Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Уку атнасын йомгаклау/ Итоги учебной недели 07.03.2025

Бүген безнең мәктәптә узып баручы атнага йомгак ясалды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт әләмен төшерү хокукы районкүләм “Чакырылыш алды” бәйгесендә автомат сүтеп- җыю буенча 3 нче урынга лаек булган 9 нчы класс укучысы Кузьмин Робертка бирелде.
Сегодня в нашей школе подведены итоги уходящей недели . Право на снятие Государственного флага Российской Федерации и Республики Татарстан предоставлено ученику 9 класса Кузьмину Роберту, занявшему 3 - е место в районном конкурсе "Допризывник" по разборке и сборке автомата.
-
"Әлифба бәйрәме"/"Праздник Азбуки" 06.03.2025

Бүген мәктәбебездә “Әлифба бәйрәме” үткәрелде.Беренче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, һәм 2,3,4нче сыйныф укучылары катнашты.Укучылар бәйрәмдә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар,әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган укытучыларына,әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
Сегодня в нашей школе состоялся” праздник Азбуки".Первоклассники отпраздновали свою первую победу в мире знаний. В празднике приняли участие родители детей, а также учащиеся 2, 3, 4 классов.На празднике учащиеся пели, рассказывали стихи. Праздник прошел очень весело. Ребята поблагодарили своих учителей, родителей, которые приложили большие усилия для обучения азбуке. А мы поздравляем первоклассников с праздником, желаем дальнейших успехов!
-
День рождения ЮИД/ЮИДның туган көне 06.03.2025

6 март көнне бөтен ил буенча яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядының туган көне (ЮИД) билгеләп үтелә. Мәктәбебездә әлеге уңайдан рәсемнәр күргәзмәсе һәм видеокүзәтү оештырылды.
6 марта по всей стране отмечают День рождения отряды юных инспекторов дорожного движения (ЮИД). В школе по этому случаю были организованы выставка рисунков и видеонаблюдение.
-
"Без бергә, без бердәм!"/ "Мы вместе, мы едины!” 05.03.2025

2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елы кысаларында, мәктәп күләмендә "Без бергә, без бердәм!" исеме астында укучыларны, әти-әниләрне, педагогларны берләштергән мәктәпкүләм чара оештырылды. Ике юнәлештә барган чара күмәк чәй табыны белән тәмамланды. Чарада катнашучыларга, оештыручыларга, үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт!
В рамках “2025 год-Года защитника Отечества” в нашей школе прошло общешкольное мероприятие "Мы вместе, мы едины!”, объединившее учащихся, родителей, педагогов. Мероприятие завершилось коллективным чаепитием. Большое спасибо участникам, организаторам, всем, кто внес свой вклад!
-
Махсус хәрби операциядә катнашучы батырларга ярдәм йөзеннән өй токмачы әзерләдек/ В помощь героям-участникам специальной военной операции приготовили домашнюю лапшу 05.03.2025

2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елы кысаларында, мәктәп күләмендә "Без бергә, без бердәм!" исеме астында укучыларны, әти-әниләрне, педагогларны берләштергән мәктәпкүләм чара оештырылды. Чара барышында махсус хәрби операциядә катнашучы батырларга ярдәм йөзеннән тырыш әниләр һәм укучы кызлар, укытучылар ярдәме белән өй токмачы әзерләнде. Үз өлешен керткән һәркем илебез иминлеге сагында торучы батырларга туган як җылысы, күңел җылысы барып ирешсен дигән теләк белән янып эшләде.
2025 год-в рамках Года защитника Отечества, на общешкольном мероприятии "Мы вместе, мы едины! в помощь героям-участникам специальной военной операции силами старательных матерей, школьниц, учителей была приготовлена домашняя лапша. Каждый, кто внес свой вклад, искренне желал, чтобы тепло родного края досталось героям, стоящим на страже благополучия нашей страны.
-
Мәктәбебездә зур чара үтте/ В нашей школе прошло большое мероприятие 05.03.2025

