Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
"Киләчәккә адым" 30.03.2022
"Киләчәккә адым" фестиваль -бәйге күргәзмәсендә 7 нче сыйныф укучысы Энҗе Хисамова (җит. Л.Фәттахова) үзе теккән хуҗабикәләр сумкасы - шоперлар белән катнашты.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 18.03.2022
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең бүген Чаллы шәһәрендә үтүче зона этабында безнең мәктәптән Энҗе Арсланова, Таңсылу Хафизова (җит. Г.Хөҗҗәтова) үз көчләрен сыный. Уңышлар юлдаш булсын!
-
Минзәлә татар дәүләт драма театры 18.03.2022
Минзәлә татар дәүләт драма театры 15 март көнне Актанышта укучылар өчен сугыш турында татар шагыйрьләре әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән спектакль күрсәтте. Безнең укучылар да, Пушкин картасын файдаланып, әлеге шигъри әсәрне тамаша кылдылар.
-
Профконкурс нәтиҗәләре 18.03.2022
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар һәм сыйныф җитәкчеләре арасында узган һөнәри бәйгеләргә бүген йомгак ясалды. Җиңүчеләр "Яшьлек " яшьләр үзәгендә хөрмәләнде. Мәктәбебездән Гөлзифа Роберт кызы Нуриева һәм Хөҗҗәтова Гөлназ Илгизәр кызының да шулар арасында булуы - икеләтә куаныч.
-
Март уртасы димәссең, чын кыш салкыны бу көннәрдә 15.03.2022
Март уртасы димәссең, чын кыш салкыны бу көннәрдә. Хоккей җене кагылган егетләребезгә шул гына кирәк тә! Бүген Байсар мәктәбе шугалагында безнең Богады командасы боз хуҗалары һәм Әлем хоккейчылары белән дусларча очрашты. Бозда ут уйнатты егетләр!
-
"Төрки йөзлэр" дип аталган күргәзмә 10.03.2022
9 март көнне укучылар район мәдәният йортында "Төрки йөзлэр" дип аталган күргәзмәгә бардылар. Анда рәссам Ландыш Мәгъдәнурованың картиналар һәм милли татар калфаклары күргәзмәсен сәйран кылдылар. Милли киемнәр киеп, тарихи шәхесләр - хан һәм ханбикә, сарай вәзирләре белән сурәткә төштеләр. Теләге булганнарны образына туры китереп, бизәндерде һәм прическа да ясадылар. Шундый кызыклы, заманча проектны әзерләүче, тормышка ашыручыларга зур рәхмәт!
-
8-март Иң матур бәйрәм 08.03.2022
Иң матур бәйрәм - дөньяга тормыш бүләк итүче, матурлык таратучы гүзәл затларыбыз көне, хатын-кызлар бәйрәме белән мәктәбебез егетләре укытучыларны иртән линейкада котлады.
-
"Йолдызлык" эстрада фестиваленең авыл мәктәпләре арасында иң-иңнәрен күрсәтү 06.03.2022
"Йолдызлык" эстрада фестиваленең авыл мәктәпләре арасында иң-иңнәрен күрсәтү, бүләкләү, хөрмәтләү бәйрәме узды бүген Актанышта. Мәктәбебездән нәфис сүз номинациясендә Таңсылу Хафизова - 2 нче дәрәҗә лауреат, җырчы егетебез Сәйдәш Хисамов, биючеләребез Әдилә Арсланова һәм Искәндәр Нурлыев, кашыкчылар ансамбле 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. "Йолдызлык" фестивале бик күп йолдызлар ача, сәләтләрен барларга этәрә, яктырак янарга ярдәм итә торган, шул ук вакытта, бик зур әзерлек һәм тырышлык таләп итүче бәйге, чара. Укучыларны бу бәйгегә әзерләгән мәктәбебез укытучыларына, остазларга зур рәхмәт!
-
Сережа Алешковның тормышын чагылдырган "Солдатик" фильмын тәкъдим иттеләр бүген безгә. 01.03.2022
Бөек Ватан сугышының иң нәни солдаты - нибары 6 яшьлек сабый, полк улы Сережа Алешковның тормышын чагылдырган "Солдатик" фильмын тәкъдим иттеләр бүген безгә. Искиткеч фильм! Батыр йөрәкле, тәвәккәл, зирәк, үзен нәкъ зурларча тота белүче яшь солдатка карап сокландык та, уйландык та. Киноны караганда көлдек тә, яшьләрне дә сөрттек. Патриотик айлыкны йомгаклап, шундый тәрбияви фильм күрсәткәннәре өчен Татаркино оешмасына зур рәхмәт!
-
Йолдызлык-2022 01.03.2022
Йолдызлык бәйгесендә җырладык та, биедек тә, сөйләдек тә. Безнең чыгышлардан жюри бик канәгать калды.