Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Укытучылар көне белән! 01.10.2014

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын!
Сезнең хакта күпме еллар
Яхшы сүзләр генә сөйләнгән.
Җырчылар да зур сәхнәдән
Күпме җырлар көйләгән.
Монысы да соңгы булмас:
Сезгә бәхет теләп кала
Инә белән кое казучы
Һәр укучы, һәр бер бала!
-
Олимпиада по русскому языку 29.09.2014

Сегодня, 29 сентября, прошел школьный этап Республиканской олимпиады школьников по русскому языку. 65 учеников приняли участие в этой олимпиаде. Победители готовятся к муниципальному этапу.
-
Сәламәтлек көне 28.09.2014

Табигать-рәссам. Быелгы көз төсләргә аеруча бай булды кебек. Алтын көзнең матур бер көнендә без дә табигать кочагында «Сәламәтлек көне» үткәрергә уйладык. 27 нче сентябрьдә 5-11 класс укучылары катнашында хәрәкәтле уеннар, футбол, турникта тартылу, көзге композиция төзү буенча ярышлар һәм конкурслар булды. «Сәламәтлек көне» бик күңелле узды.
-
Шефлык 25.09.2014

24 нче сентябрь көнне, 6 нчы класс укучылары Әнүзә әбигә шефлыкка бардылар. Укучылар көче белән ишек алды, бәрәңге бакчасы чүп-чардан чистартылды һәм тәртипкә китерелде. Әнүзә әби укучыларның эшеннән БИК канәгат ь калды.
-
Сөмбелә бәйрәме 24.09.2014

Без, башлангыч класс укучылары, 23 нче сентябрь көнне көзге урманга сәяхәткә бардык. Анда күңелле итеп “Сөмбелә” бәйрәме үткәрдек. Һәр укучы көзгә багышланган шигырь сөйләде, матур җырлар җырладык,кызыклы уеннар уйнадык. Сәяхәт барыбызга да бик ошады.
-
Фән олимпиадалары 22.09.2014

Бүген Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этабы башланып китте.
22 нче сентябрь көнне, укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы кысаларында, биология фәне буенча мәктәп олимпиадасы этабы булып узды. 6 -11 класска кадәр 38 укучы бу олимпиадада үз көчләрен сынап карадылар.
-
«IT чемпион» 21.09.2014

Ученик 7 класса нашей школы Гилмуллин Рушан стал победителем первого этапа республиканского конкурса «IT чемпион» в номинации «Самый активный школьник», был награжден дипломом и ценным подарком – ноутбуком.
От всей души поздравляем его с победой! Желаем успехов и другим ученикам нашей школы!
-
Экологик рейд 18.09.2014

16 нчы сентябрь көнне, география һәм биология укытучысы Салихов Илнар Шәйхенурович җитәкчелегендә, 6 класс укучылары, җирлегебезнең чисталыгын саклау максатыннан Терпеле елгасы буенда яткан чүп-чарларны җыярга чыктылар. Рейд барышында 500 м яр буе чүпләрдән арындырылды һәм 20 кг төрле чүп –чар җыелды. Бу эш дәвамлы булачак.
-
Көрәшчеләребез 16.09.2014

13 сентябрь көнне район үзәгендә М.Гилаев истәлегенә уздырылган татарча көрәш ярышында укучыларыбыз уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. 50 кг. авырлыкка кадәр көрәшкән Сибгатуллин Айрат 2 урын, 55 кг. авырлыкка кадәргеләр арасында Закиров Айсаф 3 урын яуладылар. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Хезмәт айлыгы 15.09.2014

Хезмәт айлыгы дәвам итә















