Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
"Мин - мастер" 16.03.2021
7 нче класс укучысы Габдуллина Зилия “Мин – мастер” бәйгесендә катнашып кызлар арасында 3 нче урынга ия булды. Укытучысы Тухбагалиева Илина Котдус кызы.
-
Лекторийлар 16.03.2021
Атналык барышында 9 нчы класс укучылары төрле кызыклы темаларга лекцияләр укыдылар: “ ТБО һәм аны икенчел эшкәртү”, “ Бактерияләр дөньясында” һ.б. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар.
-
“XXI гасыр Кулибиннары – 2021” 16.03.2021
Техник иҗат белән шөгыльләнүче укучыбыз Фирзәр Салихов “XXI гасыр Кулибиннары – 2021” яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасының район этабында катнашып 2 нче урынны алды.
-
Кошларга ярдәм 15.03.2021
География-биология атналыгы кысаларында укучылар үзебезнең якларда кышлаучы кошларга җимлекләр ясап алып килеп элеп куйдылар. Аеруча 3,5,6 һәм 7 класс укучылары актив булдылар.
-
Китап күргәзмзсе 15.03.2021
Укучыларда география һәм биология фәннәренә карата кызыксындыру уяту өчен, мәктәбебез китапханәчесе Илдарова Ләйлә төрле фәнни һәм әдәби китаплардан күргәзмә эшләп куйды.
-
География-биология атналгы 13.03.2021
15-20 март аралыгында мәктәбебездә география-биология атналыгы булып узачак. Атналык алдан төзелгән план нигезендә алып барылачак.
-
“Мин – мастер” 12.03.2021
“Мин – мастер” бәйгесендә 8 нче класс укучысы Салихов Фирзәр 3 нче урынны яулады. Укытучысы Нуруллин Рушат Фирдәвис улы.
-
«Яшь автомобиль ясаучылар 11.03.2021
«Яшь автомобиль ясаучылар» район конкурсында Зиннуров Ислам 3 нче урынны яулады. Җитәкчесе – Нуруллин Рушат Фирдәвис улы.
-
Ягез әле,кызлар! 06.03.2021
Мәктәптә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Закирова Ландыш җитәкчелегендә 5-11 нче класс укучылары катнашында “Ягез әле, кызлар!” кичәсе үтте. Кичәдә төрле конкурслар җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды.
-
Инглиз телендә театр конкурсында катнашу 05.03.2021
4 нче март көнне районкүләмендә инглиз телендә театр конкурсы булды. Инглиз теле укытучысы Галимарданова Нәркизә җитәкчелегендә 8 нче класс укучылары Оскар Уайльдның “Кентервельское приведение” әсәрен сәхнәләштерделәр.