Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Общешкольное внеклассное мероприятие "Международный день музеев" 17.05.2025

Ежегодно 18 мая музеи открывают свои двери для всех желающих совершенно бесплатно и с радостью показывают свои выставочные залы, новые экспонаты, рассказывают, просвещают и работают в духе девиза «Музеи – это важное средство культурного обмена, обогащения культур и развития взаимопонимания, сотрудничества и мира разных народов».
В канун праздника в МБОУ " Такталачукская ООШ" руководитель школьного музея А.А. Газетдинова и советник директора по воспитанию Г.Р. Мухтарова проводили тематическую экскурсию.
Экскурсия началась с приветственного слова советника директора по воспитанию , который рассказал о значимости Международного дня Музеев и цели этой встречи. Ученики были приглашены присоединиться к путешествию по музею и отправиться в увлекательное путешествие по истории нашего села . Ребята получили незабываемые впечатления и положительные эмоции.
Сохранение исторической памяти - это не только проявление уважения к прошлому, но и гарантия единства народа и суверенитета государства в будущем. -
Котлыйбыз!/ Поздравляем! 16.05.2025

2 нче класс укучылары Имамова Зәлинә, Фатихова Динәне , укытучылары Р.Р.Имамованы "Мин җиңүне ясыйм!" рәсем бәйгесендәге уңышлары белән котлыйбыз!
Поздравляем учениц 2 класса Имамову Залину, Фатыхову Дину и учителя Р. Р. Имамову с успехами в конкурсе рисунков "Я рисую победу!"
-
“ЭКОЯЗ –2025”/ "ЭКОВЕСНА-2025" 15.05.2025

“ЭКОЯЗ –2025”кысаларында кулланылган батарейка җыю акциясе оештырылды.Укучылар , ата-аналар, педагоглар батарея җыю эшенә актив кушылдылар. Барлык батареяларны алга таба утильләштерү һәм эшкәртү өчен махсус контейнерга җыйдылар.
В рамках "ЭКОВЕСНА-2025" была организована акция по сбору использованных батарей.Учащиеся, родители, педагоги активно включились в работу по сборке батареек. Все батареи были собраны в специальный контейнер для дальнейшей утилизации и переработки.
-
"Киләчәккә адым – 2025"/ "Шаг в будущее-2025" 13.05.2025

«Киләчәккә адым -2025» фестивалендә уңышка ирешкән укучыларыбыз йомгаклау тантанасында катнашты. Фестивальнең төп максаты — укучыларның проект, тикшеренү, конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлеге аша иҗади активлыгын арттыру, техник фикерләү сәләтен үстерү, киләчәктә сайлаячак һөнәрләре турында уйлануга этәрү. Быелгы фестиваль кысаларында "XXI гасыр Кулибиннары" Бөтенроссия яшь уйлап табучылар олимпиадасының район этабы үткәрелде. Катнашучылар үзләренең фәнни-техник эшләнмәләрен тәкъдим итеп, уйлап табу өлкәсендә сәләтләрен күрсәтте.
Ученики из нашей школы приняли участие в заключительной церемонии «Шаг в будущее-2025 ". Основная цель фестиваля-повышение творческой активности учащихся через проектную, исследовательскую, конструкторскую и изобретательскую деятельность, развитие технического мышления, мотивация к размышлениям о будущей профессии. В рамках нынешнего фестиваля состоялся районный этап Всероссийской олимпиады юных изобретателей" Кулибины XXI века". Участники продемонстрировали свои способности в области изобретательства, представив свои научно-технические разработки.
-
Уку атнасы башланды/ Начало учебной недели 12.05.2025

Безнең мәктәптә яңа уку атнасы гадәттәгечә әләм күтәрүдән һәм гимн башкарудан башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт әләмен күтәрү хокукы взвод командиры Гизетдинов Рүзәлгә бирелде.
Новая учебная неделя в нашей школе традиционно началась с поднятия флага и исполнения гимна. Почетное право поднять Государственные флаги Российской Федерации и Республики Татарстан было предоставлено командиру взвода Гизетдинову Рузалю.
-
"Җиңү җырын җырлый Актаныш" 09.05.2025

