Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Географик кичә 14.04.2014

11 нче апрель көнне, география- биология атналыгы кысаларында , 5-7 класс укучылары катнашында “ Күп белергә телим”- дип исемләнгән кичә булып узды. Укучылар командаларга бүленеп узара тапкырлыкта, өлгерлектә һәм белемлелек буенча узара көч сынаштылар. Укучылардан сайлап куелган жюри да сынатмады, дөрес һәм гадел нәтиҗә чыгарды.
-
“Туган ягым табигате “ рәсем конкурсы 11.04.2014

11 нче апрель көнне “Туган ягым табигате “дигән рәсем конкурсы булып узды. Балалар үзләре яшәгән төбәкнең елга, күл ,урман буйларын,авыл күренешләрен тасвирлаганнар иде.
-
Стенгазеталар конкурсы 10.04.2014

10 нчы апрель көнне 5-8 класс укучылары көче белән чыгарылган стенгазеталар эленеп куелды.
-
1-4 классларда - ачык ишекләр көне 10.04.2014

10 нчы апрель көнне 1-4 сыйныфларда” Ачык ишекләр көне “үткәрелде.Әти-әниләр математика һәм рус телләреннән дәрес тыңладылар .
-
“ Табигать, спорт һәм хезмәт – сәламәтлек нигезе” 10.04.2014

9 нчы апрель көнне 1.Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үткәрелде. Ул "Табигать, спорт һәм хезмәт - сәламәтлек нигезе" исеме астында үтте.
2. Авыл китапханәсендә сәяхәттә булдылар. Анда "Кошлар кайта туган якларына" дип аталган әдәби кичәдә катнаштылар. Кичәдә кошлар турында китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә җырлар, шигырьләр, табышмаклар белән үрелеп барды
-
"Иң яхшы дәфтәр" конкурсы 09.04.2014

Шушы ук көнне, 5-9 класс укучылары арасында “ Иң яхшы табигать белеме дәфтәре”, “Иң яхшы география дәфтәре” һәм “Иң яхшы биология дәфтәре“ конкурсы булып узды. Конкурста барлыгы 80 дәфтәр каралды һәм алар арасында нәтиҗәләр чыгарылды.
-
"Татарстан - минем республикам" китаплар күргәзмәсе 09.04.2014

9 нчы апрель көнне, география-биология атналыгы кысаларында, мәктәп китапханәсе белән берлектә “ Татарстан-минем республикам “ дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе булып узды. Күргәзмәгә куелган фәнни әдәбият, төрле брошюралар, энциклопедияләр һәм кызыклы китаплар белән укучылар кызыксынып таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм җавапларын алдылар.
-
"Гөлләр конкурсы" 08.04.2014

8 нче апрель көнне 5-11 нче класслар катнашында “ Класс гөлләренә” конкурс булып узды. Һәр класс үзенең “Иң матур” һәм “ Иң үзенчәлекле” гөлен тәкъдим итте.Тәкъдим итү вакытында һәр гөлнең исеме, ватаны һәм үстерү үзенчәлекләре турында сөйләнде.
-
Тематик лекцияләр 08.04.2014

Шулай ук бу көнне 11 класс укучылары, 5-8 класс укучыларына түбәндәге тематикалар астында лекцияләр укыдылар: “ Кешелекнең глобаль проблемалары”, “ Татарстанның Кызыл китабы”, “ Табигатьне саклап-үз сәламәтлегебезне саклыйбыз” “ Халыкара экологик оешмалар”.
-
Балалар бакчасында кунакта 08.04.2014

8 апрель көнне 1-4 сыйныф укучылары балалар бакчасында кунакта булдылар. Алар балаларга Г. Тукай шигырьләре, җырлар, биюләр тәкъдим иттеләр.














