Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
E-Mail: | Asosh2.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
Руководитель: | Галимянова Райхан Фелусовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 708 учащихся |
У нас учат: | 60 педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Китапханәдә кунакта 23.10.2023
Китапханәдә кунакта.
Беренчеләрнең китапханәгә сәяхәтләре. Китапханәче Хамидуллина Г.Р. беренче сыйныф укучыларын " китап укучы", "китапханә", "китапханәче" төшенчәләре белән таныштырды, китапханәдәге файдалануның төп кагыйдәләрен аңлатты. Китапларга күзәтү, китап укуның файдасы турында сөйләде. Шулай ук, аларны дөрес куллану, саклау турында киңәшләр бирелде. -
Международный день школьных библиотек 23.10.2023
Международный день школьных библиотек отмечается во многих странах ежегодно в четвертый понедельник октября, начиная с 1999 года по инициативе ЮНЕСКО. Каждый год он посвящён определённой теме.
Школьные библиотеки играют важную роль в образовательном процессе. Сюда приходят перед началом учебного года: вдыхая аромат типографской краски, набивают учебниками рюкзаки. В библиотеку ведут первоклассников для лекций о добре и зле, знакомстве с литературными героями. В тишине читального зала корпят над рефератами ученики старших классов. В глубине рядов педагоги листают профильную литературу.
Сегодня в МБОУ «Актанышская СОШ№2» прошла акция «Подари книге жизнь»
-
"Изгелек җирдә ятмый" дигән темага китапханә дәресе 20.10.2023
Педагог - китапханәче Гөлназ Раффак кызы 6 в сыйныф укучылары өчен "Изгелек җирдә ятмый" дигән темага китапханә дәресе уздырды. "Изгелек" сүзенең мәгънәсенә төшендерү, яхшы эш эшләргә омтылышны тагын да көчәйтүне, әдәпле сүзләр һәм аларны куллануны тагын да арттыру өстендә эшләргә тәкъдим ителде .
-
Китап уку - иң яхшы белем алу 19.10.2023
"Китап уку - иң яхшы белем алу"
Китап дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңардан кешелек акылының океаны бар. Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасыннан " Иң күп китап укучы" ны билгеләдек. Ул 4 в сыйныф укучысы Закирҗанова Мәрьям булды. Аңа киләчәктә укуында зурдан - зур уңышлар теләп калабыз. -
«Гаилә мәктәбе» проекты 19.10.2023
Актаныш районы ЗАГСы бик матур һәм югары әхлак төшенчәләренә ия «Гаилә мәктәбе» проектын алып бара. Әлеге чараларның чираттагысында мәктәбебезнең 9в һәм 9г сыйныфы укучылары катнашты. Кичәге занятие әтиләр, аларның балалары белән мөнәсабәтләренә багышланды. Чараны ЗАГС җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева ачты һәм алып барды. Укучылар алдында психолог-мөгаллимә Фәһимә Шәйгәрданова һәм Рөстәм хәзрәт Гыйззәтуллин сүз тотты. Алар яшь буынга гади итеп, ләкин үтемле рәвештә киңәшләрен җиткерделәр. Рөстәм хәзрәт изге вәгазъ бәян итүе дә күңелләрне сафланырып җибәргәндәй тоелды. Алар үз чыгышларында әти кешегә карата электән үк булган хөрмәтнең асылын билгеләделәр. Хәзерге заманда күпләп күзәтелгән начар күренешләрне кабатлау — үз-үзеңне түбәнсетү, диделәр.
-
Энциклопедияләр һәм сүзлекләр - синең укуда ышанычлы ярдәмчеләр 18.10.2023
Октябрь ае китапханә айлыгы. Шул уңайдан 3 б сыйныф укучыларын мәктәбебез китапханәчесе Хамидуллина Г.Р. "Энциклопедияләр һәм сүзлекләр - синең укуда ышанычлы ярдәмчеләр" дигән темага китапханә дәресе уздырды. Укучыларга сүзлекләрнең төрләре, алардан дөрес файдалану турында сөйләде. "Сүзлекләр- безнең ярдәмчеләр" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды .
-
"И газиз туган телем" интеллектуаль викторина 17.10.2023
17 октябрь көнне китапханәче Хамидуллина Г.Р. 4 а сыйныф укучылары арасында "И газиз туган телем" дигән темага интеллектуаль викторина оештырды . Укучылар 2 командага бүленеп көч сынаштылар . Туган тел белән дус булган, китаплар күп укылган укучылар һичшиксез уңышларга ирештелэр .
-
"Әкият көне" 17.10.2023
17 октябрьдә 5в сыйныф укучыларының татар әдәбияты дәресе "Әкият көне" формасында үтте. Укучылар әлеге чарага кадәр татар халык әкиятләре белән таныштылар, берсен берсе уздырып әкиятләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар. Командаларга бүленеп, әзерләнеп, "Әкият көне" ндә "Өч кыз"ны сәхнәләштерделәр. Әлеге чара балаларга бик ошады.
-
VI волонтерлар слеты / VI слёт волонтеров 16.10.2023
14 октябрь көнне, 2нче санлы Актаныш урта мәктәбенең "Игелек фәрештәләре" "БлагоДарение" фонды волонтерлары Уруссу поселогында узган VI волонтерлар слетында катнашты. Волонтерларны фондка нигез салучы Ирек Фарит улы Салихов, Татарстан Республикасы Яшьләр Министры Ринат Наил улы Садыков һәм район башлыклары сәламләде. Башта командалар еллык эшчәнлеккә отчет ясадылар, аннан үзләре әзерләгән социаль проектларын якладылар. Безнең команда “Без спортны сайлыйбыз” проектын тормышка ашыру өчен грантка ия булды. Мәктәбебез волонтерлары өчен сюрприз - Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зариповтан Ижау шәһәренә экскурсия булды. Волонтерларны шундый бүләк белән сөендергәне өчен Ленар Рафак улына зур рәхмәт белдерәбез!
14 октября волонтеры фонда "БлагоДарение" "Актанышской СОШ2" "Ангелы добра" приняли участие в VI слёте волонтеров, который прошел в пгт Уруссу. На слёте приняли участие 6 команд. Волонтеров приветствовали учредитель фонда Салихов Ирек Фаритович, министр молодежи республики Татарстан Садыков Ринат Наильевич и главы районов. Сначала команды сделали отчёт о проделанных работах, затем защитили свои социальные проекты. Наша команда выиграла грант на реализацию проекта "Мы выбираем спорт".
-
Республиканские соревнования среди юнармейских отрядов "К защите России готов" 14.10.2023
Команда МБОУ " Актанышская СОШ 2" состоящая из учащихся : Ямалетдиновой Динары,Карамовой Виктории, Латыпова Данияра и Галимарданова Гаделя, под руководством Булатова Руслана Ралифовича участвовала 13-14 октября в Республиканских соревнованиях среди юнармейских отрядов "К защите России готов" в рамках Всероссийского слёта юных патриотов России "Равнение на Победу" физкультурно-спортивного комплекса "Готов к труду и обороне"( ГТО) проходивших в г. Нижнекамске. В соревнованиях приняли участие 20 команд из различных районов Республики Татарстан. Галимарданов Гадель среди юношей занял 1 место в "Стрельбе из пневматической винтовки из положения сидя с опорой локтем о стол, дистанция 10м", команда в общем зачёте, стала Лауреатом конкурса. ПОЗДРАВЛЯЕМ, МОЛОДЦЫ!!!