МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Өлкәннәр көне / День пожилых людей 08.10.2025

Бүген дәү әни, дәү әти, әбикәй, бабыкайларыбызны котладык.
Балалар матур шигырьләр, җырлар, биюләр һәм открыткалар бүләк иттеләр.
Сегодня мы поздравили бабушек, дедушек.
Дети подарили красивые стихи, песни, танцы и открытки. -
Хөрмәтле апаларыбыз / Уважаемые коллеги 08.10.2025

Бик күп еллар зур хезмәтләрен куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хөрмәтле апаларыбыз бездә кунакта булдылар.
В гостях у нас побывали уважаемые коллеги, которые много лет отдали работе и сегодня находятся на заслуженном отдыхе. -
Минем гаиләм / Моя семья 02.10.2025

Сөйләм үстерү шөгылендә без, "Минем гаиләм" темасы турында сөйләштек. Әти-әни, абый-апа, әби-дәү әни, бабай, бәби сүзләрен өйрәндек. Марат исемле курчакка ярдәм иттек.
Максат: гаилә әгьзаларына ихтирам тәрбияләү; игътибарны, хәтерне үстерү.
На занятии по развитию речи мы говорили на тему "Моя семья". Выучили слова мама-папа, брат-сестра, бабушка-дедушка, малыш. Помогли кукле по имени Марат.
Цель: воспитывать уважение к членам семьи; развивать внимание, память. -
Түгәрәк формадагы предметлар / Предметы круглой формы 27.09.2025

Без кечкенәләр рәсем шөгылендэ, түгәрәк формадагы предметларны ясарга өйрәндек. Һавада ясап карау алымын өйрәндек. Балаларда рәсемләүгә карата кызыксыну уятылды.
С первой младшей группой занимались рисованием, учились рисовать предметы круглой формы. Изучали метод рисования в воздухе. У детей развивали интерес к рисованию. -
"Татарстан кроссы - 2025"тә катнашучыларны бүләкләү / Награждение участников "Кросс Татарстана - 2025" 26.09.2025

Бүгенге көн агышында 19 сентябрь "Кросс Татарстана - 2025" актив катнашкан балаларны грамота белән бүләкләү тантаналы рәвештә үтте. Шулай ук балалар арасында "Кросс Татарстана - 2025" тә үз нәтиҗәләрен югары күрсәткән балалар да бүләкләнде. Әфәрин балалар! Киләчәктә зур өментләр баглап калабыз!
19 сентября состоялось торжественное награждение грамотами детей-активных участников "Кросс Татарстана - 2025", который прошёл на Центральном стадионе. Также были награждены ребята, показавшие высокие результаты в детском саду "Кросс Татарстана - 2025". Молодцы ребята! Возлагаем большие надежды на будущее! -
Алсу бездә кунакта / Алсу у нас в гостях 25.09.2025

Сөйләм үстерү шөгылендә, "Алсу бездә кунакта" дигән тема үткәрдек.
Максат: балаларга табиб, полиция һ.б. һөнәрләре турында мәгьлүмат бирелде; Алсу курчакка ярдәм итү хисләре тәрбияләнде.
На занятии по развитию речи мы провели тему "Алсу у нас в гостях".
Цель: ребятам была дана информация о профессиях врача, полицейского и т.д.; формировали желание помочь кукле Алсу. -
Балалар мәйданчыгына Экскурсия / Экскурсия на детскую площадку 25.09.2025

Уртанчылар һәм 2 нче кечкенәләр төркеме белән балалар мәйданчыгына сәяхәт кылып кайттык. Балалар мәйданчык корылмаларында бик яратып рәхәтләнеп уйнадылар. Түгәрәкләнеп утырып тәмлүшкәләр ашадылар, бер-берсен сыйладылар. Соңыннан сабын куыклары очырып та, туп белән дә бик куңелле уеннар уйнадык. Мәйданчыктан аерылып киту генә моңсурак булды. Балаларның күңелле уеннардан аерыласы килмирәк торды. Сәяхәтебез бик күңелле булды.
Вторая младшая-средняя группа совершили экскурсию на детскую площадку. Дети с удовольствием играли на сооружениях площадки. Они вместе сидели в кругу и угощали друг друга. Потом были веселые игры с мыльными пузырями и с мячом. Очень грустно было покидать детскую площадку. Детям не хотелось расставаться с веселыми играми. Наша экскурсия была очень интересной. -
Сәламәтлек көне / День здоровья 22.09.2025

"Сәламәтлек көне" уңаеннан бүген Кояшкай балалар бакчасы Актаныш үзәк стадионына экскурсияга чыкты. Көн программасында ГТО нормаларын тапшыру( 60 м - малайлар, 30 м- кызлар) йөгерү оештырылды. Шулай ук футбол, "Аучы һәм үрдәкләр" уеннарына тукталдык. Экскурсияның күңелле өлеше, балаларны табын артына җыйды. Балалар тәннәренә сихәт, көч туплап, дус- данә аралашып онытылмаслык ял итеп кайтты.
В честь "Дня здоровья" сегодня детский сад "Солнышко" совершил экскурсию по Центральному стадиону Актаныша. В программе дня была сдача норм ГТО (60 м - мальчики, 30 м - девочки). Также поиграли в футбол, "Охотник и утки". Веселая часть экскурсии собрала детей за столом. Дети вернулись с незабываемым отдыхом, набравшись сил и здоровья. -
Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы / Всероссийская неделя безопасности дорожного движения 20.09.2025

Һәр уку елы башында Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы һәм Бердәм юл иминлеге көне уза. Быел куркынычсызлык атналыгы 15 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да әлеге атналыкта актив катнашты.
Төрле чаралар, өстәл уеннары, викториналар оештырылды.
В начале каждого учебного года проходит Всероссийская неделя безопасности дорожного движения и День безопасности дорожного движения. В этом году неделя безопасности продлилась с 15 по 21 сентября. Дети страшей-подготовительной к школе группы нашего детского сада также приняли активное участие в этой неделе.
Были организованы различные мероприятия, настольные игры, викторины. -
Кросс Татарстана - 2025 20.09.2025

Матур, күңелле итеп "Кросс Татарстана - 2025" тә катнаштык. Кызлар 2 нче, 3 нче урыннар алды. Әфәрин. Алда да матур уңышларга ирешергә язсын.
Мы приняли участие в "Кроссе Татарстана - 2025". Девушки заняли 2-е, 3-е места. Молодцы. Дальнейших успехов!












