Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
E-Mail: | sba.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 52 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Экстремизм турында "Ихлас" 05.09.2023
Районыбыз "Игелек үзәге" каршында эшләп килүче "Ихлас" психологлары Байсар мәдәният йортында Мәктәп укучылары белән очрашты. Беслан вакыйгалары еллар үтсә дә онытылмый. Бигрәк тә, Украина белән булган вәзгыятьтә бигрәк тә террорчылык, экстремизмнан хәбәрдар булырга, чит-ят кешеләр янында уяу булырга, үзеңне һәм якыннарыңны сакларга әзер торырга кирәк.
Психологи "Ихласа", работающие при районном "центре добра", встретились со школьниками в Байсарском Доме культуры. События в Беслане не забываются годами. Особенно в ситуации с Украиной нужно быть в курсе терроризма, экстремизма, быть бдительными в присутствии посторонних, быть готовыми беречь себя и своих близких.
-
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш... 03.09.2023
Байсар мәктәбе укучылары укуда гына түгел, хезмәттә дә сынатмыйлар. Җәй буе карап, суын сибеп, чүбеп утап үстергән җимешләрне татыйлар. Чебине көздән саныйлар, ди татар халкы. Әйе, уңыш бик мулдан булды. Бәрәкәтен күрергә язсын!
-
Куркынычсызлык- көн таләбе/ Безопасность - требование дня 02.09.2023
Уку елының беренче көннәреннән үк укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген кайгырту буенча әңгәмәләр, өйрәнүләр үткәрелә. МЧС хезмәткәрләре куркыныч хәлгә юлыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Эвакуацияне берничә тапкыр оештырып карарга кирәклегенә басым ясалды.
С первых дней учебного года учащимся проводятся беседы, тренинги по правилам безопасности, заботе о своем здоровье и здоровье близких. Сотрудники МЧС разъяснили, как вести себя в случае возникновения опасной ситуации. Неоднократно нуңно проводитҗ организовать меоприятии по эвакуации.
-
Педагог һәм остаз елында ветераннар хөрмәтләнә! 02.09.2023
"Мәгариф министрлыгының агымдагы елның 16 июнендә чыккан 203 приказы нигезендә ветеран укытучы Гарифуллина Рәсимә апа "Яхшы остаз" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Мәктәп директоры Рамил Җәмигънур улы белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Даннур кызы Рәсимә апаның өендә булып, чәчәк бәйләме һәм күкрәк билгесен тапшырып, министр Илсур Гәрәевичның җылы сүзләрен җиткерделәр.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2023
Бүген илебезнең барлык мәкләпләрендә дә беренче кыңгырау чыңлады. Байсар мәктәбе 1 класска укырга керүче 4 укучыга тәүге мәртәбә ишекләрен ачты. 2023-2024 уку елында мәктәптә 61 укучы белем алачак. Бәйрәмгә ата-аналар, кунаклар да килгән иде. һәр елдагыча, "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Сәлихҗан улы җәйге чорда хуҗалыкта хезмәт куйган укучыларга премияләр тапшырды һәм мәктәпкә кирәк-яраклар алу өчен 50 ц икмәк бирде.
-
"Яхшы остаз" күкрәк билгесе үз ияләрен тапты! 01.09.2023
"Педагог һәм остаз" елында республика җитәкчелеге тарафыннан бик күп эшләр эшләнде, укытучы-мөгаллимнәргә игътибар артты. Мәгариф министрлыгының агымдагы елның16 июнендә чыккан 203 приказы нигезендә Якупова Сәлимә Борһан кызы "Яхшы остаз" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Сәлимә апаның бүген- 1 сентябрь туган көне булуын да исәпкә алсак, алар гаиләсе өчен икеләтә бәйрәм. Сау-сәламәт булып әле бергә-бергә озын-озак еллар хезмәт куярга язсын, Сәлимә апа!
-
Сугышчы үз өенә кайтты 27.08.2023
Сталинград өчен барган сугышта батырларча һәлак булган якташыбыз 81 ел үткәч үз туган авылына кайтып җирләнде. Зариф Гобәйдуллин 22 яшендә аяусыз сугышта ятып кала. Эзтабарлар тарафыннан сөякләре табылып, шәхесе ачыклана. Качкын авылында батыр солдат рухына догалар, Коръән аятьләре укылып, авыл зияратына җирләнде. Чарада мәктәп директоры Рамил Сәлахов белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Даннур кызы да катнашты. Тыныч йокла, солдат!
-
Кадрия Сөнгатовна- педагог-остаз 25.08.2023
Педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гомуми тел белеме һәм төрки гыйлем кафедрасы доценты Фәтхуллова Кадрия Сөнгат кызы 1959 елның 18 октябрендә Актаныш районы Актаныш авылында туган. 1977 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. 1982 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлый һәм Казан шәһәренең 78 нче мәктәбенә француз теле укытучысы итеп җибәрелә. 1992-1994 елларда КДПИның татар тел белеме кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1996 елдан Казан университетында эшли. 2002 елда татар телендщ аралашырга өйрәтү проблемасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Хәзерге вакытта ул КФУның Габдулла Тукай исемендәге Югары Милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы булып тора. Ул лекцияләр укый һәм практик дәресләр алып бара.
Кадрия Фәтхуллова 200 дән артык фәнни — методик хезмәтләр авторы. "АНА ТЕЛЕ" онлайн-укыту мәктәбе үзәген җитәкләде.
Тынгысыз якташыбыз КАДРИЯ СӨНГАТЬ КЫЗЫ ФӘТХУЛЛОВА Россия Федерациясе югары белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге Республика премиясе лауреаты исеменә лаек булды; “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләр өчен” “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара Берлеге медале белән бүләкләнде.
-
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшкә җыелды 18.08.2023
Агымдагы елның 18 августында Байсар мәктәбендә районыбызның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары җыелды. Яңа 2023-2024 уку елына максат-бурычлар билгеләнде. Яңа федераль белем бирү программалары белән җентекләп танышып уку-укыту планнары өйрәнелде, эш программаларын төзү буенча күрсәтмәләр алынды. Киңәшле эш таркалмас, дигән борынгылар. Районыбыз мәгарифе бу уку елында да сынатмас дип өметләник!
-
Байсарда рәсем-музыка укытучылары секция утырышы 15.08.2023
Киңәшле эш таркалмас...