Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
E-Mail: | Asosh2.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
Руководитель: | Галимянова Райхан Фелусовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 708 учащихся |
У нас учат: | 60 педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 18.02.2024
Физик культура фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында призер булган укучыларыбыз Акмалов Әмирне һәм Рашитов Заһирны, укытучылары Ришат Петровичны чын күңелдән котлыйбыз! Молодцы!
-
«Лучший учитель татарского языка и литературы»/ «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» 15.02.2024
14 февраля во 2 гимназии города Нижнекамска проходил зональный тур Всероссийского конкурса «Лучший учитель татарского языка и литературы».
На конкурсе принимали участие представители Актанышского, Муслюмовского, Сармановского, Заинского и Нижнекамского районов. Актанышский район представила учитель родного языка и литературы нашей школы Хафизова Танзиля Мухаметгатуфовна. Конкурсанты показали урок и мастер-класс, где продемонстрировали свои профессиональные компетенции и транслировали инновационный передовой опыт в ситуации профессионального взаимодействия.
14 февральдә Түбән Кама шәһәренең 2 гимназиясендә "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең зональ туры узды.
Бәйгедә Актаныш, Мөслим, Сарман, Зәй һәм Түбән Кама районнары вәкилләре катнашты. Актаныш районы данын мәктәбебезнең туган тел һәм әдәбият укытучысы Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызы яклады. Конкурста катнашучылар үзләренең һөнәри компетенцияләрен акладылар һәм профессиональ хезмәттәшлек шартларында инновацион алдынгы тәҗрибәне трансляцияләгән дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр.
-
15 февраль -Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2024
15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне . Шул уңайдан мәктәбебез китапханәсендә "Муса Җәлил - герой шагыйрь" исеме астында китап күргәзмәсе эшли. Шулай ук 5 А сыйныф укучыларына китапханәче Гөлназ Раффак кызы "Җәлил рухы һәрчак күңелләрдә" исем астында китапханә дәресе уздырды. Укучылар шагыйрьнең күпсанлы китаплары белән таныштылар, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар, фаҗигале язмышы турында фильм карадылар.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 15.02.2024
Рус әдәбияты фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында мәктәбебезнен 9 класс укучылары Исхакова Таңсылу, Гөмәрова Ләйсән, 10 класс укучысы Мухаметдинова Айсылу призер булдылар! Укытучылары: Белоусова Мәвлидә Идрис кызы, Юзкаева Лилия Марс кызы. Укучыларны, укытучыларны котлыйбыз.
-
"Нәкый Исәнбәт - милләт каһарманы!" 13.02.2024
Нәкый Исәнбәт ил-халык язмышына бәйле тарихи вакыйгаларны, масштаблы каһарманнарны гәүдәләндерү юнәлешендә зур иҗади активлык күрсәтә. Аның күп кенә китаплары мәктәп китапханәсендә бар . Татарстанның халык язучысы, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәкый Исәнбәтне искә алу көне уңаеннан мәктәбебез китапханәсендә "Нәкый Исәнбәт - милләт каһарманы!" китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе белән 9 сыйныф укучылары бик тә кызыксынып таныштылар.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 13.02.2024
Укытучы һәм остаз елын йомгаклау тантанасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова район мәгариф системасына керткән зур өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен химия укытучысы Исламова Миләүшә Даниф кызына, математика укытучысы Хузина Рәмилә Фаттах кызына, китапханәче Хамидуллина Гөлназ Раффак кызына Мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырды.
-
«Ангелы добра» 10.02.2024
В рамках реализации проекта "Мы выбираем спорт" волонтеры фонда "БлагоДарение" Актанышской СОШ N2 «Ангелы добра» провели мероприятие "Лыжные гонки" для детей подготовительной группы детского сада N2. Для дети провели соревнования и наградили подарками.
Проект «Мы выбираем спорт» реализуется за счет средств гранта фонда "БлагоДарение" -
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 09.02.2024
Рус әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабында 4 укучыбыз Призер булды: Мухаметдинова Айсылу 10 кл., Галиева Сюмбель, Исхакова Тансылу, Гумерова Ляйсан 9 кл. Укытучылары Белоусова Мәвлидә Идрис кызы, Юзкаева Лилия Марс кызы, Ханипова Лейсан Ильгиз кызы. Укучыларны, укытучыларны котлыйбыз!
-
Гамил Афзал музеена сәяхәт 09.02.2024
Көн саен мәктәбебездә план нигезендә туган телләр айлыгына багышланган төрле чаралар узып тора.
Бүген 9нчы сыйныф укучылары Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан Гамил Афзал музеена сәяхәт кылдылар. Андагы истәлекле һәм кадерле экспонатлар белән таныштылар. Экскурсовод кызлар һәр тематик почмак турында җентекләп сөйләде. Әдипнең кулы белән язылган язулар, аның шәхси әйберләре укучыларны аеруча тәэссирләндерде. Шулай ук Ленар Шәех турында да күп мәгълүматлар белделәр.
Экскурсия азагында Гамил Афзалның мемориаль тактасына чәчәкләр куйдылар. Фотосурәткә төштеләр.
Танып-белү экскурсиясе укучылар өчен бик кызыклы, файдалы да булды. Алар бер горурлык хисе белән, бик канәгать кайттылар. -
Әмирхан Еникиның тууына 115 ел 08.02.2024
Бүген 9А сыйныф укучылары Актаныш үзәк китапханәсенең уку залында Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникиның тууына 115 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарада катнашты. Язучының китапларыннан оештырылган күргәзмә, әдипнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, викторинада көч сынаштылар. Бу чара һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды, әдипнең иҗатына тагы да ныграк һәм көчле кызыксыну уятты.