Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
Год основания учреждения: | 1912 |
У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Наркотиклар пропагандасы өчен җаваплылык - Ответственность за пропаганду наркотиков 24.03.2023
Бүген мәктәбебезнең 10 сыйныф укучылары "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Актаныш районының прокуроры ярдәмчесе Габидуллин Ильмир Альберт улы белән очрашты. Очрашуның төп темасы - наркотиклар пропагандасы өчен җаваплылык иде. Шулай ук укучыларга ришвәтчелек турында да сөйләнелде.
Сегодня учащиеся 10 класса школы встретились в молодежном центре "Яшьлек" с помощником прокурора Актанышского района Габидуллиным Ильмиром Альбертовичем. Главной темой встречи была ответственность за пропаганду наркотиков. Также учащимся рассказали о взяточничестве.
-
"Лидерлык дәресе" - "Урок лидерства" 23.03.2023
Әҗәкүл башлангыч мәктәбендә чираттагы "Лидерлык дәресе" үтте. Укучылар төрле кызыклы биремнәр үтәделәр: викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар эченә яшеренгән сүзләрне, мәкальләрне таптылар, үзләре уеннар оештырдылар.
В Азякульской начальной школе прошел очередной "Урок лидерства". Учащиеся выполняли различные интересные задания: отвечали на вопросы викторины, находили слова, пословицы, спрятанные в ребусах, сами организовывали игры.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2023" - "Безопасное колесо - 2023" 22.03.2023
Бүген мәктәбебездә "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2023" конкурсының сайлап алу туры үтте. Биредә 4-5 сыйныфлар көч сынашты. Әлеге чарада Актаныш районы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова һәм ЮХИДИ бүлеге инспекторы Чулпан Ринат кызы Габидинова катнашты. 1 урынны - 5т сыйныфы, 2 урынны - 4а сыйныфы, 3 урынны - 5б сыйныфы яулады. Котлыйбыз!
Сегодня в нашей школе прошел отборочный тур конкурса "Безопасное колесо - 2023". Соревновались 4-5 классы. В мероприятии приняли участие начальник отдела пропаганды безопасности дорожного движения Актанышского района Лейсан Радифовна Мухаметова и инспектор отдела ГИБДД Чулпан Ринатовна Габидинова. По результатам:1 место - 5Т класс , 2 место - 4А класс , 3 место - 5Б класс . Поздравляем!
-
ОЛИМПИАДА 22.03.2023
20-22 март көннәрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен муниципаль олимпиадалар узды.Татар теле буенча үткән олимпиадада 3б сыйныф укучысы Мукимова Зәлия призер булды (укытучысы Камалова И.С.). Рус теленнән муниципаль олимпиада нәтижәләре буенча: 3 нче сыйныфлар арасында Мукимова Зәлия - җиңүче, Гилметдинова Эвелина - призёр ( укытучылары Камалова И.С.), 4 нче сыйныфлар арасында Каюмов Булат, Хазиева Ләйсән, Хакимов Булат, Абзалова Камилә - призёрлар (укытучылары Ахметзянова А.З.); Султанова Алия - призёр ( укытучысы Нуриева Л.М.). Котлыйбыз!
С 20 по 22 марта прошли муниципальные олимпиады для учащихся начальных классов.Ученица 3Б класса Мукимова Залия стала призером олимпиады по татарскому языку (учитель Камалова И. С.). По итогам муниципальной олимпиады по русскому языку: среди 3 - х классов Мукимова Залия - победитель, Гильмутдинова Эвелина - призер ( учитель Камалова И. С.), Среди 4 - х классов Каюмов Булат, Хазиева Лейсан, Хакимов Булат, Абзалова Камиля-призеры (учитель Ахметзянова А. З.); Султанова Алия-призер ( учитель Нуриева Л. М.). Поздравляем!
-
Конкурс "Я выбираю село".- "Мин авылны сайлыйм" бәйгесе. 22.03.2023
Әҗәкүл башлангыч мәктәбе укытучылары Адиятуллина М.Я. Шарафуллина А.Р. "Мин авылны сайлыйм" фәнни- тикшеренү, проект һәм иҗади эшләрнен XIII Республика конкурсында катнашып, "Кайдан сон мин шундый сүзләр алыйм, туган якны тасвирлау өчен!" исемле җыентыкта методик материаллары бастырылды.
Учителя Азякульской начальной школы Адиятуллина М. Я. Шарафуллина А. Р., участвовали в XIII Республиканском конкурсе научно - исследовательских, проектных и творческих работ "Я выбираю село". И опубликовались методические материалы в сборнике "Ну где ж мне взять слова такие, чтоб край родимый описать".
-
"Тархан" 21.03.2023
Бүген мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы Рахматуллин Фарил "Тархан" республикакүләм бәйгесендә 2 урын яулады. Укытучысы Сафиуллин Руслан Наил улы. Ихлас күңелдән котлыйбыз!
Сегодня ученик 11 класса нашей школы Рахматуллин Фарил занял 2 место в республиканском конкурсе «Тархан». Учитель Сафиуллин Руслан Наилtdbx. Поздравляем и желаем дальнейших побед!!
