Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
«ЗУР ЭТНОГРАФИК ДИКТАНТ» ХАЛЫКАРА АКЦИЯСЕНӘ КУШЫЛДЫК 08.11.2023

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, тарих укытучылары Салихов Илнар Шәйхенурович һәм Закирова Ландыш Җәүдәтовна җитәкчелегендә 8-10 нчы сыйныф укучылары «Зур этнографик диктант» халыкара акциясенә кушылды.
Әлеге акциясенең максаты - илдә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Бердәм диктант язу Россия Федерациясе халыкларының татулыгын, этникара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә, шулай ук халыкларның этнографик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрә.
-
"Сөмбелә" 25.10.2023

Бүген бакчабызның балалары белән көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган, халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе "Сөмбелә" бәйрәмен үткәрдек.
-
"Көзге фантазия" 23.10.2023

Бүген балалар бакчасында "Көзге фантазия" темасына көзге эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә барлык тәрбияләнүчеләребезнең әти-әниләре катнашты
-
экологическое движение «Будет чисто» 21.10.2023

19-20 октября в городе Казань прошёл Республиканский фестиваль по подведению итогов деятельности молодёжного экологического движения «Будет чисто». Из нашей школы участвовали экоактивисты Закирова Язиля и Тимерова Гульнур. Руководитель делегации Салихов Ильнар Шайхенурович. Всех наградили сертификатами фестиваля.
-
“Татарча диктант” 13.10.2023

2023 елның 13 октябреннән 15 октябренә кадәр “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе уза.
Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән.
Быел Бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр узачак. Бүгенге көндә “Татарча диктант” Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итә торган акцияләрнең берсе. Безнең мәктәп укучылары да бу акциядә актив катнаштылар.
-
"Баскетбол уены" 12.10.2023

Бүген, 12 октябрь көнне, мәктәбебездә Киров мәктәбе укучылары белән иптәшләрчә баскетбол уены узды.
-
"Мөһим сөйләшүләр турында" 10.10.2023

В понедельник, 9 октября 2023 года, состоялись общешкольные линейки, вынос флагов и гимнов РФ, РТ, а также классные часы на тему "Взаимоотношения в коллективе".
Дүшәмбе, 2023 елның 9 октябрендә, гомум мәктәп линейка, РФ, ТР флагларын чыгару һәм гимннарын башкару узды, шулай ук "Коллективтагы мөнәсәбәтләр" темасына класс сәгатьләре үткәрелде.
-
«Укытучылар көне» 05.10.2023

"Укытучылар көне" уңаеннан районның мәдәният сараенда үткәрелгән чарада мәктәбебезнең “Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары-2023” бәйгесенең муниципаль этабында Закирова Ландыш Җәүдәт кызы лауреат буларак бүләкләнде.
-
«КӨНЧЫГЫШ КАМА АРЪЯГЫ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ» 04.10.2023

Кичә мәктәбебезнең тарих укытучылары И.Ш.Салихов, Л.Җ.Закирова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Ш. Нурлыгаянова Актанышның беренче санлы мәктәбендә «КӨНЧЫГЫШ КАМА АРЪЯГЫ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ» китабын тәкъдим итү Республика фәнни семинарында катнаштылар.Семинар эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Актаныш районы төбәген өйрәнүче тарихчыларыбыз чыгыш ясадылар.
-
"Россия бөркете" 01.10.2023

29 сентябрь безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган "Россия бөркете" сафларына кабул итү тантанасы узды. Бәйрәм чарасы барышында балалар Бөркет кануннары белән таныштылар, ант бирделәр, «Россия бөркете» гимнын башкардылар, биеделәр һәм төрле сорауларга җавап бирделәр. Ә яшь катнашучыларга значоклар тапшыру хокукы активистларга бирелгән иде.
Россия бөркетләре дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә өйрәнәләр, игелекле эшләр башкаралар, буш вакытларын файдалы үткәрәләр. 1-4 сыйныф укучылары өчен бу гаҗәеп һәм мавыктыргыч дөньяга беренче адым.















