Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
E-Mail: | Asosh2.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
Руководитель: | Галимянова Райхан Фелусовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 708 учащихся |
У нас учат: | 60 педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
«Мы выбираем энергоэффективность» 05.04.2024
3-5 апрель көннәрендә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Энергетика һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы – ТЭФ уздырылды. «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» («Мы выбираем энергоэффективность») республика яшьләр инициативалары конкурсында аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Амирханов Илнур проект эше белән катнашып, җиңүче булды. Бүген әлеге форумда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Илнур диплом һәм планшет белән бүләкләнде. Остазы, проект җитәкчесе Илназ Илшат улы Шәрипов.
С 3 по 5 апреля в Международном выставочном центре "Kazan Expo" состоялся Татарстанский международный форум по энергетике и энергоэффективности – ТЭФ. Победителем республиканского конкурса молодежных инициатив «Мы выбираем энергоэффективность» стал ученик 10 класса Актанышской средней общеобразовательной школы № 2 с углубленным изучением отдельных предметов Амирханов Ильнур. Сегодня на церемонии награждения победителей форума Ильнур был награжден дипломом и планшетом. Наставник, руководитель проекта Ильназ Ильшатович Шарипов.
#ТЭФ #Энергетика #KazanExpo #Актаныш #АктанышскаяСОШ2
-
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне 02.04.2024
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган . 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Балалар китабы көне уңаеннан китапханәче Гөлназ Раффак кызы укучыларны кызыклы китаплардан төзелгән китап күргәзмәлелеге белән таныштырды, әкиятләр укыды . Шулай ук Г.Х.Андерсенның тормыш юлы, иҗаты белән дә таныштырды.
-
"Традиции моей семьи"/"Минем гаиләнең гореф-гадәтләре" 21.03.2024
21 марта ученица психолого-педагогического класса Манихова Аделина приняла участие в конкурсе мультимедийных презентаций на тему "Традиции моей семьи", проведенным ФГБОУ ВО "НГПУ", где заняла 3 место. Поздравляем!
Бүген 21 нче март көнне НГПУда уздырылган "Минем гаиләнең гореф-гадәтләре" презентацияләр бәйгесендә мәктәпнең психологик-педагогик сыйныф укучысы Манихова Аделина 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Районный конкурс «Молодой педагог + наставник» /"Яшь педагог + остаз" бәйгесе 13.03.2024
13 марта на основании плана МКУ «Управление образования» Актанышского муниципального района РТ, в целях выявления, поддержки и распространения эффективного опыта педагогов-наставников образовательных учреждений, создания положительной профессиональной мотивации у молодых специалистов, был проведен районный конкурс «Молодой педагог + наставник». Нашу школу представили учитель начальных классов Хасанова Алия Зуфаковна и её наставник Салахова Миляуша Данифовна. Они совместно провели мастер-класс, в котором педагог-наставник демонстрирует методические приемы работы с молодым педагогом, используемые им при передаче конкретного опыта организации образовательного процесса, молодой педагог показывает использование полученных знаний для личностного и профессионального развития.
13 мартта Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" планы нигезендә, белем бирү учреждениеләре остаз-педагогларының нәтиҗәле тәҗрибәсен ачыклау, ярдәм итү һәм тарату, яшь белгечләрдә уңай һөнәри мотивация булдыру максатында "Яшь педагог + остаз" бәйгесе үткәрелде. Мәктәпнең данын башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова Алия Зуфак кызы һәм аның остазы Салахова Миляуша Дәниф кызы яклады. Алар бергәләп мастер-класс уздырдылар, анда педагог-остаз яшь педагог белән белем бирү процессын оештыруда төп тәҗрибә бирүдә кулланылучы методик алымнарны тәкъдим итте, яшь педагог алынган белемнәрне шәхси һәм һөнәри үсеш өчен куллануны күрсәтте.
-
"Берлек кайда - көч шунда" 06.03.2024
1а класс укучылары, ата - аналары белән бергә "Берлек кайда - көч шунда" дип аталган Квест уен уткәрделәр. Төрле тукталышларда кызыклы биремнәр үтәп, серле сандыкны ачар өчен код жыйдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Миләүшә Дәниф кызы һәм Гөлнур Рифкать кызы оештырган әлеге кичә һәркем күңеленә хуш килде.
