Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Президентские состязания 19.04.2021

17 апрель көнне Актанышның Үзәк стадионында мәктәп укучылары арасында бөтенрәссәй "Президент ярышлары"ның муниципаль этабы узды. Бәйгедә 7нче класс укучылары арасында өч кыз һәм өч егет җиде төр номинациядә көч сынадылар. Безнен мәктәптән Мусин М.И. житәкчелегендә Галиева Алия, Гаянова Әминә , Мөхәмәтдинова Алинә, Зәкиев Динар, Габдуллин Алмаз барды. Алар озынлыкка сикерү, йөгерү, турникта күтәрелү, отжимание һәм башка төр ярышларында катнаштылар һәм 3 урын яуладылар
-
"Туган авылым атамалары" 18.04.2021

"Фәнгә тәүге адымнар" дип аталган кече сыйныф укучылары арасында үткәрелгән "Иң яхшы фәнни-тикшерү эше" район бәйгесендә Богады мәктәбе 3 нче сыйныф укучысы Зәлия Сафина III урынны яулады (укытучысы М.Әхмәдуллина). Зәлиянең фәнни эше "Туган авылым атамалары" дип атала, ул Богады җирлегенә багышланган.
-
Тирә-ягыбыз чиста булсын 17.04.2021

Тирә-ягыбыз чиста булсын, матур булсын, көлеп торсын! Шушы девиз белән мәктәбебез территориясендә узган өмәдә бар җирне ялт иттерде бүген укучылар. Кояш нурлары кереп җитә алмаган урыннарда эреми яткан карларны тараттылар, узган елгы үләнне тырмалап, коелган яфракларны җыеп чистарттылар.
Пусть вокруг будет чисто, красиво! С этим девизом на субботнике, прошедшем на территории нашей школы, трудились сегодня учащиеся. В труднодоступных местах, куда не могли попасть солнечные лучи, разбрасывали растаявший снег, очистили площадь от прошлогодней травы, убирали опавшие листья.
-
Мәктәбебез укучылары макулатура җыеп тапшырдылар 15.04.2021

Экологик яз айлыгы кысаларында мәктәбебез укучылары макулатура җыеп тапшырдылар.
В рамках экологического месячника ученики нашей школы сдали макулатуру.
-
12 апреля - День космонавтики 13.04.2021

12 апрель - Космонавтика көненә багышлап Богады мәктәбе укучылары ясаган рәсемнәрдән күргәзмә булдырылды. Галәм киңлекләрен иңли башлауга бүген 60 ел тулды - зур юбилей. Класс сәгатьләре дә, әлбәттә, шушы темага багышлап үткәрелә.
12 апреля - ко Дню космонавтики организована выставка рисунков учащихся Бугадинской школы. Сегодня исполнилось 60 лет со дня начала освоения космического пространства - большой юбилей. Конечно, и классные часы проводятся на эту тему.
-
"Туган авылым атамалары" 10.04.2021

Биология атналыгы кысаларында мәктәбебездә 10 апрель көнне экологик темага багышланган фәнни конференция оештырылды. 2 нче сыйныф укучысы А.Аскарова "Тутый кошларны тәрбияләү" (җит. Г.Нуриева), 3 нче сыйныфтан З. Сафина "Туган авылым атамалары" (җит. М.Әхмәдуллина) һәм 9 нчы сыйныф укучысы Н.Галимов "Суның үзлекләре һәм аны чистарту алымнары" (җит. И. Харисова) дигән темаларга үз эзләнү хезмәтләрен тәкъдим иттеләр.
-
"Кеше тәрбияләргә" бәйгесенең лауреаты 10.04.2021

Бүген хезмәттәшебез - башлангыч сыйныфлар укытучысы, 3 нче сыйныф җитәкчесе Миләүшә Әхмәдуллина район күләмендә мәгариф хезмәткәрләр арасында уздырылган һөнәри бәйгеләр лауреаты буларак бүләкләнде. Ул "Кеше тәрбияләргә" бәйгесенең муниципаль этабында "Сыйныф җитәкчесе" номинациясе лауреаты. Миләүшә Мулланур кызын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Всемирный день здоровья 08.04.2021

Всемирный день здоровья – это всемирный день информирования о здоровье, проводимый ежегодно 7 апреля под эгидой Всемирной организации здравоохранения, и других организаций. Ученики нашей школы тоже приняли участие в данном флешмобе.
-
Милли татар көрәше 04.04.2021

Милли татар көрәше белән иң асыл татар егетләре шөгыльләнә. Илнар Сафиуллин, Рәфил Корбангалин, Айзат Сабиров - шундыйлардан. Күптән түгел Актаныш муниципаль районы башлыгы призына ярышта матур көрәш күрсәткән бу егетләр апрель ахырында Татарстанның беренче президенты М.Шәймиев исемендәге зур турнирда көч сынашача
Национальной татарской борьбой занимаются самые знатные татарские юноши. В их числе Ильнар Сафиуллин, Рафиль Курбангалин, Айзат Сабиров. Эти ребята, недавно показавшие прекрасную борьбу на призы главы Актанышского муниципального района, в конце апреля примут участие в крупном турнире имени Первого Президента Татарстана М. Шаймиева
-
Международный день птиц 04.04.2021

Песнәк балаларын бер тәүлеккә мең мәртәбә ашата икән. Ә тәвә кошының бер йомыркасыннан 11 тәбә чыга. Очканда кошлар канатларын аска һәм өскә какмыйлар. Кырыйдан караганда, аларның очу хәрәкәте сигезлене хәтерләтә икән. Менә шундый кызыклы фактлар белдек бүген мәктәбебездә үткән Кошлар көнендә. Кичәгә укучылар алдан ук тырышып әзерләнде: сыерчык оялары ясап алып килделәр. Кошларга багышлап газета чыгарды, рәсемнәр ясадылар. Җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Бик күңелле кызыклы үтте бәйрәм. Аны әзерләгән, оештырган биология фәне укытучысы Илүзә Харисова һәм VII сыйныф укучыларына зур рәхмәт!













