Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Көзге кросс 18.10.2014

16 нчы октябрь көнне район үзәгендә уздырылган ” Көзге кросс” ярышында укучыларыбыз актив катнаштылар. 500 м дистанциядә Шайгарданова Инзилә 4 нче, 1000 м дистанциядә Мирхайдарова Назлыгөл мактаулы 3 нче урынны алдылар. Кызларыбыз алдагы ярышларда да сынатмас дип ышанып калабыз.
-
Конкурс чтецов, посвященный 200-летию М.Ю. Лермонтова 17.10.2014

16 октября 2014 года в МБОУ СОШ №2 состоялся конкурс чтецов, посвященный 200-летию М.Ю. Лермонтова. В конкурсе из нашей школы приняли участие Раянова Алина, ученица 7класса и Сибгатуллина Алия, ученица 8 класса.
-
200 летие М.Ю. Лермонтова 15.10.2014

Сегодня, 15 октября, день рождения великого русского поэта Михаила Юрьевича Лермонтова. В честь его 200-летнего юбилея планируется проводить в школе вечера, викторины. В юбилейный день выпустили стенгазету.
-
Бүген - Хәтер көне 15.10.2014

15нче октябрь-Хәтер көне. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел дигән халык.Без бүген Казан шәһәрен һәм Казан ханлыгын саклап һәлак булганнарны искә алдык
-
Географиядән олимпиада 14.10.2014

13нче октябрь көнне, укучыларның фәннәр буенча Бөтенроссия олимпиадасы кысаларында, география фәне буенча мәктәп олимпиадасы этабы булып узды. 6 -11 класска кадәр 41 укучы бу олимпиадада үз көчләрен сынап карадылар. Биремнәр кызыклы, шул ук вакытта мавыктыргыч итеп төзелгән иде.
-
Тарих атналыгы башланды 14.10.2014

Бу атна тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы итеп игълан ителде. 14нче октябрҗ көнне 6-7нче класс укучылары катнашында "Нәрсә? Кайда? Кайчан? "Дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. "Тарихчылар" һәм "Яшь тарихчылар" командалары үзләренең тарихтан алган белемнәре буенча көч сынаштылар. Көндәшләрен бик күпкә калдырып, 6 класс укучылары ("Тарихчылар" командасы) җиңү яуладылар.
-
"Очты, очты самолетлар!" 09.10.2014

8 нче октябрь көнне беренче тапкыр мәктәбебездә 5-8 нче класс егетләре арасында “Очты, очты самолетлар!..” исеме астында планерлар очырту ярышы үткәрелде. Һәр укучы үзе ясаган планер белән катнашты. Бу ярыш барыбызга да бик ошады. Киләчәктә дә мондый төрдәге ярышлар үткәрергә дип торабыз.
-
Гражданнар оборонасы буенча класс cәгатьләре 08.10.2014

7 нче октябрь көнне, 1-11 класс укучыларына “ Кеше тормышында гражданнар оборонасы” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Класс сәгате барышында укучыларга гражданнар оборонасының тарихы, аның нинди эшчәнлек алып баруы, әһәмияте һәм төрле тормыш вакыйгаларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды һәм сөйләнде. “ Гражданнар оборонасы”- дип исемләнгән презентацияләр кулланылды.
-
Укытучылар көне белән! 01.10.2014

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын!
Сезнең хакта күпме еллар
Яхшы сүзләр генә сөйләнгән.
Җырчылар да зур сәхнәдән
Күпме җырлар көйләгән.
Монысы да соңгы булмас:
Сезгә бәхет теләп кала
Инә белән кое казучы
Һәр укучы, һәр бер бала!
-
Олимпиада по русскому языку 29.09.2014

Сегодня, 29 сентября, прошел школьный этап Республиканской олимпиады школьников по русскому языку. 65 учеников приняли участие в этой олимпиаде. Победители готовятся к муниципальному этапу.