-
21 март - Халыкара шигьрият көне/ 21 марта - Международный днь поэзии 21.03.2023
Бүген, 21 март - Халыкара шигьрият көне уңаеннан, мәктәбебездә укучылар шагыйрь, язучылар белән очрашты. Язучы, шагыйрь, журналист, Бөтендөнья Татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрә, прозаик, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Фаттахова, шагыйрә, балалар язучысы, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Әлфия Ситдикова һәм язучы, шагыйрә, "Шәһри Чаллы" газетасы журналисты Айзирә Имамова укучыларга үзләренең тормыш турында сөйләделәр, иҗатлары белән таныштырдылар. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Сегодня, 21 марта - по случаю Международного дня поэзии учащиеся нашей школы встретились с поэтами и писателями. Писатель, поэт, журналист, председатель Набережночелнинского отделения Всемирного конгресса татар Факил Сафин, поэт, прозаик, писатель, член Союза писателей Татарстана Лилия Фаттахова, поэт, детский писатель, переводчик, член Союза писателей Татарстана Союз Альфия Ситдикова и писательница, поэтесса, журналиста газеты «Шәһри Чаллы» Айзира Имамова, рассказали о своей жизни и представили свои произведения. Были даны ответы на интересующие вопросы учащихся.
(Фото и видео от 21.03.2023 в Телеграм канале МБОУ "Актанышская СОШ №1")
-
Халыкара урман көне - Международный день леса. 21.03.2023
Бүген, 21март -Халыкара урман көне.Шул уңайдан Чөгәнә башлангыч мәктәп -бакчасында тәрбияләнүчеләр белән урманнарны саклау турында сөйләштеләр.Урман рәсемнәре карап, табышмакларга җавап эзләделәр.Соңыннан коллектив рәсем-каен агачы ясадылар.
Сегодня, 21 марта-Международный день леса.В связи с этим с воспитанниками Чуганаковской начальной школы -сада обсудили вопросы сохранения лесов.Смотрели рисунки леса и искали ответы на загадки. Затем сделали коллективный рисунок- березовое дерево.
-
"Мөһим сөйләшүләр" - "Разговоры о важном! 20.03.2023
Әҗәкүл башлангыч мәктәбендә чираттагы "Мөһим сөйләшүләр" булды. Гадәттәгечә класс сәгате Россия гимнын тынлап башланып китте. Һәм Кырым ярымутравынын Россиягә кушылу тарихы турында сөйләшү белән дәвам ителде. Видеотасма аша балалар Кырымнын тарихы, истәлекле җирләре, табигате белән таныштылар, Кырым күперен ачу тантанасын карадылар. Соныннан укучылар темага карата биремнәр үтәделәр.
В Азякульской начальной школе состоялся очередной "Важный разговор". Традиционно классный час начался с исполнения гимна России. И продолжился разговор об истории присоединения Крымского полуострова к России. Через видеоматериала дети познакомились с историей, достопримечательностями, природой Крыма, смотрели церемонию открытия Крымского моста. Затем учащиеся выполняли задания по теме.
-
"Рәхмәт сиңа, укытучым!" - " Спасибо тебе, учитель! " 20.03.2023
Бүген, 20 март көнне, мәктәптә РФ педагог hәм остаз елына багышланган "Рәхмәт сиңа, укытучым!" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәгә мәктәпнең өлкән остазлары, ветераннары Дилара Дуглас кызы Хөббетдинова, Вәзилә Мансаф кызы Чинаева, Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова чакырылганнар иде. Алар мәктәп тормышы белән истәлекләрен сөйләделәр, укучылар аларга сораулар бирделәр. Аларның шигырьләрен укучылар укыды.
Кичә барышында башка остаз-ветераннар да олуг хөрмәт белән искә алынды. Китап күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге бар иде, мәктәп музеенда Рим Гаян улы Мостафинның кадерләп саклана торган ядкарьләре дә күргәзмә итеп куелды.
Матур чара психологик-педагогик сыйныф, Рим Мостафин исемендәге балалар оешмасы белән берлектә оештырылды. Кичә музыка белән үрелеп барды. Мәктәп гимнын сүзләрен язган Әлфия Җиһанша кызын да искә алдык, кичә дәррәү итеп гимн башкарып төгәлләнде.Сегодня, 20 марта, в школе был проведен вечер, посвященный Году педагога и наставника РФ, под названием " Спасибо тебе, учитель! ". На вечер были приглашены старшие наставники, ветераны школы Дилара Дугласовна Хуббутдинова, Вазиля Мансафовна Чинаева, Лейсан Галиакберовна Аминова. Они рассказывали о школьной жизни, ученики задавали им вопросы, читали стихи. В ходе вечера с большим уважением были отмечены и другие наставники-ветераны. Была возможность ознакомиться с книжной выставкой, были выставлены ценные реликвии Рима Гаяновича Мустафинав из школьного музея.
Мероприятие было организовано совместно с психолого-педагогическим классом, детской организацией имени Рима Мустафина. Вечер сопровождался концертом. Вспомнили и Альфию Зиганшиновну, написавшую слова школьного гимна, вечер завершился энергичным исполнением гимна.