5 нче март көнне мәктәбебездә “2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елы” кысаларында, мәктәп күләмендә "Без бергә, без бердәм!" исеме астында укучыларны, әти-әниләрне, педагогларны берләштергән мәктәпкүләм чара оештырылды. Чара дусларча волейбол уены белән башланып китте. 4 команда үзара көч сынашты, иң көчле һәм иң җитезләр мәктәп дирекциясенең мактау хатлары, грамоталар белән бүләкләнделәр.
5 марта в рамках “2025 год-Года защитника Отечества” в нашей школе прошло общешкольное мероприятие "Мы вместе, мы едины!”, объединившее учащихся, родителей, педагогов. Мероприятие началось с товарищеского матча по волейболу. 4 команды соревновались между собой, сильнейшие и самые быстрые были награждены грамотами дирекции школы.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 05.03.2025

Башлангыч класс укучылары арасында үткәрелгән районкүләм иң яхшы эзләнү проектлары конкурсында 3 нче класс укучысы Кулиев Салават 1 нче, Мингазов Айназ 2 нче урынга лаек булды. Укучыларны, укытучылары З. Ф. Шәемованы , әти-әниләрне әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Уңышлар дәвамлы булсын.
В районном конкурсе лучших поисковых проектов среди учащихся начальных классов ученик 3 класса Кулиев Салават занял 1-е место, Мингазов Айназ-2-е место. Поздравляем учащихся, классного руководителя З. Ф. Шаемову, родителей с этой большой победой! Пусть успех будет продолжительным.
-
Уку атнасы башланды/ Начало учебной недели 03.03.2025

Безнең мәктәптә яңа уку атнасы гадәттәгечә әләм күтәрүдән һәм гимн башкарудан башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт әләмен күтәрү хокукы район күләмендә үткәрелгән биатлон ярышында мәктәп данын яклаучы укучыларга: Рүзәл Гизетдиновка, Фәнзил Галиевка тапшырылды . Яңа атна да уңышларга бай булсын, имин үтсен.
Новая учебная неделя в нашей школе традиционно началась с поднятия флага и исполнения гимна. Почетное право поднять Государственные флаги Российской Федерации и Республики Татарстан было предоставлено учащимся, которые защищали честь школы на районных соревнованиях по биатлону: Р.Гизетдинову, Ф. Галиеву . Пусть и новая неделя будет удачной, благополучной.
-
Уку атнасын йомгаклау/ Итоги учебной недели 01.03.2025

Бүген безнең мәктәптә узып баручы атнага йомгак ясалды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт әләмен төшерү хокукы "Йолдызлык-2025" фестиваленең l нче дәрәҗә диплом иясе, "Хореография-соло" номинациясендә җиңеп килүче Шәемова Илсөягә бирелде.
Сегодня в нашей школе подведены итоги уходящей недели . Право на снятие Государственного флага Российской Федерации и Республики Татарстан предоставлено обладательнице диплома l степени фестиваля "Созвездие-2025", победительнице в номинации "Хореография-Соло" И. Шаемовой.
-
Биатлон 25.02.2025

Бүген Бүләк чаңгы базасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 9-11 сыйныф укучылары һәм технологик техникум укучылары арасында биатлон буенча XXI район ярышы узды.Әлеге ярышта безнең мәктәптән Гизетдинов Рүзәл һәм Галиев Фәнзил катнашты. Афәрин егетләр!
Сегодня на лыжной базе Буляк прошло XXI районное соревнование по биатлону среди юношей 9-11 классов общеобразовательных школ и учащихся технологического техникума, посвященных 80 годовщине Великой Победы и Великой Отечественной войне и Дню защитника Отечества 1941-1945г. и Дню защитника Отечества.
В соревновании приняли участие из нашей школы Гизетдинов Рузаль и Галиев Фанзиль. Молодцы ребята!










