Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240
-
" Шәфкатьлелек бизи кешене" 06.12.2011 В рамках декады инвалидов воспитатель 3 группы Кулиева Л.Ф. провела воспитательный час "Шәфкатьлелек бизи кешене"

-
Туган көн кичәләре 06.12.2011

Һәр елдагыча, бу уку елында да мәктәбебездә укучы балаларның туган көннәрен билгеләү кичәләре булып узды. 01.12.11.-06.12.11. көннәрендә I-IV группа укучылары җәй һәм көз айларында туучыларның туган көн кичәләрен бәйрәм иттеләр. Туган көн кичәләре чын бәйрәм рухында узды: иҗади сценарийлар буенча барган кичәләрдә төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар да, концерт номерлары да булды. Кичәләр дәвамында изге теләкләр юлланды, күчтәнәч-бүләкләр бирелде.
-
Милли йола 20.11.2011

18 нче ноябрь көнне мәктәбебездә матур гадәткә кергән йола-корбан бәйрәмендә күчтәнәч итеп китерелгән корбан итләреннән авыз итү мәҗлесе оештырылды. Мәҗлескә раоныбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт, авылыбызның имам-хатыйбе Яхъя хәзрәт, барлык укучылар, лаеклы ялдагы һәм коллективтагы барлык хезмәткәрләр чакырылды. Руслан хәзрәт корбан бәйрәменең тарихына тукталды, укучыларга табын әдәбе һәм гомумкешелек сыйфатлары турында вәгазь укыды.
-
Котлыйбыз! 17.11.2011

Бүген мәктәбебезнең 13 педагогы Мәскәү Социаль Гуманитар Институтының Казан шәһәре филиалында өстәмә дефектологик белгечлек буенча диплом яклап кайттылар. Мәктәп коллективы шушы уңайдан аларның барсын да бу уңышлары белән ихлас котлый, киләчәктә хезмәтләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек тели.
-
Чирек башланды 14.11.2011

Бүген уку елының II чиреге башланды. Тәрбия сәгатьләре вакытында балаларның каникулны ничек үткәрүләре турында җанлы әңгәмәләр, мәктәп автобусы белән кайту һәм килүнең уңайлыклары, өстенлекләре турында сөйләшү булды. II чирек дәвамында буласы чаралар турында фикер алышуларда барлык балалар да катнашты.
-
Өстәмә белгечлек 10.11.2011

Мәктәбебезнең 3 педагогы Яр Чаллы шәһәре педагогия институтына дефектологик белгечлек буенча укырга кереп, сессияләрен уңышлы тапшырып кайттылар.
-
Сәламәтлек сагында
28.10.2011
Бу уку елында балалар өчен сан-гигиена һәм сәламәтлек саклау темасына багышланган укулар үткәрү матур традициягә әйләнде. Һәр атнаның җомга көнендә шәфкать туташлары И.Ш.Нәбиева һәм Х.Н.Хайбуллина планлы рәвештә сан-гигиена таләпләрен үтәүнең әһәмияте, сәламәтлекне саклау, төрле авыруларны кисәтү чаралары турында балаларга җентекләп аңлаталар.
Бүген укуларның чираттагысы "Яшүсмер кызлар гигиенасы" темасы астында узды. -
Юбилеең белән! 27.10.2011

Бүген мәктәбебезнең физкультура укытучысы, республика чемпионнары әзерләп мәктәп данын еракларга таныткан шәхес-Нәсим Әхмәдулла улы Сибгатуллин үзенең олуг юбилеен 60 яшен каршылый.
Хөрмәтле хезмәттәшебез Нәсим Әхмәдулла улы! Гомер бәйрәмегез белән тәбрикләп Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез. Тормыш юлыгыз , йөрер юлларыгыз һәрвакыт имин булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетенә сөенеп яшәргә язсын.
Сез әле солдаттан кайткан
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында
Яшәгез көлеп кенә,
Алтмыш еллык хәзинәнең
Кадерен белеп кенә.
Ихтирам белән хезмәттәшләрегез.
-
Экзотик хайваннар күргәзмәсендә 26.10.2011

Мәктәбебезнең 2010-2011 уку елы буенча иң алдынгы, тырыш, сәләтле, төрле конкурсларда җиңүче укучылары бүген Актанышка экзотик хайваннар күргәзмәсенә бардылар.Дәреслекләр аша гына таныш булган хайваннарны күреп гаҗәпләнделәр, ташбака, елан, крокодилларны хәтта тотып карадылар. Экскурсовод Хаҗиева Наилә апаларының җир-су хайваннарының һәрберсе турында кызыклы, мавыктыргыч сөйләвен йотлыгып тыңладылар.Хайваннар янында балалар истәлеккә фотога төштеләр.Иң мөһиме-кәеф күтәренкелеге, рухи азык алып кайттылар, шатлыклы тәэсирләре белән уртаклаштылар.
-
Уңыш бәйрәме 19.10.2011

Күңелләргә якты моң өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Бүген мәктәбебездә иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Уңыш бәйрәме булып узды. Ай дәвамында укучылар бәйрәмдә булачак бәйгеләргә ныклап әзерләнделәр: класс җитәкчеләре белән берлектә алтын көзнең матурлыгын чагылдырган стена газеталары чыгардылар, иҗади чыгышлар әзерләделәр; дәрестән тыш ирекле вакытта тәрбия группаларында тәрбияче апалар белән көзге муллыкны чагылдырган рәсемнәр ясадылар, табигый материалларны кулланып төрле композицияләр эшләделәр һәм иҗади тематик чыгышлар әзерләделәр. Бәйрәмгә килгән һәркем укучыларның чыгышларына, кул эшләренә соклануларын яшермәде. Бәйрәмгә чакырылган өйдә укучы балаларның чыгышы ямь өстенә ямь булып, кичәбезне тагын да җанландырып җибәрде. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды, чөнки бәйгеләрнең соңгы нәтиҗәсе буенча-дуслык җиңде.







