Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240
-
"Балаларга өмет бүләк ит!" 24.05.2012

Бүген мәктәбебездә "Балаларга өмет бүләк ит!" акциясе кысаларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кунакта булды. Балаларыбыз тарафыннан куелган концерт-тамашаны карап кунаклар югары бәяләделәр, аларның ял вакытларын оештыруда файдалану өчен спорт кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Мәктәп дирекциясе әлеге изге гамәлне оештыручыларга чын күңелдән ихлас рәхмәтләрен җиткерә!
-
"Минем бүген туган көн!" 22.05.2012

21 нче май көнне IV группа укучылары өчен тзрбиячеләре Л.Ф.Бахтиева "Минем бүген туган көн!" дип исемләнгән кичә оештырды.Балаларга төрле уеннар уйнадылар, укытучы-тәрбияче апалардан котлаулар, бүләкләр кабул иттеләр. Кичә бик күңелле узды. Балалар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралдылар.
-
Туган көн кичәсе-иң күңеллесе! 16.05.2012

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә!
15 май көнне тәрбиячеләр Л.И.Нуриева һәм А.Н.Петрова II группа укучыларының туган көн кичәсен уздырды. Бәйрәм кичәсе зур әзерлек белән үтте. Җырлар-биюләр, төрле ярыш-конкурслар белән үрелеп барган кичә бар балаларга да, килгән кунакларга да бик ошады.
-
Туган көннән дә шәп бәйрәм юк! 16.05.2012

Бүген , тәрбияче А.И.Гараева III группа укучылары белән "Туган көннән дә шәп бәйрәм юк" дигән исем астында туган көн кичәсе үткәрде. Кичәнең беренче өлешендә укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, ә икенче өлеше төрле кызыклы уеннар белән дәвам итте. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, бүләкләр дә бик мулдан иде. Гомумән, кичә бик күңелле үтте.
-
Куянкайның туган көне 10.05.2012

Кичә, I группа тәрбиячесе Г.Мухаметшина "Куянкайның туган көне" исеме астында җырлы-биюле туган көн кичәсе уздырды. Кичә яз һәм җәй айларында туган көннәрен үткәрүче балалар өчен булды. Кичә күңелле уеннарга, җыр-биюләргә, котлауларга бай иде.
-
Бөек җиңү көне! 08.05.2012

Бүген, республика һәм районыбыз авылларында Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Такталачык авылы җирлегендә үткәрелгән митингта мәктәбебез укучылары да катнашты.
-
Котлыйбыз! 07.05.2012

Математика укытучысы Әхмәтова Рәмзия Шәех кызы, Г.Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының "Илһам чишмәсе" исемле II республика әдәби иҗат бәйгесендә катнашып, I урынны алды. 5 нче май көнне Казанда булган йомгаклау тантанасында катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.
-
Һөнәри осталык бәйгесе 02.05.2012

27 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә 67 нче һәм 68 нче номерлы коррекцион мәктәпләр базасында VIII төрдәге махсус (коррекцион) мәктәп укучыларының тегү һәм столяр хезмәте буенча республикакүләм һөнәри осталык бәйгесендә мәктәбебезнең IX класс укучылары Габдрахманов Зәйтүн (укытучысы Мусина Г.З.)һәм Гибадуллин Илдар (укытучысы Шаймарданов Р.Ш.) катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Конкурста катнашучы 30 мәктәп укучылары арасында Габдрахманов Зәйтүннең тегү хезмәте буенча эше гомуми нәтиҗәләр буенча IV урынга, столяр хезмәте буенча Гибадуллин Илдарның эше VI урынга лаек булды. Укучыларыбызны һәм укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз, киләсе конкурсларда да уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Эх, күңелле өмәсе! 27.04.2012

Язның бер көне ел туйдыруын истә тотып, мәктәп яны тәҗрибә участогында кызу темплар белән язгы бакча эшләре башланды.Яшелчә бакчасында кишер, кара орлык чәчелде, суган утыртылды. Мәктәп янында чәчәкләр утырту башланды.
-
Дуслык тәкыясе 26.04.2012

26 апрель көнне I группа тәрбиячесе С.Г.Смирнова укучылар белән "Дуслык тәкыясе" дигән кичә үткәрде. Бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган бу чарада төрле милләт халыкларының киемнәрен кигән балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен рус, чуваш, башкорт телләрендә укыдылар, шул милләтләрнең уеннарын уйнап күрсәттеләр. Болар барысы да халык көйләре белән үрелеп барды.Соңыннан балалар тәрбияче апалары белән берлектә "Су анасы" әкиятен пантомимо аша да күрсәттеләр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.