-
"Тату сыйныф серләре" 01.03.2024
"Тату сыйныф серләре" конкурсының зона этабында мәктәбебезнең 6Б сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар бик матур чыгыш ясап 1 урынга ия булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз, ярымфиналда уңышлар теләп калабыз
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 28.02.2024
Инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында 9 класс укучысы Ганиева Камилә призер булды! Укытучысы Әгъләмова Раушания Марс кызын һәм Камиләне котлыйбыз!
-
Движение Первых 27.02.2024
Движение первых - движение, создающее условия для воспитания личности, выросшей на основе традиционных семейных ценностей, патриотом своей страны.
Его задача-создать единую среду воспитания и развития для ребенка от детского сада до колледжа и вуза.
Сегодня в третьем детском саду «Тылсым» прошел зональный семинар на тему “Изучение родного языка, национальной культуры
и традиции” . Учащиеся нашей школы МБОУ «Актанышская СОШ№2» с воспитанниками детского сада показали отрывки занятий, играли в игры и еще раз вспомнили ПДД.
Советником директора по воспитанию Сибгатуллиной Алисой была проведена викторина среди гостей.
В завершении все вместе станцевали флешмоб «Движения первых» -
“Иң татлы тел – туган тел” 21.02.2024
21нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче урта гомуми белем мәктәбендә “Иң татлы тел – туган тел” дип исемләнгән олы бәйрәм-тамаша уздырылды.
Чарага алдан ук әзерлек эшләре алып барылды. Презентация, видеороликлар эшләнде, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнелде, инценировкалар әзерләнде. Бәйрәм барышында укучылар Туган телләр көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, мәкаль-әйтемнәрне барладылар, планетада телләрнең күптөрлелеге турында яңа белемнәр үзләштерделәр. Туган телдә халыкның холык-фигыле чагылышы, аның хәтере, тарихы, рухи куәте барлыгы турында белделәр. Тамашачыларга аеруча 8А сыйныфы укучыларының чыгышлары, төрле милләт балаларының үз телләрендә шигырь укулары, бертуган Шәрифуллиннарның, шулай ук бертуган Гыйләҗеваларның, Данил Кәндимовның моңлы җырлары, Рияна Хәбибуллинаның татар биюе хуш килде. Кушылып җырлап, алкышлап, көч биреп утырдылар Шулай ук милли киемнәрдән булган нәфис сүз осталары Аделина Мәнихова, Эльвина Әхмәтова, Зөләйха Нәбиева, Данил Кәндимов, Румия Сәгыйдуллиналар чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады.
Бәйрәмгә җирлегебездә яшәп иҗат итүче шагыйрә апалар да чакырулы иде. Алар: үзебездә күпьеллар китапханәче булып эшләүче Әлфисә Гыймазова, “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлем. Башта укучылар әлеге авторларның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аннан шагыйрәләргә сүз бирелде. Ә.Гыймазова, Л. Гыйлем үз иҗатлары белән таныштырдылар, балаларга теләк-киңәшләрен җиткерделәр, балалар чыгышы белән соклануларын рәхмәтләре аша белдерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Әлеге чараны әзерләп үткәрүче китапханәче Гөлназ Хәмидуллинага, туган тел укытучыларына иҗади уңышлар теләделәр.
“Халыкара туган тел көне белән! Туган тел – буыннар арасында элемтәне ныгытучы чылбыр, бәяләп бетергесез белем чыганагы, тутыкмас рухи мирас һәм хәтер сакчысы ул. Телен, мәдәниятен саклаган, яшь буынны өлкәннәрнең иң яхшы гореф-гадәтләре, йолаларына бирелгәнлек рухында тәрбияләгән милләт кенә үзен югалтмый яшәргә лаеклы.
Әлеге бәйрәм һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын! Ана теле безгә куәт бирсен, иҗат дәрте өстәсен! ”,– дип тантаныны тәмамлады мәктәп директоры И.И.Шәрипов һәм үзе дә туган тел турында яраткан шигырен укыды.
-
"Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку " конкурсы 19.02.2024
Бүген мәктәбебез китапханәсендэ, 5-8 сыйныф укучылары арасында "Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку " конкурсы узды . Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Жюри тарафыннан урыннар чыгарылды. Җиңүчеләр грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
1 урын - Набиева Зөләйха 8 б;
2 урын - Манихова Аделина 8 А;
3 урын - Насрыева Нурия 6 Г .