«Ватан Дәшә! Родина Зовет!” фестивале кысаларында авыл җирлекләренең, район үзәге оешмаларының, уку - укыту учрежденияләренең хор коллективлары арасында “Җиңү җырын җырлый Актаныш” бәйгесендә безнең мәктәбебез укучылары һәм укытучылары үзләренең чыгышларын жюрига тәкъдим итеп, лауреат булдылар.Котлыйбыз!
-
9 май - Җинү көне 09.05.2025

Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына, Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар.
9 май - безгә тынычлык һәм азатлык бүләк иткән, фронтта һәм тылда көрәшкән, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызган һәркемгә рәхмәт белдергән көн.
Бөек Җиңү халкыбызның милли горурлыгы, хәрби даны һәм батырлыгы символы.
Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган сугышчыларга, тылда эшләүчеләргә, бу якты көнне якынайтучыларга, сугыштан соңгы елларның авырлыгын күтәрүчеләргә мәңгелек дан!
Без үткән еллардагы вакыйгаларны сакларга, озак еллар дәвамында ата-бабалары белән горурлансыннар өчен, яшь буында Ватаныбызга карата патриотик һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тиешбез. Дөньяларда тынычлык-татулык урнашсын, хәвефле җирләрдә булган ир-егетләребез тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсыннар, күкләребез аяз, күңелләребез һәрчак шат булсын!Тыныч күк йөзе, бәхет һәм илебезнең киләчәге якты булуын телибез. -
“Җиңү көне —күп милләтле халкыбыз рухының какшамас көче” 08.05.2025

Бүген авылыбызда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара, Бөек Ватан сугышында көрәшкән батырларны искә алып, Хәтер митингы узды. Илебез азатлыгын яклау һәр ир-егетнең изге бурычы дип тәрбиялиләр безнең якларда. чыннан да, көчле затларыбыз бары горурлык хисләре генә уята. Такталачыкның 7 егете Әфган сугышында интернациональ бурычын үти. Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә 13, хәзерге махсус хәрби операциядә 11 егет катнаша. СВОдан вакытлыча ялга кайткан Айдар Әдиятуллин белән Илзар Сәрвәретдинов исә бүгенге Бөек Җиңү бәйрәменең зур кунаклары булдылар. Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев район башлыгы исеменнән авыл халкын Җиңү көне белән котлады һәм ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Бәйрәмнең асыл матур бизәге- мәктәбебез укучылары булды. Егетләр һәп кызлар бик эчтәлекле концерт номерлары тәкъдим итте. Алар сугышчан тематикадагы җырлар, биюләр башкардылар. Нәфис сүз аша фашист илбасарларына нәфрәт белдерделәр, тыныч тормыш бүләк иткән солдатларыбызга рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Бәйрәм Билгесез солдат һәкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
-
Выставка, посвященная 80-летию Победы в Великой Отечественной войне/Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә 06.05.2025

Безнең мәктәптә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә булдырылды. Бу мөһим вакыйга яшь буынга илебез тарихын тирәнрәк аңларга һәм фашизмны җиңүнең бөеклеген аңларга ярдәм итәргә тиеш.Экспозициягә фронтовикларның фотосурәтләре, героик еллардагы вакыйгаларны чагылдырган рәсемнәр һәм кул эшләре куелды.
В нашей школе создана выставка, посвященная 80-летию Победы в Великой Отечественной войне. Это важное событие призвано помочь молодому поколению глубже понять историю нашей страны и осознать величие Победы над фашизмом.Экспозиция включает в себя разнообразные экспонаты: фотографии фронтовиков, рисунки и поделки, отражающие события тех героических лет, сделанные руками учащихся.
-
Акция “Спасибо деду за Победу! ”, посвященная 80-летию Великой Победы 06.05.2025

Сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә шөгыльләнүче балалар Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан #Спасибо_деду_за_Победу акциясенә кушылды. Алар рәсемнәрен Җиңү таңын якынайтып, үз өлешләрен керткән бабалары истәлегенә багышладылар. Җитәкче Вәлиева И. М.
Обучающиеся отделения рисунка художественной школы присоединились к акции #Спасибо_деду_за_Победу, посвященной 80-летию Великой Победы. Они посвятили свои рисунки памяти предков, которые внесли свой вклад в приближение Зари победы. Руководитель Валиева И. М.










