Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Безнең мәктәп 3 нче урында 29.01.2015

2014 нче ел нәтиҗәләре буенча Актаныш районы урта мәктәпләре арасында мәктәбебез 3 урынны яулады.
-
Тәрбия сәгате 29.01.2015

1945 елны ң 27 нче январенда, Польшада урнашкан Освенцим концентрацион лагерендагы тоткыннар совет гаскәрләре тарафыннан азат ителәләр. Шул уңайдан 6 класс укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде.
-
4 нче класста ата-аналар җыелышы 29.01.2015

28 нче январь көнне 4 нче класста әти-әниләр җыелышы булып узды. Анда 4 нче класста татар теле, рус теле һәм математика фәннәреннән апрель аенда үтәчәк мониторинг турында сөйләшенде. Ата-аналар ачык дәрес тыңладылар. Укучыларның тест сорауларына җавап бирүләре белән таныштылар. Соңыннан укучыларның укудагы уңышлары,тәртипләре турында сүз алып барылды.
-
Олимпиадаларга әзерлек 28.01.2015

Мәктәбебезнең 11нче класс укучысы Галимов Илдар, экология фәне буенча, укучыларның бөтенроссия фән олимпиадасы кысаларында, аның региональ этабына әзерләнә. Аңа сәламәтлек, зур уңышлар телибез!
-
"Бу елларны онытырга мөмкин түгел" 28.01.2015

28 нче январь көнне, 6 класс укучыларына “Бу елларны онытырга мөмкин түгел” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс сәгате Ленинград блокадасы өзелүнең 71 еллыгына багышланган иде. Зиннурова Алинә үзенең чыгышы белән укучыларны Ленинград блокадасы, андагы тормыш, совет халкының батырлыгы белән таныштырды. Чыгыш презентация белән алып барылды.
-
4 класста татар теленнән олимпиада 28.01.2015

27 нче январь көнне башлангыч классларның 4 нче классында татар теле фәненнән олимпиада булып узды. Мифтахов Адел җиңүче булды.Аңа киләчәктә уңышлар телибез!
-
Иң яхшы инша язучы 28.01.2015

27 нче январь көнне 3 нче класс укучысы Марданова Элина һәм 4 нче класстан Альмакаева Лилия Киров урта мәктәбендә “ Иң яхшы инша язучы” конкурсында булып уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
"Физик марафон" 27.01.2015

27 нче январь көнне атналык кысаларында VII-VIII класс укучылары катнашында «Физик марафон» уены булып узды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗәдә “Молекула” командасы җиңүче дип табылды.
-
"Табышмаклар илендә" 27.01.2015

Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары белән әйдаманнар төрле кызыклы уеннар оештыралар. Бүген дә алар 2-3нче сыйныф укучылары белән “Табышмаклар илендә” дигән ярыш үткәрделәр
-
Конкурс нәтиҗәләре 27.01.2015

Математика, информатика, физика атналыгы кысаларында үткәрелгән “Рәсемгә шигырь уйлап тап!” конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. 1 нче урында – 6 нчы класс укучысы Нуруллин Рафил, 2 нче урында – 7 нче класс укучысы Шагъзамова Эльза, 3 нче урында – 5 нче класс укучылары. Сезгә Нуруллин Рафилның шигырен тәкъдим итәбез:














