Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
E-Mail: | sba.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 52 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
РФ Дәүләт Думасы депутаты бездә кунакта,Депутат Госдумы РФ в гостях у нас!!/ 17.09.2023
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Гомәр кызы районыбызда эшлекле сәфәре барышында Байсар мәктәбендә кунакта булып китте. Мәктәпнең матурлыгына, җылылыгына карата депутат үзенең уңай тәэсирләре белән уртаклашты, фикерләрен җиткерде, уку елында уңышлар теләде.
В ходе рабочей поездки в район депутат Государственной Думы Российской Федерации Альфия Когогина побывала в гостях у Байсаровской школы. Депутат поделился своими впечатлениями о красоте и теплоте школы, Альфия Гумаровна высказала пожелания успехов в учебном году.
-
Кросс Татарстана 2023/Татарстан Кроссы 2023 16.09.2023
Бөтенрәсәй "Татарстан Кроссы-2023" чарасына районыбызның барлык мәктәпләре дә мәгариф идарәсенең расланган нигезләмәсе нигезендә кушылып, Байсар мәктәбе коллективы да читтә калмады. Яшь үзенчәлеген исәпкә алып, берничә тапкыр старт бирелде. Иң җитез егетләр һәм кызлар ачыкланып, җирлек башлыгы Кадыйров Р.М. тарафыннан бүләкләп кителде.
К всероссийскому мероприятию "Кросс Татарстана-2023" подключились все школы района в соответствии с утвержденным положением управления образования, не остался в стороне и коллектив Байсарской школы. Учитывая возрастные особенности, старт был дан несколько раз. Самые ловкие юноши и девушки были выявлены и награждены главой поселения Кадыровым Р. М.
-
Эвакуация өйрәнүләре 15.09.2023
Мәктәптә эвакуация буенча өйрәнүләр үтте. Укытучылар да, укучылар да 7 минут эчендә мәктәп янындагы спорт мәйданчыгына чыгып тезелделәр, рапортлар кабул итеп алынды. Укучыларның белеме канәгатьләнерлек дип табылды.
В школе проходили учения по эвакуации. И учителя, и ученики в течение 7 минут выстроились на спортивной площадке возле школы, были приняты рапорты. Образование учащихся было признано удовлетворительным.
-
Риза Ишморатка истәлек 15.09.2023
15 сентябрь көнне Уразай авылында Риза Ишморат музее ачылды. Аның ачылышына язучылар, якташыбыә Вахит Имамов кайткан иде, туган тел укытучылары чакырулы иде. Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдипләребезнең берсе. Әдәбият-сәнгатьнең ул төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе – драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта.
Риза Ишморат (Риза Фәхретдин улы Ишморатов) 1903 елның 1 ноябрендә (искечә 17 октябрьдә) хәзерге Башкортстан Республикасының Яңавыл төбәгендәге Бәдрәш дигән авылда мулла гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе, чыгышы белән ярлы крәстиян катлавыннан булып, малай чагында ялчылыкта йөри, соңыннан мәдрәсә белеме алып, Бәдрәштә башта хәлфә, аннары шул төбәктәге Йосыф исемле авылда указлы мулла хезмәтләрен башкара. 1913 елда исә, муллалык эшен ташлап, туган-үскән авылы Уразайга (хәзер Татарстанның Актаныш районында) кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда гади крәстиян тормышы белән яши.
Булачак драматург алты яшеннән әтисе укыта торган авыл мәктәбенә йөреп укырга-язарга өйрәнә, аннары үз авылларыннан илле-алтмыш чакрым ераклыктагы Янбарыс мәдрәсәсендә һәм Сараш авылының рус-татар земство мәктәбендә башлангыч белем ала. 1916–1918 елларда Минзәләдә һәм Уфаның «Госмания» мәдрәсәсендә укый. 1921 елда Уфадагы укытучылар әзерли торган даими курсларны тәмамлап, берникадәр вакыт Эчке иминлек гаскәрләренең Уфа сәяси бүлегендә хәрби хезмәткәр, соңга таба Актаныш төбәгендәге авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм Минзәлә шәһәрендәге балалар йортында тәрбияче булып эшли.
1923 елның көзендә Р.Ишморат Казанга килә һәм театр техникумына укырга керә. 1926 елда техникумны тәмамлагач, Татар дәүләт театрында режиссер булып эшли башлый. Шушы елларда беренче иҗат тәҗрибәләреннән булган «Йокы патшалыгында» (1926), «Өтек философ» (1926) исемле сатирик комедияләрен яза һәм, режиссер буларак, аларны сәхнәгә үзе куя.
1927–1930 елларда Р.Ишморат Ленинград (Петербург) сәнгать тарихы институты каршындагы Югары театр сәнгате курсларында укый. Укуын тәмамлап кайткач, Татарстан Мәгариф комиссариатында сәнгать эшләре буенча инспектор, 1930–1940 елларда Татар дәүләт академия театрында режиссерлар коллегиясе җитәкчесе, режиссер-куючы һәм театрның әдәби бүлек мөдире булып эшли. Сугыш башланыр алдыннан әдип Татарстан Халык Комиссарлары Советы (ТХКС) каршындагы Сәнгать эшләре Идарәсе мөдиренең урынбасары вазифаларын башкара. Язучы-драматург буларак та исеме шушы чорда таныла. Игенчеләр, эшчеләр, интеллигенция вәкилләре, студентлар тормышын, илне саклау темаларын гәүдәләндергән, шул заман кешесенең күмәк хезмәткә мөнәсәбәттә әхлакый сыйфатларын, ватандарлык хисләрен чагылдырган «Пожар» (1929), «Данлы чор», «Мәдинә» (1930), «Тургай» (драматург К.Тинчурин белән бергә язылган, 1932), «Ил өчен» (1936), «Ватан» (1938), «Гөлзадә» (1940) исемле драмалары, бигрәк тә соңгысы, театр сәхнәләрендә кат-кат куелып, тамашачыларның мәхәббәтен казаналар.
Сугыш башлангач, Р.Ишморат фронтка китә. Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның башта – хәрби мөхбире, соңыннан җаваплы мөхәррире сыйфатында Воронеждан Берлинга кадәр авыр сугыш юлы үтә, Берлиндагы урам сугышлары вакытында каты яралана. Сугышчан хезмәтләре өчен ул Кызыл Йолдыз (1943), II дәрәҗә Ватан сугышы (1945) орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Драматургның сугыш чорында иҗат иткән әсәрләреннән «Дошман лагеренда» (1941), «Ватан кызлары» (1941), «Кайту» (1942) кебек пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Театр сәхнәләрендә озак еллар уйналып килгән «Кайту» пьесасы шул заман татар драматургиясенең
уңышлы әсәрләреннән берсе буларак тәкъдир ителә.
Сугыштан соң Р.Ишморат тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә. Хезмәт кешеләрен олылаган, сугыштан соңгы авыр елларда аларның фидакарьлекләрен, әхлакый сафлыкларын данлаган «Якты юл» (1947), «Якын дус» (1949), «Бистә кызы Гөлсинә» (1952), «Шайтан таягы» (1954), «Иске дуслар» (1957), «Серле моң» (1959), «Шаулыйлар дулкыннар» (1964) кебек драма һәм комедияләр драматургның иҗат мирасында күренекле урын тоталар.15 сентября в селе Уразаево открылся Музей Ризы Ишмурата. На его открытие были приглашены писатели, земляки, учителя родного языка. Риза Ишмурат-один из самых самоотверженных писателей, посвятивших почти семьдесят лет своей творческой жизни своему народу. В различных областях литературы и искусства он проявил себя как талантливый организатор, руководитель и самобытный писатель – драматург, прозаик и публицист.
Риза Ишмурат (Риза Фахретдинович Ишмуратов) родился 1 ноября (по старому стилю 17 октября) 1903 года в деревне Бадряшево ныне Янаульского района Республики Башкортостан в семье муллы. Его отец, выходец из бедного крестьянского сословия, в детстве ходил наемником, затем, получив медресе, служил в Бадраше сначала хальфой, а затем указным муллой в одноименной деревне. В 1913 году, бросив работу муллы, вернулся в родную деревню уразаево (ныне Актанышского района Татарстана) и до последних дней жизни жил там простой крестьянской жизнью. -
Кросс Татарстана 2023 детский сад/ Балалар бакчасында Татарстан кроссы 2023 15.09.2023
Байсар балалар бакчасы балалары ел саен үткәрелә торган Милләтләр йөгереше бәйгесендә катнаштылар./ Воспитанники детского сада участвовали в ежегодном кроссе наций.
-
Дөрес туклану- сәламәтлекнең нигезе!Правильное питание-основа хорошего здоровья!, 11.09.2023
Яңа 2023-2024 уку елында мәктәп ашханәсе капиталь төзекләндерүдән соң үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Пешекчеләргә эш урынында бар шартлар да булдырылган. Балалар туклануын тәэмин итү эше мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Даннур кызына йөкләнгән. Азыкның сыйфатын тикшерү укытучылардан тыш ата-аналар комитетының да бурычы. Атнага ике тапкыр үзләре теләгән вакытта ата-аналар мәктәпкә килеп, пешерелгән азык-төлекне тәмләп карыйлар. Балалары 1 нче һәм 3 класста укучы Мухаммедьярова Роза тикшерү процессында булып, пешекчеләрнең хезмәтеннән, ашханәнең матурлыгыннан, чисталыгыннан бик канәгать калды.
В новом 2023-2024 учебном году школьная столовая возобновила свою деятельность после капитального ремонта. Поварам созданы все условия на рабочем месте. Работа по обеспечению детского питания возложена на заместителя директора школы по воспитательной работе Эльвиру даннуровну. Проверка качества кормов-задача не только учителей, но и родительского комитета. Два раза в неделю в любое удобное для них время родители приходят в школу и пробуют выпечку. Мухамедьярова Роза, чьи дети учатся в 1-м и 3-м классах, побывала на следственном процессе и осталась очень довольна работой поваров, красотой и чистотой столовой.
-
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш 11.09.2023
Һәр атна саен мәктәп эшчәнлегенә йомгак ясала, алдагы атнага максат-бурычлар билгеләнә. Әлбәттә инде, атна дәвамында югары күрсәткечләргә ирешкән укучылар бүләкләнә, аларга Россия һәм Татарстан республикасы гимны астында флаг күтәрү-төшерү хокукы бирелә.
Каждую неделю подводятся итоги деятельности школы, определяются цели и задачи на предстоящую неделю. Конечно же, в течение недели будут награждаться учащиеся, показавшие высокие результаты, и им будет предоставлено право поднимать и опускать флаги под звуки гимна России и Республики Татарстан.
-
Всероссийская программа- Орлята России 08.09.2023
С 1 сентября 2023 года в нашей школе реализуется Всероссийская программа «Орлята России»
Программа социальной активности учащихся начальных классов создана по поручению министра просвещения РФ Сергея Кравцова в 2021 году, разработана Международным детским центром «Орлёнок» и Российским движением школьников.
И сегодня, 7 сентября, состоялось первое вводное занятие. Ребята познакомились со всеми треками курса "Орлята России ", поставили цели на этот учебный год и приступили к оформлению уголка! -
Мы готовы к Ярмаркам! / Ярминкәгә әзербез! 08.09.2023
Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучыларыбыз үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр быел да мул уңыш бирде. Тиздән башланачак ярминкәләргә әзерлек эшләре башланды, уңыш җыеп алынып, капчыкларга тутырып куелды. Без әзер!
-
Профориентация 07.09.2023
һәр атнаның пәнҗешәмбесендә иртәнге класс сәгатьләрендә укучыларга киләчәк өчен һөнәр сайлау юнәлешендә әңгәмәләр үткәрелә башлады. Бу атнада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Даннур кызы нинди һөнәрләр бар, һәм кайсы һөнәр яхшырак дип укучылар белән кызыклы әңгәмә корды. Киләчәк һөнәрләрен барладылар.
Каждый четверг в утренние классные часы для учащихся стали проводиться беседы о выборе будущей профессии. На этой неделе заместитель директора по воспитательной работе Эльвира Даннуровна провела интересную беседу с учащимися о том, какие профессии существуют, и какая профессия лучше. Изучали будущие профессии.