Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
Год основания учреждения: | 1912 |
У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Большая победа! - Зур җиңү! 26.04.2023
5 февраля 2023 года Федеральное государственное бюджетное образовательное учреждение высшего образования "Российский государственный университет правосудия" провел ежегодную Межрегиональную олимпиаду по праву "Фемида". В олимпиаде принял участие Галимуллин Нияз Ильнарович, ученик 10 класса МБОУ "Актанышская СОШ №1". По результатам Нияз стал призером и был награжден Дипломом III степени, а также получил право на обучение в данном учебном заведении. Наставником призера является Мугтазирова Резеда Зиннуровна, учитель истории и обществознания. Поздравляем и желаем дальнейших побед!!!
2023 елның 5 февралендә Федераль дәүләт бюджет мәгариф институты "Россия дәүләт правосудие университеты" ел саен уздырыла торган хокук белеме буенча "Фемида" Төбәкара олимпиада үткәрде. Олимпиадада 1 нче Актаныш урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Галимуллин Нияз Илнар улы катнашты. Нәтиҗәләр буенча, Нияз призер булды һәм III дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде, һәм шулай ук бу уку йортында уку хокукын алды. Призерның остазы - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мугтазирова Резеда Зиннур кызы. Котлыйбыз һәм сезгә тагын да җиңүләр телибез !!!
-
Тантаналы линейкада - На торжественной линейке 24.04.2023
Уку елы дәвамында мәктәбебездә балалар шахмат, теннис һәм футбол белән шөгыльләнделәр. Әлбәттә, дәрестән тыш чара итеп ярышлар да үткәрелде. Бүген тантаналы линейкада мәктәпкүләм шахмат, теннис һәм футбол турнирлары җиңүчеләрен котладылар.
В течение учебного года дети в нашей школе занимались шахматами, теннисом и футболом. Конечно же, после уроков проводились соревнования по данным направлениям. Сегодня на торжественной линейке поздравили победителей общешкольных турниров по шахматам, теннису и футболу.
-
Атналык - Неделя 24.04.202324 апрельдән 29 апрельгә кадәр мәктәптә татар теле һәм әдәбияты, тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы уздырыла. Атна кысаларында мәктәпнең 2 нче катында укучылар ярдәмендә буккроссинг оештырылды.С 24 по 29 апреля в школе проходит Неделя татарского языка и литературы, истории и обществознания. В рамках Недели, на 2 этаже школы, учащиеся организовали Буккроссинг.
-
Мәктәбебез көрәшчелэре - Наши борцы 23.04.2023
Бөгелмә шәһәрендә үткән Көрәш ярышында 6Б сыйныфы укучысы Шакирзянов Лимар 2нче урынны яулады, 7Т сыйныфы укучысы Газизов Илфат һәм 7А сыйныфы укучысы Нургатин Адель 1 урын яуладылар. Котлыйбыз!
Шакирзянов Лимар, учащийся 6Б класса, занял 2-е место, Газизов Ильфат, учащийся 7Т-класса, и Нургатин Адель, учащийся 7А класса, заняли 1-е место в соревнованиях по борьбе, прошедших в Бугульме. Поздравляем!
-
ФГК "Тирә яктагы дөнья" 22.04.2023
Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының тарих һәм география факультеты тарафыннан оештырылган укучылар өчен "Тирә яктагы дөнья" регионара фәнни- гамәли конференциядә 7Т сыйныф укучысы Шакиров Әмир үзенең фәнни эше белән уңышлы чыгыш ясап кайтты. Укытучысы Валиева Алсу Риф кызы.
Шакиров Амир, ученик 7Т класса, успешно представил свою исследовательскую работу на региональной научно-практической конференции «Окружающий мир», организованной историко-географическим факультетом Набережночелнинского государственного педагогического университета. Руководитель Валиевой Алсу Рифовна.
-
Гадәти булмаган экскурсия - Необычная экскурсия 21.04.2023
Бүген мәктәбебезнең 10 сыйныф егетләре Казанның югары хәрби команда танк училищесе полигонында ату күнегүләрен ныгыттылар.
Сегодня ребята 10 класса нашей школы закрепили навыки по стрельбе на полигоне Казанского высшего военного командного танкового училища.
-
"Педагог һәм остаз елы" - "Год педагога и наставника" 20.04.2023
"Педагог һәм остаз елы" кысаларында Әҗәкүл башлангыч мәктәбе коллективы " Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" дип аталган стенгазета чыгарды. Әлеге стенгазетада ата- аналарнын беренче укытучылары белән төшкән фотосурәтләре урын алды.
В рамках "Года педагога и наставника" коллектив Азякульской начальной школы выпустил стенгазету под названием "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" . В стенгазету вошли фотографии родителей с их первыми учителями.
-
Педагогик тәҗрибәне тарату - Распространение педагогического опыта 20.04.2023
Бүген, 20 нче апрель көнне, мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучылары 2022-2023 уку елында үзбелемне күтәрү эшчәнлегенә анализ ясадылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Биредә Актаныш районы мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү методисты Имамова Роза Әсгать кызы, мәктәбебез директоры Маликова Резеда Тимергази кызы һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Шарипянова Зита Индус кызы катнашты.
Сегодня, 20 апреля, учителя начальных классов нашей школы проанализировали свою деятельность за 2022-2023 учебный год, поделились своим опытом. В мероприятии приняли участие методист начального образования "Управления образования" Актанышского района Имамова Роза Асгатовна, директор школы Маликова Резеда Тимергазиевна и заместитель директора по методической работе Шарипянова Зита Индусовна.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-организаторларның киңәшмәсе - Совещание заместителей директоров по воспитательной работе и педагогов-организаторов 19.04.2023
Бүген мәктәбебез базасында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әнвәрова Дилбәр Миркасыйм кызы катнашында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-организаторларның киңәшмәсе узды. Әлеге киңәшмәдә "Алдынгылар хәрәкәте" эшчәнлеге һәм балаларның җәйге ялын оештыру сораулары каралды.
Сегодня на базе нашей школы состоялось совещание заместителей директоров по воспитательной работе и педагогов-организаторов с участием заместителя руководителя Исполнительного комитета Актанышского муниципального района Анваровой Д.М. На совещании были рассмотрены вопросы деятельности "Движения Первых " и организации летнего отдыха детей.
-
Атналык - Предметная неделя 19.04.2023
Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 10 сыйныф укучылары 4а һәм 4б сыйныф укучыларына химия дәресеннән кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр. Шулай ук география фәненнән, 8 нче сыйныфлар очен " Россия табигате" темасына проект - дәресләр узды. Укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылды. " Табигатьне саклау - балалар күзлегеннән" дип исемләнгән, 7 нче сыйныфлар очен практик дәреснең плакатлары шулай ук стена күргәзмәсендә үз урынын тапты.
В рамках Недели естественных наук учащиеся 10 классов показали учащимся 4а и 4б интересные опыты по химии. Также прошел Урок проектов по географии для 8-х классов на тему "Природа России". Организована выставка творческих работ учащихся. Плакаты практического занятия для 7 - х классов "Охрана природы глазами детей " также нашли свое место на настенной выставке.