Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Габдулла Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр бәйгесендә җиңү 22.04.2021
Бүген, ягъни 22 апрель көнне Минзәлә педагогия көллиятендә, Габдулла Тукайның тууныа 135 ел тулуга багышланган атналык кысаларында, Татарстан Республикасы Төньяк – көнчыгыш төбәге һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән Габдулла Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр бәйгесендә мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Туктарова Адилә Булат кызы 3 урынга урынга ия булды. Котлыйбыз!!! Җитәкчесе: Нургалиева А.А.
-
Проектлар яклау 21.04.2021
Бүген 9 нчы класс укучылары үзләренең ел дәвамында фән укытучылары җитәкчелегендә эшләгән шәхси проектларын якладылар. Жюри аларның эшләренә бәя бирде.
-
Язгы өмә 17.04.2021
17 нче апрель көнне мәктәп янындагы участокны җыештыру өмәсендә катнаштык.
-
Макулатура җыю 13.04.2021
13 нче апрель көнне Сәфәр урта мәктәбендә макулатура җыелды. Бу чарада 1-11 нче класс укучылары би актив катнашты.
-
“Пожар куркынычсызлыгы” 02.04.2021
Язгы чорда пожарларның саны арта. Укучыларга пожар куркынычсызлыгы турында аңлату аеруча әһәмиятле булып тора. Шул уңайдан 1нче апрель көнне, 7 нче класс укучылары белән “ Пожар куркынычсызлыгы” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Өйдә, мәктәптә һәм табигатькә чыккан вакытта нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында аңлатылды.
-
Проектлар конкурсында катнашу 19.03.2021
Башлангыч класслар арасында муниципаль этапта үткәрелгән «Лучшая проектная-исследовательская работа среди младших школьников» «Первые шаги в науку» конкурсында 2 нче класс укучысы Фатихов Раяз, 3 нче класс укучысы Адиева Ралина катнаштылар. Укытучылары Фатхелова Алсу Фирдәвисовна һәм Шарифянова Диләрә Мәгсүмовна.
-
“Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз” 19.03.2021
География-биология атналыгы дәвам итә. 19 нчы март көнне 5,6 класс укучылары белән “ Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз” дип аталган кызыклы викторина үткәрелде. Балаларга кошлар дөньясы, кызыклы фактлар турында сөйләнелде, сораулар һәм төрле иҗади биремнәр бирелде.
-
“Төрле халыкларның теле һәм мәдәнияте” 18.03.2021
2021 нче ел-Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә. Шул максаттан география-биология атналыгы кысаларында “ Төрле халыкларның теле һәм мәдәнияте” дип аталган кызыклы викторина үткәрелде. Ул 8 класс укучылары катнашында булды.
-
Яңа стенгазета 17.03.2021
География-биология атналыгы укучыларда зур җаваплылык хисе уятты. 7 нче класс укучылары көче белән “ География” стенгазетасы чыгарылды. Анда укучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълүматлар урнаштырылган.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 17.03.2021
Укучыларның сәламәтлеген саклау, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан, 17 нче март көнне, 7нче класс укучылары белән “ Тәмәкене авызыңа алма!” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Илнар абыйлары укучыларга бик үтемле итеп тәмәкенең зыяны, аның сәламәтлеккә зарары турында аңлатты.