Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
ABCShow
Остазлардан калган яктылык
Опубликовано: 21.10.202319 нчы октябрь конне Актанышның беренче санлы мәктәбендә "Остазлардан калган яктылык" исеме белән танылган педагогика ветераны Илгизәр Шәвәлиев исемендәге фәнни-гамәли конференция үтте. Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Энҗе Хисамова "Алтын җирдән- галим илдән чыга" номинациясендә үзенең фәнни тикшеренү эше белән катнашты. Аның эше "Ил карты да сезгә башын иеп -"Мөгаллим" дип зурлап эндәшә" исеме астында иде. Ул үзенең эшендә мәгариф өлкәсенә зур өлеш керткән директорыбыз Салихов Васил Максут улының тормышы, хезмәт юлын чагылдырды. Эзләнү эшендә 32 ел директорлык иткән Салихов Максут Салих улының тормышы һәм хезмәт тарихы да өйрәнелгән иде. Жюри әгъзалары аның эшен лаеклы дип табып, 2 урын бирделәр. Энҗене һәм эшне җитәкләгән укытучылары Инзилә Дөбәрис кызын, Тәнзилә Мирфайда кызын чын күңелдән котлыйбыз! Русия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеге турында сөйли. Бу фәнни-гамәли конференциядә, шушы ел кысаларында үткәрелде. Бик матур эчтәлекле чара булды.
К списку новостей