Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
E-Mail: | sba.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 52 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
«Безопасное колесо» 03.05.2023
Безопасное колесо».
3 май көнне ЮИД командасы «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә көч сынашты. Юл йөрү кагыйдәләрен белүне һәм тикшерүне күздә тоткан әлеге бәйгене район Юл хәрәкәте инспекциясе башлыгы Ренат Шәмсиев, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре ачып җибәрде. Укучылар берничә этапта катнашып, биремнәрне үтәде.
"Бергә-юл хәрәкәте иминлеге өчен" иҗади конкурсында юлларда куркынычсызлык турында агитация-пропаганда чыгышы өчен -2 урын.
Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре буенча - 3 урын.
3 мая команда ЮИД приняли участие в конкурсе «Безопасное колесо». Конкурс на знание и проверку правил дорожного движения открыл начальник районной ГИБДД Ренат Шамсиев, начальник отдела пропаганды ГИБДД Лейсан Мухаметова, руководители районного управления образования. Учащиеся участвовали в нескольких этапах и выполняли задания.
За агитационно-пропагандисткое выступление о безопасном поведении на дорогах в творческом конкурсе “Вместе-за безопасность дорожного движения” -2 место
За знание основ оказания первой помощи-3 место. Молодцы! Поздравляем!
-
Тукай безнең күңелләрдә. 29.04.2023
Тукай безнең күңелләрдә.
Габдулла Тукайның татар халкы өчен роле әйтеп бетергесез. Инде менә ничә буын аның әкият-шигырьләрендә тәрбияләнә. Киләчәк буынны тәрбияләү- безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аның уй-фикерләрен, зур тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләрен без балаларга җиткерергә тиеш. 26 апрель көнне татар теле укытучысы Гөлнара Илгиз кызы бөек Тукаебызга багышлап 6-7 класс укучылары белән бик матур,эчтәлекле чара уздырды, шулай ук башлангыч класс укучылары Габдулла Тукайның әкиятләренә карата рәсемнәр ясадылар.
Тукай в наших сердцах.
Роль Габдуллы Тукая для татарского народа неоценима. Вот уже несколько поколений воспитываются на его сказках и стихах. Воспитание будущих поколений-в наших руках, поэтому мы должны донести до детей величие Тукая, его мысли, произведения, имеющие большое воспитательное значение. 26 апреля учитель татарского языка Гульнара Ильгизовна провела красочное и содержательное мероприятие, посвященное нашему великому Тукаю, с учениками 6-7 классов, а ученики начальных классов нарисовали иллюстрации к сказкам Габдуллы Тукая.
-
Г.Тукай туган көне/ День рождения Г.Тукая 26.04.2023
26 апрель көнне балалар бакчасында Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара булып узды. Ике төркемдә дә балалар белән Тукаебызның тормышы, иҗаты, язган шигырьләре,әкиятләре белән танышып,сөйләп уздык. Чара азагында Тукай иҗатыннан әкиятләр карадык./ 26 апреля в детском саду провели мероприятие посвященное ко дню рождения Г.Тукая. Ознакомились с жизнью, творчеством Тукая. Смотрели сказки по его произведениям.
-
Инглиз телендә театр конкурсы 20.04.2023
Бүген Чаллы шәһәрендә инглиз телендә театр конкурсларының зона этабы утте. Байсар мәктәбенең "RANDEVOU" театр командасы "Авыл һәм шәһәр тычканы турында" дип аталган мюзикл тәкъдим иттеләр. Жюри театрга югары бәя бирде һәм Казан шәһәренә Актаныш районы данын якларга юллама тапшырдылар.
-
Әхлакый һәм тәрбияви чара 19.04.2023
Җиңү көне якынлашкан көннәрдә балалар тарафыннан Байсар җирлегенең һәйкәл яны чистартылып, тәртипкә китерелде. Әхлакый һәм тәрбияви чарада укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Башлангыч класс укытучыларының районара семинары 19.04.2023
Байсар мәктәбендә "Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә башлангыч класс укучыларының функциональ грамоталылыгын формалаштыру" темасы астында башлангыч класс укытучыларының районара семинары булып узды. Актаныш, Мөслим, Минзәлә районы укытучылары укучыларда функциональ грамоталылыкны үстерү юллары, алымнары хакында тәҗрибә уртаклашты.2, 3, 4 класс укучыларының дәресләрен тыңладылар, чыгышлар ясадылар. Байсар мәктәбе укытучыларының эшчәнлеген Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсенең башлангыч класслар буенча методисты Роза Әсгать кызы югары бәяләде.
-
Байсар авылы буенча туристик маршрут 17.04.2023
Җирлегебезгә килгән кунакларны каршы алу, истәлекле урыннар белән таныштыру өчен Байсар авылы буенча туристик маршрут төзелде. Күп һәм тирәнтен эзләнүләр бик мавыктыргыч булды, материаллар системага салынып, кунакларны таныштыру өчен әзерләп куелды
-
Районкүләм ифтар 17.04.2023
"Батыр" спорт комплексында уздырылган районкүләм ифтар быел 500 кешене үзенә дәште. Казаннан мөфтинең урынбасары Равил хәзрәт килгән иде. Халыкны үтемле вәгазе белән вәгазьләгәч, ахшам намазы укылды, мәҗлестә катнашучылар авыз ачты
-
Иртәнге фильтр 15.04.2023
Көннәрнең кисәк җылынуы, өс киемнәрен юкарту нәтиҗәсендә укучылар арасында салкын тиеп авыру очраклары артты. Мәктәптә балаларның авыруын кисәтү, көчәеп чир азып китмәсен өчен иртәнге фильтр бик урынлы.
-
"Иң яхшы мәктәп ашханәсе" 14.04.2023
14 апрель көнне администрациянең утырышлар залында "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" бәйгесенә йомгак ясалды. Район башлыгы Ленар Рафак улы җиңүчеләрне тәбрикләде һәм премияләр тапшырды. Байсар мәктәбе повары Айнур Фарит кызының эшчәнлеге жюри тарафыннан югары бәяләнде.