Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Балалар бакчасы - мәктәп дәвамчанлыгы 18.03.2019

Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр мәктәп китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче Ләйлә апалары балаларны китапханә һәм яңа китаплар белән таныштырды.
-
Универсиада-2019 18.03.2019

"Универсиада -2019" чарасы кысаларында, башлангыч сыйныф укучыларына мәгълүмат бирелеп, мәктәп директоры Хаҗиев А.С. тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Без бергә" бәйгесенең район этабы 18.03.2019

Республикакүләм "Без бергә" бәйгесенең район этабына старт бирелеп, заявкалар тапшырылды.
-
Эрудит(литературное чтение ) 18.03.2019

16 март көнне мәктәбебез укучылары әдәби уку буенча "Эрудит" олимпиадасында катнаштылар.
-
Белем бирү минимумнары тапшыру бара 15.03.2019

Өченче чирек тәмамланырга бер атна вакыт калып бара. Укучылар белем бирү минимумнары тапшыралар, чиреклек контроль эшләр эшлиләр. Әлеге эш төрләре мәктәбебездә үзенчәлекле формада- әти-әниләр катнашында уза. Бу алым әти-әни өчен үз баласының белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүен күрү, аларга укуда ярдәм итү өчен файдалы.
-
Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесенең зона этабы 15.03.2019

Актаныш районында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесенең зона этабы үтеп, ул үз җиңүчеләрен билгеләде.
Актаныш технология техникумы базасында оештырылган бүләкләү тантанасы конкурсантлар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Көнозын һөнәри осталыкларын күрсәткән мөгаллимнәр, аларның хезмәтен бәяләгән мәртәбәле жюри составы җыр-моңга гашыйк актанышлыларның чыгышларын тамаша кылды, тәбрик һәм котлау сүзләрен кабул итте.
Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова әлеге һөнәри осталык бәйгесен тулы бер мәктәп дип атады. “Биредә без профессионаллар булырга өйрәнәбез, үзара тәҗрибә уртаклашабыз, фикер алышабыз, яңа метод-алымнарны өйрәнәбез”, - дип азсызыклады ул. Районның баш педагогы мөгаллимнәрнең зур әзерлек белән килүләрен, шул ук вакытта команда белән эш оештыручыларның уңышы күпкә югарырак булуын да искәртте. Нәфисә Рим кызы сәхнә түреннән катнашучылар белән беррәттән чарага бәйрәм төсмере биргән балаларга, аларның остазларына, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен юллады.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Гайсина Лилия Фәнил кызының һөнәри осталыгы югары бәяләнде. Ул II дәрәҗә диплом иясе. I , II дәрәҗә дипломга ия булучы мөгаллимнәр 13-14 апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк "Ел укытучысы-2019" бәйгесенең финалында катнашып, үз районнарының данын республика күләмендә яклау хокукын алды.
Республика бәйгесенең зона этабында уңышка ирешүчеләрне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы тәбрикләде.
-
Физический огонек 11.03.2019

Мәгариф идарәсе планы нигезендә, Иске Кормаш мәктәбе базасында, 7-8 класс укучылары арасында "Физик огонек" бәйгесе узды. Безнең мәктәптән Бәхтиев А., Мингазов В., Гаязов И. катнашты.
-
Русский медвежонок 11.03.2019

"Русский медвежонок- языкознание для всех" бәйгесенә йомгаклар ясалды. Быел әлеге бәйгедә 34 укучы катнашты.
-
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты 06.03.2019

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, мәктәпнең актлар залында, укучылар һәм аларның мөгаллимнәре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Чарага әниләр һәм әбиләр чакырылды.
-
Ата-аналар җыелышы 06.03.2019

6 март көнне "Дәрестән тыш эшчәнлек аша укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеген күтәрү" темасына гомуми ата-аналар җыелышы уздырылды. Көн тәртибе нигезендә, мәктәп директоры Хаҗиев А.С., директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фаррахова Л.С., тәрбия эшләре буенча урынбасар Гайсина Л.Ф. чыгыш ясады. Белем бирү минимумнары, Бөтенрәсәй тикшерү эшләре, чиреклек контроль эшләрне үтәү тәртибе аңлатылды, ел дәвамында балалар һәм укытучылар катнашкан, нәтиҗәләр күрсәткән бәйгеләргә, мәктәп һәм районкүләм чараларга, әти-әниләр белән оештырылган эшләргә анализ ясап, фотоязма күрсәтелде.










