Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Куркынычсыз көпчәк" 26.04.2022
"Куркынычсыз көпчәк" бәйгесенең 21 апрель көнне үткән муниципаль этабында мәктәбебездән Л.Шулбаева, З.Сафина, С.Хисамов һәм И.Сабиров составындагы яшь ЮИДчылар командасы көч сынашты.
-
Шимбә өмәсе 26.04.2022
Апрель кояшына бирешмичә, һаман эреми яткан кар өемнәрен шимбә өмәсендә таратып, тирә-якны ялт иттердек.
-
"Иртәнге чәй кирәкме?" 23.04.2022
"Иртәнге чәй кирәкме?" - 7 нче сыйныф укучысы Алия Галиева (җит. Т.Вәҗетдинова) 22 апрель көнне инглиз теленнән проект эшләре буенча бәйгедә шушы темага үз эшен яклап, район күләмендә 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
18.04.2022
"Батыр" спорт сараенда 17 апрель көнне район башлыгы призына милли көрәш турниры үтте. Анда мәктәбебездән дә 12 яшь көрәшче бил алышты. Келәмдә исә барысы 135 яшь спортчы 14 үлчәү авырлыгында көрәште.
Район башлыгы призына үткән милли көрәш турнирында Рәфил Корбангалин (9 кл) һәм Илнар Сафиуллин (7 кл) II урынны яуладылар. Афәрин, егетләр!
Тренерлары И.Әнвәров
-
"Без тарихта эзлебез" 16.04.2022
"Без тарихта эзлебез" республика шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабында Актаныш районы данын Богады авылыннан Гаяновлар гаиләсе яклады һәм 3нче урынны яулап кайттылар. Гаяновларның иң кече уллары Айтуган мәктәптә 2нче сыйныфта укый.
-
Халыкара Су көне 15.04.2022
Халыкара Су көнен мәктәптә зурлап, бәйрәм итеп үткәрдек. Һәр сыйныф гәзит чыгарды, яклады. Укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Табигатьне саклау - һәркайсыбызның бурычы. Чара шушы хакыйкатьне янә исебезгә төшерде.
-
12 апрель Космонавтика көне 12.04.2022
Космонавтика көненә багышлап, мәктәптә күп төрле чаралар үтте. Укучылар бу көнгә багышлап, рәсемнәр ясады. Галәмне ачу һәм өйрәнүгә кагылышлы викторинада көчләрен сынады, сыйныф сәгатьләрендә Россия космонавтлары турында мәгълүматларын арттырдылар.
-
Кошлар көне мәктәптә гөрләп узды. 09.04.2022
Кошлар көне мәктәптә гөрләп узды. Бәйрәмгә әтиләр дә чакырулы иде, ул-кызларына сыерчык оялары ясауда булышкан бит алар. Иң матур оя ясаучылар ачыкланды бәйрәмдә. Әтиләр Советы рәисе И.Гаянов ярдәме белән һәр балага бүләкләр дә әзерләнгән иде.
-
Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашу 05.04.2022
Бүген мәктәбебез бер төркем укучылары, Пушкин картасыннан файдаланып, Актаныш гимназиясенә кунак буларак чакырылган психолог, лектор, консультант, гештальт-терапевт Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашуда катнаштылар.
-
"Мәктәп һәм гаилә: балаларны законтыңлаучан итеп тәрбияләү" темасына ата-аналарның җыелышы 01.04.2022
30 март көнне мәктәптә "Мәктәп һәм гаилә: балаларны законтыңлаучан итеп тәрбияләү" темасына ата-аналарның гомуми җыелышы узды. Җыелышта бу уку елында мәктәптә алып барылган тәрбия эшчәнлеге хакында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Хөҗҗәтова чыгыш ясады. Авыр гаиләләр һәм алар белән алып барылган эшчәнлек белән "Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү "Игелек үзәге" ДУ социаль эш буенча белгече Р.Гәрәева таныштырды. Укучыларның сәламәтлегенә кагылышлы проблемалар турында җирлекнең Югары Богады фельдшеры Р.Заһитова сөйләде. Әтиләр Советы җитәкчесе И.Гаянов алдагы атнада әти-әниләр белән бергәләп үткәреләчәк Кошлар көне чарасына чакырды. Җыелышка йомгакны мәктәп директоры В.Салихов ясады.