 12.01.2015

10 январь көнне Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган район мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы үтте. Безнең мәктәптән армспорт буенча директор Рахманов Алмаз I урынны, бадминтон буенча физкультура укытучысы Исхаков Рузиль һәм башлангыч класслар укытучысы Шәмсиева Миләүшә II урынны, йөзү буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гайсин Радик III урынны, чаңгы ярышы буенча Агзамова Илиза III урынны, аркан тарту буенча команда II урынны яулады. Мәктәбебез командасы гомуми V урынны алды. Молодцы!










