Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
«Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар» гамәли- эзләнү конферециясе 25.04.2018
25 апрель көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе “Актаныш районы Туган як музее” дәүләт учреждениесендә уздырылган «Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар» гамәли- эзләнү конферециясендә 6 класс укучысы- Гаянов Айбулат “Тарих чылбыры буйлап” (мәктәбем тарихы) юнәлешендә “Богады мәктәбе тарихы” дип аталган гамәли- эзләнү эше белән уңышлы чыгыш ясап җиңүче Дипломына ия булды. Җитәкчесе: Зямилова Р.Г.
-
«Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар» гамәли- эзләнү конферециясе 25.04.2018
25 апрель көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе “Актаныш районы Туган як музее” дәүләт учреждениесендә уздырылган «Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар» гамәли- эзләнү конферециясендә 8 нче класс укучысы- Сафина Ләйсән “Үрләр яулаганда” (авылның ихтирамлы, күренекле кешеләре) юнәлешендә “Азат Тимершәех- авылым горурлыгы” дип аталган гамәли- эзләнү эше белән уңышлы чыгыш ясап җиңүче Дипломына ия булды. Җитәкчесе: Зямилова Р.Г.
-
Районный семинар-практикум учителей биологии и заведующих пришкольным участком 25.04.2018
25 апреля 2018 года на базе нашей школы состоится районный семинар-практикум- учителей биологии и заведующих пришкольным участком по теме “Учебно-опытная работа на пришкольном участке».
-
ВПР 24.04.2018
Сегодня 24 апреля на базе нашей школы проходит Всероссийские проверочные работы для 4 и 5 классов. 4 классы выполняют работы по математике, а 5 классы по истории. Желаем удачи!!!
-
“Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” 23.04.2018
Район мәгариф бүлеге планы нигезендә күпкырлы сәләтле, зыялы татар балаларын барлау, аларны үз яшьтәшләре арасында республикакүләм таныту, татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 23 нче апрель көнне “Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” бәйгесенең район этабы үткәрелде. Безнең мәктәптән Сафина Ләйсән (8 класс), Арсланова Айзилә (6 класс), Хафизова Таңсылу (5 класс) катнаштылар. Укытучылары: Мирзаянова Л.Х.
-
“Математик регата” 21.04.2018
20 нче апрель көнне, Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Математик регата” мәсьәләләр чишү ярышы уздырылды. Безнең мәктәптән 7-8 нче класс укучылары составындагы команда уңышлы катнашты. Укытучылар: Хабирова Х.Н. Киләчәктә аларга тагын да югарырак үрләр яулавын теләп калабыз.
-
“Театр яктылыкка һәм нурга илтә” 20.04.2018
Мәктәбебезнең 5- 6 класс укучылары “Театр яктылыкка, нурга илтә” балалар театр коллективларының район бәйгесенә Фәнис Яруллинның «Ак яфрак» әсәре белән катнашып 3 урынга ия булдылар. Коллектив Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Г. Җәмилова. Котлыйбыз!
-
Стенгазеталар конкурсы 20.04.2018
Бүген мәктәптә, Туган тел атналыгы кысаларында, «Туган ягым» дип аталган стенгазеталар конкурсы булды. Укучылар туган авыл турында бик күп мәгълүмат, шигырьләр туплаганнар һәм газеталарны иҗади якын килеп эшләгәннәр.
-
“Яңа китап- яңа дус” 19.04.2018
Туган тел атналыгы кысаларында, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Х. Мирзаянова “Яңа китап- яңа дус” дигән кичә уздырды. Кичәгә авыл китапханәсе мөдире- Мөнирова Рәзинә апалары кунакка чакырылган иде. Ул укучыларга авыл китапханәсенә кайткан яңа китаплар белән таныштырды һәм әдәби китапларны күбрәк укырга өндәде. Соңыннан укучылар әниләр темасына караган шигырьләрне яттан сөйләделәр. Кичә тәрбияви яктан әһәмиятле итеп оештырылган иде.
-
"Парки и скверы моей малой Родины" 18.04.2018
По итогам муниципального этапа Республиканского конкурса фоторабот "Парки и скверы моей малой Родины" в номинации "Культурный и природный ландшафт парков и скверов малой Родины" в 2 возрастной группе (11-14 лет) заняла - 3 место ученица нашей школы Мирзагалиева Ильгина. Руководитель Зямилова Розалия Гарифяновна. Молодцы!!!