Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
6 класста яңалыклар көне 05.02.2015

Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә 6 класс укучылары дөнья, республика һәм район яңалыклары белән танышып баралар. Бүген Сәйфетдинова Айгөл һәм Мөхәмметдинова Айсылу иптәшләрен сәясәт, икътисад һәм спорт өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырдылар.
-
Әхлак дәресләре 04.02.2015

Һәр атнаның чәршәмбе көнендә Хаҗиева Инсия апа балаларга әхлак дәресләре үткәрә. Бу атнада 5-7 класс укучыларына “ Бер-береңә ярдәм итү” дип исемләнгән дәрес үткәрде.
-
Психологик тренинглар 04.02.2015

4 нче февральдә безнең мәктәптә Актаныш психологик үзәге психологлары тарафыннан 1-11 классларда психологик тренинглар үткәрелде. Авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән индивидуаль сөйләшүләр алып бардылар.
-
Ату ярышында катнашу 04.02.2015

4 февральдә ату буенча район күләмендә ярыш үткәрелә. Анда безнең мәктәптән 9 класс укучылары Латыйпов Илдар, Шәйхетдинов Раел, 8 класстан Шайгарданова Инзилә катнаша. Аларга уңышлар телибез!
-
Сталинградны азат итү көне 04.02.2015

Моннан 72 ел элек Сталинград шәһәре немец гаскәрләреннән азат ителә.Бу күренекле вакыйга 1943 елның 4 февралендә була. Шул уңайдан 6 класс укучыларына класс сәгате үткәрелде.Укучылар бик кызыксынып тыңладылар,сораулар бирделәр.
-
"Урман уттан курка" рәсем конкурсы 04.02.2015

Мәктәбебезнең яшь рәссамнары район Һәм республика күләмендә күп кенә конкурсларга бик актив катнашалар. Бүгенгесе көндә “Урман уттан курка” дигән конкурска мәктәптә нәтиҗәләр чыгарылды Һәм уңышлы чыккан рәсемнәр район этабына II турга җибәреләчәк.
-
Безнең артисларыбыз 03.02.2015

31 нче январь көнне Сәфәр мәдәният йортында башкорт язучысы Наҗар Нәҗминең “ Гармунчы дус”- исемле драма әсәре зур алкышларга күмелде. Уңышлы чгыш ясаучылар арасында мәктәбебез укытучысы Илнар Шәйхенур улы һәм 10 сыйныф укучылары Мирхайдарова Сөмбел, Фазлыева Таңсылу да бар иде.
-
Безгә практикантка кайтты 03.02.2015

2 нче класс укучыларына бу атнадан башлап Чаллы педагогика институты студенты - практика үтүче Халиуллина Алинә апалары дәресләр үткәрә башлады. Укучылар аны бик җылы кабул иттеләр. Аңа уңышлар телибез.
-
Студентлар очрашу кичәсе 31.01.2015

29 январь көнне мәктәбебездә студентлар белән очрашу булды. Югары сыйныф укучылары өчен студентлар белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Очрашуга мәктәпне, укытучыларны яраткан, хөрмәт иткән студентларыбыз килде.
-
4 класста рус теленнән олимпиада 30.01.2015

28 нче январь көнне башлангыч классларның 4 нче классында рус теле фәненнән олимпиада булып үтте. Исмагилова Адилә җиңүче булды.Аңа киләчәктә уңышлар юлдаш булсын!














